Тәүфикъ Кәримов

татар галиме, укытучы, җитәкче, язучысы

Тәүфикъ Әкрам улы Кәримов (рус. Каримов Тауфик Акрамович; 01.02.1958, Гурьев, Казакъ ССР, ССРБ) — татар язучысы, Казакъстан халык Ассамблеясе Рәисе урынбасары, «Казакъстанда татар һәм башкорт конгрессы» Республика иҗтимагый идарәсе рәисе,[1] Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары (2022 елдан),[2] Татарстан, Казакъстан, Россия, Халыкара, Азәрбайҗан Язучылар берлеге әгъзасы.[3] Татар һәм казакъ халыклары тарихы мәсьәләләре буенча фәнни мәкаләләр һәм публикацияләр авторы.[4]

Тәүфикъ Кәримов
Туган телдә исем Тәүфикъ Әкрам улы Кәримов
Туган 1 февраль 1958(1958-02-01) (66 яшь)
Гурьев, Казакъ ССР, ССРБ
Яшәгән урын Астана
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Казакстан байрагы Казакъстан
Әлма-матер Атырауский государственный университет имени Х. Досмухамедова[d], Казахстанский институт менеджмента, экономики и прогнозирования[d] һәм Атырауский институт нефти и газа[d]
Һөнәре язучы
Эш бирүче Администрация президента Казахстана[d] һәм Нур Ватан[d]

Биографиясе

үзгәртү

Тәүфикъ Әкрам улы Кәримов 1958 елның 1 февралендә Казакъ ССРның Гурьев шәһәрендә (1992 елдан Казакъстан Республикасының Атырау шәһәре)[2] Әкрам һәм Рауза Кәримова гаиләсендә туа.[5] XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы татар сәүдәгәрләре һәм мөселман руханиларының (Кәримовлар һәм Тулбаевлар) оныгы.[5]

1979 елда Гурьев шәһәрендә педагогика институтын тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы белгечлеге буенча, 1991 елда Алматыда политология һәм идарә институтын политолог белгечлеге буенча, 1995 елда Атырау нефть һәм газ институтын тәмамлый инженер-геолог белгечлеге буенча тәмамлый.[2]

1979 елдан Гурьев шәһәренең 13санлы профессиональ химиклар техник училищесында укытучы. 1979—1984 елларда — Казахстанның Гурьевск обкомы «Спутник» яшьләр халыкара туризмы бюросы референты, инструкторы, кадрлар бүлеге җитәкчесе, рәисе. 1984—1985 елларда — «Гурьевнефтегазгеология» берлегенең Балыкшинск нефть һәм газ эзләү экспедициясенең скважиналар сынау буенча баш инженеры. 1985—1989 елларда — Казахстан Компартиясенең Гурьевск горкомының оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары, инструкторы. 1991—1991 елларда — Казахстан Компартиясенең Гурьевск горкомының оештыру-партия эшләре бүлегенең җаваплы оештыручысы. 1991—1992 елларда — Атырау шәһәрендә «Кантар» оешмасының әйдәп баручы белгече. 1992—1992 елларда — Атырау өлкәсе администрациясенең оештыру-нспекторлык эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары. 1992—1994 елларда — «Внешинвест» тышкы иктисади компаниясе белгече («Inlingua» мәктәбе укучысы һәм Мюнхенда «Linde AG» концернында стажировка уза.

1999—2004 елларда ул — Атырау өлкәсендәге «Татулык» дип аталган татар һәм татар-башкорт милли мәдәният үзәгенең рәис урынбасары һәм рәисе. 2004 елдан «Идел» татар һәм татар-башкорт милли мәдәният үзәгенең Республика Президиумы әгъзасы.[6]

1994—1994 елларда — Атырау өлкәсе башлыгының Бернче урынбасары ярдәмчесе. 1994—1994 елларда — «Тенгизмунайгаз» акционерлык җәмгыятенең баш инженеры. 1994—2001 елларда — Атырау өлкәсе акимы урынбасары, аппарат җитәкчесе. 2001—2001 елларда — «Telf AG» россия-швецария компаниясе вәкиле. 2001—2002 елларда «Казахстанкаспийшельф» оешмасының вице-президенты. 2002—2003 елларда — Атырау өлкәсенең мәгълүмати һәм җәмәгатьчелек белән эшләү идарәсе җитәкчесе. 2003—2004 елларда — «Эмбамунайгаз» ачык акционерлык җәмгыяте аппараты җитәкчесе. 2004—2007 елларда — Казахстан Республикасы Президенты Администрациясенең Дәүләт контроле һәм оештыру эшләре бүлегенең баш инспекторы.[2]

2006 елдан Астана шәһәрендәге «Таң» татар һәм татар-башкорт милли мәдәният үзәгенең совет әгъзасы.[6]

2007—2009 елларда — «СПК „Каспий“ милли компаниясе» акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисенең беренче урынбасары. 2009—2014 елларда — «Нур Отан» Халык демократик партиясенең Үзәк аппараты Партия контроле комитетының баш инспекторы. 2014—2015 елларда — «Госэкспертиза» дәүләт предприятиясенең Үзәк аппараты җитәкчесе. 2015—2017 елларда — «Жанару» Гомумхалык коррупциягә каршы хәрәкәт җитәкчесе урынбасары. 2017 елдан — "НК «КТЖ-ГП» акционерлык җәмгыяте-«Казпрофтранс» Җитәкчесе Киңәшчесе.[2]

Тәүфикъ Кәримов Астанада яши.[6]

Гаиләсе

үзгәртү

Хатыны — Әминә Кәримова (Әхмирова), балалары — Артур, Ринат, Инга.[5]

Бүләк һәм премияләре

үзгәртү
  • Туссон шәһәренең мактаулы гражданины (Аризона штаты, АКШ, 1997)
  • Х.Досмухамедов исемендәге Атырау дәүләт университетының мактаулы профессоры, 2000;
  • «Қазақстан Республикасының Тәүелсіздігіне 10 жыл» (2002);
  • «Казанның 1000-еллыгы уңаеннан» Россия Федерациясе медале (2005);
  • Татарстан Республикасының күкрәк тамгасы «Мәдәният өлкәсендә уңышлары өчен» (2005);
  • Казахстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары (2005, 2010, 2015);
  • «10 жыл Астана» (2008);
  • «Қазақстан Республикасының Тәүелсіздігіне 20 жыл» (2011);
  • Казахстан Республикасы медале — «Ерен енбегi ушiн» («Хезмәт уңышлары өчен», 2012);
  • Татарстан Республикасы Президенты (2012);
  • Бөтендөнья татар конгрессы медале «Татар халкы тормышында нәтиҗәле өлеш керткән өчен» (2015);
  • «Муса Җәлилнең тууына 110 ел туу уңаеннан» медале (2016);
  • Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2019)
  • Халыкара Лондон премиясе лауреаты (2021)[3]
  • Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2022);

Төп басма китаплары

үзгәртү
  • И все цвета радуги. — Наб. Челны: Камский изд. дом, 2000. — 320 с. — 3000 экз.
  • Каtharsis. — Алматы, 2003. — 134 с. — 1500 экз.
  • Облака плывут… — Алматы, 2004. — 216 с. — 1000 экз.
  • Облака плывут… — 2-ое изд., доп. — Алматы, 2006. — 224 с. — 5500 экз.
  • Армысың, менiң жанүям…: историко-философский сборник (?). — 2005. — 212 с. — 1000 экз. («Здравствуй, мой дом…», на казахском языке.)[7]

Искәрмәләр

үзгәртү