Ирек Рәхмәтуллин

Ирек Рәхмәтуллин (11 апрель 1928 ел, Казан — 18 май 2013 ел, Казан) — Совет татар табибы, патофизиолог, медицина фәннәре докторы (1966), профессор (1968), Татар АССР-ның атказанган фән эшлеклесе (1978), Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1998)[1].

Ирек Рәхмәтуллин
Туган 11 апрель 1928(1928-04-11)
Казан, РСФСР, СССР
Үлгән 18 май 2013(2013-05-18) (85 яшь)
Казан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Эш бирүче Казан дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә: фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Рәхмәтуллин Ирек Мәхмүт улы 1928 елның 11 апрелендә РСФСР-ның Татар АССР Казан шәһәрендә туган.

1950 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. Диплом алганнан соң, институтта патофизиология кафедрасында кала, анда профессор Андрей Адоның укучысы була. 1966 елда докторлык диссертациясе яклый.

1967 елда проректор, ә 1968 елда — Казан дәүләт табиблар әзерләү институты ректоры (ГИДУВ) итеп сайлана, шул ук елда профессор итеп сайлана.

1971 елда Берлинда медицина кадрларына югары дипломнан соң белем бирү буенча социалистик илләр экспертлары киңәшмәсендә катнаша[2].

1978 елдан 1993 елга кадәр — патофизиология кафедрасы мөдире, 1993 елдан 1999 елга кадәр — Казан дәүләт медицина институтының профессор-консультанты (1994 елдан Казан медицина университеты). 1978 елда Бөтенрусия патофизиологлар җәмгыятенең Казан бүлекчәсе рәисе итеп сайлана.

Фәнни һәм практик медицинага, табиблар әзерләүгә шактый зур өлеш кертә. Бөтенсоюз патофизиологлар гыйльми җәмгыяте идарәсе һәм «Аллергия» проблемалы комиссиясе, РСФСР Сәламәтлек саклау министрлыгының гыйльми советы составында эшли, Казан патофизиологлар җәмгыятетенә җитәкчелек итә[2]. Организмның аллергик үзгәреш чорында төрле әгъзаларның һәм системаларның алмашыну механизмнарын, йөрәк-кан тамырлары системасының функциональ хәләтен өйрәнү буенча эшләр яза. Уйлап табуларга 5 авторлык таныклыгы ала.

2013 елның 18 маенда Казанда вафат була[1].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • «Хөрмәт Билгесе» ордены (1971)
  • «Намуслы хезмәт өчен» медале (Татарстан) (1970)[2] Россия Федерациянең атказанган фән эшлеклесе (1998)
  • Татар АССР-ның атказанган фән эшлеклесе (1978)
  • «Аллергик реакцияләрнең күзәнәкле һәм молекуляр механизмнары» эшләр сериясе өчен Татарстан Фәннәр академиясенең А. Д. Адо исемендәге премиясе (2003)
  • Татар АССР Югары Советының Мактау грамотасы

Библиография үзгәртү

    • К аллергической реакции скелетной мышцы. М., 1963.
    • Интенсивная терапия в клинической практике. Л., 1976.
    • Современные аспекты рентгенодиагностики. Л., 1977.
    • Рахит и рахитоподобные заболевания. Л., 1978[1].

Билгеле адреслар үзгәртү

  • Казан, Зур Кызыл урамы, 57а йорты[3]

Искәрмә үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Рахматуллин Ирек Махмудович
  2. 2,0 2,1 2,2 Рахматуллин Ирек Махмудович (1928 г.р.)(үле сылтама)
  3. Министерство связи СССР. . — Т. 1. — 40 000 экз.

Сылтамалар үзгәртү