Артур Минһаҗев (1973)
Артур Минһаҗев, Артур Габдулла (Гаптул) улы Минһаҗев (1973 елның 30 марты, СССР, РСФСР, Мари АССР, Бәрәңге районы, Бәрәңге) – мәдәният эшлеклесе, җырчы, җырлар авторы, «Казан егетләре» төркеменең экс-солисты, «Артур & Марат» дуэты катнашучысы, Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәге директоры, Татарстанның атказанган артисты (2007), халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты.
Артур Минһаҗев | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Артур Гаптул улы Минһаҗев |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
1996 ―х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
җырчы, директор |
Кораллар |
гитара |
Жанрлар |
эстрада |
Коллективлар |
«Казан егетләре» |
Хезмәттәшлек | |
Бүләкләр | |
mingazovv |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1973 елның 30 мартында Мари АССР Бәрәңге бистәсендә туган. Әтисе урманчы, әнисе бухгалтер, банк бүлекчәсе җитәкчесе булып эшләгән. Гитара классы буенча музыка мәктәбен, армиядән соң, Йошкар-Олада мәдәният һәм сәнгать көллиятен, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының хор бүлеген (Җәвит Котдусов курсы) тәмамлаган.
1996 елда «Казан егетләре» төркеме солисты (икенче вокал һәм гитарачы) буларак сәхнәгә чыга, 2000-елларда төркем киң танылу ала (продюсер Рафаэль Мәҗитов). 15 ел дәвамында әлеге төркем белән күп конкурсларда, фестивальләрдә катнаша, беренче урыннар ала, илнең төрле төбәкләрендә чыгышлар ясый.
2013 елдан, «Казан егетләре» төркеме таркалгач (2006 елда директор Илдар Рәхимов китә, 2009 елда Вәли Фәзлиәхмәтов белән Азат Адиев «Райян» төркеме булып оеша), Марат Галимов белән бергә «Артур & Марат» дуэтын оештыручы һәм катнашучысы [1]. Дуэт белән башкарган беренче җыры ― «Әгәр мине бик сагынсаң» [2].
2012 елда Казанның Вознесение бистәсендә авыл клубларын төзүгә юнәлдерелгән республика программасы кысаларында салынган мәдәният йорты (клуб) мөдире вазыйфасын башкарган.
Ике ел Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамблендә эшләгән.
Хәзерге көндә Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәге муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе (2000 елга кадәр ― Төзүчеләр мәдәният сарае) директоры [3] [4] [5].
50 дән артык җыр авторы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2007 – Татарстанның атказанган артисты
- халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты, ш. и.
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Луиза, педагогия фәннәре кандидаты, КДМИ профессоры [6]. Казан дәүләт мәдәният институтында бергә укыганнар. Казанның Вознесение бистәсендә шәхси йортта яшиләр. Улы Данил, Россия гадел хөкем академиясен тәмамлаган. Кызы Диана, инглиз телен тирәнтен өйрәнә.
Искәрмәләр
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Альбина Гайнуллина. Артур Минһаҗев: «Оркестрга теләсә кем җырлый алмый». Акчарлак, 2022 ел, 16 март, 16-17 бит.
Сылтамалар
үзгәртү- Артур Минһаҗев: «Безне бигрәк тә әбиләр ярата».(үле сылтама) gongtv.ru, 26.01.2017
- Гульназ Бадретдин, Эльвира Самигуллина. «Артур & Марат»: «Минтимер Шарипович говорил: «Ребята, вы на 15 лет впереди поезда бежите». business-gazeta.ru, 23.04.2017(рус.)
- Артур Минһаҗев җырлары. ВКонтакте