Шамил Акбулатов

төзүче инженер, меценат (Санкт-Петербург, Россия)

Шамил Акбулатов, Шамил Измаил улы Акбулатов (1940 елның 1 марты, СССР, РСФСР, Ленинград өлкәсе, Ленинград) ― инженер, Ленинград шәһәр советы (Ленсовет) башкарма комитетының төзелеш һәм төзелеш материаллары сәнәгате бүлеге мөдире (1981―1984), Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе. «Инжстрой Санкт-Петербург» ябык акционерлык җәмгыяте президенты. «Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте» төбәкара мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасын оештыручы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы[1].

Шамил Акбулатов
Туган телдә исем Шамил Измаил улы Акбулатов
Туган 1 март 1940(1940-03-01) (84 яшь)
СССР, РСФСР, Ленинград
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Питырбур дәүләт су багланышлары университеты[d]
Һөнәре эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе
Бүләк һәм премияләре Почет ордены Дуслык ордены (ТР) - 2020 «Фидакарь хезмәт өчен» медале (ТР) - 2010 РФ атказанган төзүчесе - 2021

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1940 елның 1 мартында Ленинградта туган. Ленинград су транспорты институтының[d] гидротехник факультетын тәмамлаган (1963).

1965―1969 елларда Идел-Балтика каналын[d] төзүдә эшли: 106нчы трестның УНР-20 прорабы, өлкән прораб.

1969―1970 елларда ― 106нчы трестның УНР-394 баш инженеры.

1970―1972 елларда ― УНР-394 башлыгы.

1972―1975 елларда ― 106нчы трестның баш инженеры.

1975―1981 елларда ― төзелеш берләшмәсенең баш инженеры.

1981―1984 елларда ― Ленинград шәһәр советы (Ленсовет[d]) башкарма комитетының төзелеш һәм төзелеш материаллары сәнәгате бүлеге мөдире.

1984―1989 елларда ― «Главленинградстрой» башлыгы урынбасары.

1989―1991 елларда ― Ленстройкомитет рәисе урынбасары ― «Главинжстрой» башлыгыгы.

1991 елдан ― Төзелеш корпорациясе вице-президенты, «Инжстрой Санкт-Петербург» ябык акционерлык җәмгыяте президенты [2].

Аның турыдан-туры катнашында торак кварталларны мәктәпләре, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, көнкүреш хезмәт күрсәтү блоклары булган һәм төзекләндерү эшләре тулысынча тәмамланган аерым шәһәр төзелеше комплекслары итеп төзү концепциясе эшләнгән.

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

1985 елдан Санкт-Петербургның татар җәмгыяте тормышында актив катнаша. Ленинград Җәмигъ мәчетен ремонтлауда һәм реставрацияләүдә матди һәм оештыру ягыннан зур ярдәм күрсәтә. Волков мөселман зиратында[d] тәртип урнаштыру һәм реставрацияләү буенча күп көч куя. Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелегенә зур хәйрия ярдәме күрсәтә. Аның акчасына «Татарлар Санкт-Петербургта. Шәһәрнең 300 еллыгына» (рус. Татары в Санкт-Петербурге. К 300-летию города) китабы басылган. Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы. Санкт-Петербургта татар якшәмбе мәктәбен ачуга һәм «Санкт-Петербургта Татар мәдәни үзәге» проектын әзерләүгә актив ярдәм итә. Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү чорында, Ш. И. Акбулатов катнашында, Санкт-Петербургта Габдулла Тукайга һәйкәл ачу планлаштырыла (2006 елда ачыла [3]). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана.

Санкт-Петербургта галим-этнограф Лев Гумилевка, Россиядә беренче татар газетасына нигез салучы Гатаулла (Атаулла) Баязитовка, Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә Муса Җәлилгә һәйкәл төзүдә һәм ачуда хәйрия ярдәме күрсәтә[4].

2019 елда Левашовода[d] (Санкт-Петербург) репрессия корбаннары булган татарларга һәйкәл аның матди ярдәме белән куелган[5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе
  • Почет ордены
  • 2010 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан)
  • 2020 ― «Дуслык» ордены (Татарстан) ― Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуда аерым хезмәтләре өчен, мәдәни элемтәләрне үстерүгә керткән зур өлеше һәм актив хәйрия эшчәнлеге өчен[4]
  • 2020 ― «Санкт-Петербург алдындагы хезмәтләре өчен» мактау билгесе ― Санкт-Петербург үсешенә керткән зур өлеше, шәһәрнең чәчәк атуына юнәлдерелгән күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[4]

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү