Гөлшат Нигъмәтуллина
Гөлшат Нигъмәтуллина, Гөлшат Рәдиф кызы Нигъмәтуллина (1968 елның 26 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстан Җөмһүрияте Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы (2019 елның 22 февраленнән).
Гөлшат Нигъмәтуллина | |
---|---|
![]() | |
ТР МК Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы | |
Вазыйфага керешкән 2019 елның 22 феврале | |
Туган | 26 июль 1968 (52 яшь) |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1968 елның 26 июлендә Казанда туган. «Музыка белеме» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен (1993), MBA программасы буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2007) тәмамлаган.
Хезмәт юлыҮзгәртү
1988-1990 елларда — Казан шәһәренең махсуслаштырылган уку йортларында укытучы.
1990—1993 елларда — Татарстан ДТРК радиосының музыка тапшырулары редакторы.
1993—2009 елларда — ТР мәдәният министрлыгында: сәнгать бүлеге баш белгече, министр ярдәмчесе, социаль-мәдәни эш һәм муниципаль мәдәният оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе, 2008—2009 елларда — Татарстан мәдәният министры урынбасары.
2009—2019 елларда — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният һәм ТР халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы.
2019 елның 22 февраленнән — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы[1].
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
СылтамаларҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Нигматуллина Гульшат Радифовна. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру)(рус.)