Хафиз Миргалимов

Хафиз Миргалимов, Хафиз Гаяз улы Миргалимов (1954 елның 14 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чирмешән районы, Бәркәтә) — Татарстанның сәяси-фирка эшлеклесе, РФКФның Татарстан төбәк бүлекчәсе беренче сәркатибе (2004 елдан), 3нче (2004-2009), 4нче (2009-2014), 5нче (2014-2019), 6нчы чакырылыш (2019-2024) ТР Дәүләт шурасы депутаты, Татарстан парламентында РФКФ фракциясе җитәкчесе (2005 елдан).

Хафиз Миргалимов
Туган телдә исем Хафиз Гаяз улы Миргалимов
Туган 14 август 1954(1954-08-14) (69 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чирмешән районы, Бәркәтә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре сәясәтче, депутат
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Сайт tat-kprf.ru

 Хафиз Миргалимов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1954 елның 14 августында Татарстан АССР Чирмешән районы Бәркәтә авылында туган. «Фәнни коммунизм укытучысы[1](вариант: «тарих укытучысы»[2]) белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын (2009 елдан КФУ) тәмамлаган (1981). 19721974 елларда хәрби хезмәттә булган.

Хезмәт юлы үзгәртү

19811983 еллардаЯр Чаллы шәһәренең «Камдорстой» трестында: трестның яшьләр оешмасы сәркатибе, 1983-1984 елларда трестның КМТС башлыгы.

19841991 еллардаЯр Чаллы шәһәренең Комсомол районы КПССның район комитеты оештыру бүлеге инструкторы, оештыру-фирка эше бүлеге мөдире.

1991-1992 елларда — Яр Чаллы шәһәре халык депутатлары шурасы башкарма комитетының оештыру бүлеге инструкторы.

1992-1993 елларда — «Приволье» ярдәмче хуҗалыгы директоры.

1993-1994 елларда — «Электроника» ПКП килешүләр һәм дәгъвалар эше буенча икътисадчысы.

1994-2004 елларда — «Челныгорстрой» АҖдә: килешүләр һәм дәгъвалар эше буенча 3нче категорияле икътисадчы, әйдәүче икътисадчы-төркем башлыгы, фонд бүлеге башлыгы, юридик бүлекнең кыйммәтле кәгазьләр буенча әйдәүче белгече.

2004 елдан КПРФның Татарстан төбәк бүлекчәсе беренче сәркатибе.

2005-2009 еллардаТР Дәүләт шурасының һөнәри нигездә даими эшләүче депутаты, КПРФ фракциясе җитәкчесе.

2009 елдан ТР Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты рәисе урынбасары, ТР Дәүләт шурасының президиум һәм берничә комиссия әгъзасы.

2015 елда ТР Президентын сайлауларда РФ КФ кандидаты[3].

2019 елның 9 сентябреннән РФ КФ фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасының даими нигездә эшләүче депутаты, дәүләт төзелеше, җирле үзидарә буенча ТР ДШ комитеты рәисе урынбасары[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутатлары (2014-2019) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 4 нче чакырылыш депутатлары (2009-2014) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 3 нче чакырылыш депутатлары (2004-2009)