Аллергия (бор. грек. ἄλλος — башка, чит, ят + ἔργον — тәэсир итү) — аллергик авырулар, организмның сизүчәнлеге үзгәрүе һәм аллергеннарның иммунологик механизмнарына кабат тәэсир итүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән авырулар; организмның ниндидер ярсыткыч матдәгә югары сизгерлеге, җавабы[1]; организмның теге яки бу матдәгә карата табигый булмаган сизүчәнлеге, реактивлыгы[2].

Аллергия реакцияләре
Аллергия вакытында дегрануляция барышы: 1 — Антиген; 2 — Антитәнчек (IgE); 3 — FcεRI-рецептор; 4 — әйләнештә булган медиаторлар (гистамин, протеазалар, хемокинез, гепарин); 5 — секретор гранулалар; 6 — симез күзәнәк; 7 — бүленеп чыгарылган медиаторлар (простагландиннар, лейкотриеннар, тромбоксаннар, PAF).
МКБ-10 T78.478.4
МКБ-9 Калып:ICD9
DiseasesDB 33481 33481
MedlinePlus 000812 000812
eMedicine med/1101  med/1101 
MeSH D006967 D006967

Аллерги́я, (грек. allos - бүтән, ergon - тәэсир итү), — организмның нинди дә булса башка матдәләрнең кабат тәэсир итүенә яисә үз тукымалары компонентларына артык сизгерлек күрсәтүе; гомуми һәм бер урындагы реакцияләрнең гадәти агымы бозылганда, еш кына организмга аллергеннар дип аталган матдәләр кергәндә барлыкка килә.

Соңгы егерме ел эчендә дөньяның бик күп илләрендә, шулай ук Россиядә, аллергия белән авыручыларның саны 3-4 тапкырга артты һәм-кайбер илләрдә алар халыкның 30-40 % ын тәшкил итә.

Аллергия белән балалар да, зурлар да авырыйлар. Ундүрт яшькә кадәр поллиноз авыруы белән авырган балалар арасында малайлар ике тапкыр күбрәк булса, унбиш яшьтән соң күпчелек кызлар авырыйлар. Аллергия белән авыру нәселдән нәселгә күчә. Бу авыру белән шәһәрдә яшәүче кешеләр ешрак интегә, чөнки шәһәр һавасындагы авыр металларның тозлары, азот оксиды, һаваны пычрата торган бүтән матдәләр, үсемлекләрнең серкәләре белән кушылып, тагын да куркынычрак аллергеннар барлыкка китерәләр.

Ашамлыкларга аллергия бер генә төрле түгел һәм ул һәрвакытта да косу, эч авырту, эч кату яки диарея кебек симптомнар белән генә бармый. Бик еш кычыткан бизгәге яки Квинке шешенүе кебек классик аллергия реакцияләре дә күзәтелә. Россия Федерациясенең иммунология институты раслаганча, тире ялкынсынуы (диффуз дерматит) белән авыручыларның 48 % ында, поллиноз белән авыручыларның 45 % ында, бронхиаль астма, ринит белән интегүчеләрнең 15 % ында аллергеннарга реакция табыла. Ашкайнату тракты һәм бавыр авырулары булган кешеләрда ризык продуктларына аллергия аеруча еш билгеләнә.

Составларында консервантлар, химик өстәлмәләре булган ризыклар еш кына аллергиянең төп сәбәпләренең берсе булып тора. Кемнеңдер сөткә, кайбер кешеләрнең йомыркага аллергия булырга мөмкин, сирәк кенә балык итенә үзенчәлекле реакция күзәтелә. Провокатор-ашамлыклар рәтенә цит­ рус җимешләрне, чикләвекләрне, кузаклыларны (арахис, соя, какао Һ.6.), гөмбәләрне, редис, керән, баклажан, помидор кебек яшелчәләрне, җир җиләге, кавынны, бик куп экзотик җимешләрне, бал, каһвәне кертергә була.

Кагыйдә буларак ашамлыкларга аллергия балачактан ук барлыкка килә.

Күп вакытта, бала үсә төшкәч, бу халәт юкка чыга, ләкин табиблар әй­ түенчә, балыкка һәм арахиска аллергия гомер буена сакланырга мөмкин.

Гадәттә, аллергия телдән үк башланып китә, тел шешенә башлый, тора-бара реакция биткә, муенга күчә. Аннары тәнгә тимгелләр чыга, кү­ ңел болгана, хәтта костырырга да мөмкин. Аллергиянең иң куркыныч катлаулануы — анафилактик шок, ул берничә минут эчендә йөрәк аритмиясе, сулыш авыраюы, көзән җыеруыннан башланып китеп, кыска вакыт эчендә үлемгә китерергә мөмкин. Ашамлыкларга аллергияне ризык кабул итә алмау белән бутарга ярамый. Бу афәт кайбер кешеләрнең организмында ашкайнату ферментлары дефициты, нәселдәнлек яки ашкайнату тракты авырулары нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Көнкүрештә химиянең, косметика, парфюмерия, кер юу препаратларының күп кулланылуы, даруларны контрольсез кабул итү, антибиотиклар, суль- фаниламидлар, төрле вакциналар, иммун сүлләр, дезинфекция чаралары куллану кеше организмына бик зур зыян китерә.

Аллергия чыганагы төрле булырга мөмкин. Йорт хайваннары — мәче, эт йоннарына, аларның төкерегенә аллергия булганлыгы күпләргә билгеле.

Әрләннәр, тутый кошлар, күселәр, хәтта атлар, сарыклар да аллергия чыганагы була ала. Аквариум балыкларына ашата торган коры җимнәргә дә аллергия күзәтелә. Кызганычка каршы, йорт хайваннарының аллергеннары бик очучан, алар һавада тузан белән кушыла һәм бер урыннан икенче урынга бик җиңел күчеп китәләр, йорт җиһазлары, киемнәребезгә куналар.

Хайваннарга карата реакция гадәттә ринит, конъюнктивит авырулары рәвешендә сизелә. Балаларда бронхиаль астма өянәге дә килеп чыгарга мөмкин. Мондый симптомнар өйдәге тузанга һәм специфик күгәреккә, талпаннарга да бәйле булырга мөмкин, бу очракта авыруның өянәге иртән йокыдан уянгач башлана.

Мендәргә тутырылган кош мамыклары, каурыйлары, матрастагы йоннар да авыруның «кәефен төшерергә» мөмкин. Кайбер кешеләргә өйдәге юеш салкын һава да тискәре йогынты ясый.

Хәзерге вакытта даруларга да аллергия бик еш күзәтелә. Антибиотиклар, сульфаниламидлар, транквилизаторлар, гормоннар, авыртуны баса торган дарулар, В группасы витаминнары медицина препаратлары арасында «иң явызлары» булып санала. Кайбер очракта бик кечкенә генә дару дозасы да көчле реакциягә, хәтта анафилактик шокка китерергә мөмкин. Аллергия көчсезрәк булган очракларда, тимгелләр, диспепсия, ринит, астма өянәге, шешенүләр барлыкка килә.

Кайвакыт кеше организмында булган микроблар, вируслар, гөмбәчекләр дә аллергиягә китерә. Авыздагы бозык тешләр, дәваланмаган тонзиллит, холецистит авырулары, эчке органнарга урнашкан гельминтлар, аларның бүлеп чыгарган токсиннары аллергия учагына әверелә.

Үсемлекләр серкәләнгән вакытта барлыкка килгән аллергия иң еш очрый торганнарның берсе булып тора.

Россиянең Европа үзәгендә урнашкан өлешендә поллинозның (үсемлек серкәләренең тәэсире астында барлыкка килгән авыруның атамасы) өч көчәю чоры күзәтелә.

Язгы — апрель ае уртасыннан май ае ахырына кадәр: агачларның (каен, зирек, чикләвек агачы) чәчәк аткан чорында. Бу төр аллергия 7-10 % авыруларда очрый.

Җәйге — июнь башыннан июль ае ахырына кадәр: кыяклы иген культуралары һәм болын үләннәренең чәчәк атып, серкә очыру вакытында.

Мондый аллергиядән 75-78 % авырулар интегә.

Җәй-күзге чорларда — июнь ахырыннан октябрь аена кадәр: әрем, алабута үләннәре серкәләнгән вакытта. 6-7 % авыруларда очрый.

Поллиноз авыруы риноконъюнктиваль (борын-күзнең тоташтыргыч ; тукыма катлавы) синдром белән башланып китә. Күз кабаклары кызарып кычыта башлый. Күзләргә ком кергән кебек була. Көндезге яктыдан курку, ? күзләрдән яшь килеп тору зур кыенлык тудыра. Авырулар каты аңкау, йоткылык, колак юллары кычытуына, баш авыртуына, ишетү сәләте кимүгә, тавыш үзгәрүгә, кайвакыт борыннан кан китүенә зарланалар. , Үсемлекләрнең серкәсенә бәйле аллергик ринит (борын куышлыгының лайлалы тышчасы ялкынсыну) авыруы белән интеккән кешеләрне ике ; группага бүләләр: а) борын эче кымырҗу һәм еш төчкерү белән интегүчеләр. Мондыйлар өянәк вакытында бик еш төчкерәләр һәм төчкергәннән соң аларның борыннарыннан бик күп сыеклык ага, бу хәл көндезләрен була; б) тәүлек буена борын томаланган хәлдә, төнлә хәл начарлана, авыру күбрәк авыз белән сулый башлый. Ис һәм тәмнәрне тоемлау кими.

Авырулар, каты аңкау, йоткылык, колак юллары кычытуына, баш авыртуына, колак ишетүе кимүенә, тавыш үзгәрүенә, кайвакыт борыннан, кан китүенә зарланалар.

Поллиноз дәваланмыйча, 2-4 ел буе бик авыр хәлдә дәвам итсә, шактый очракта бронхиаль астма авыруына китерергә мөмкин.

Соңгы елларда сезонлы аллергияне дәвалауда Аллерген-специфик-иммун терапия — АСИТ методын файдаланалар. Бу очракта авыруны дәвалауда аллергеннарның кечкенә дозасы кулланыла. Авыру белән көрәшне көз көне, һавада үсемлек серкәләре беткәч башлап җибәрәләр. Процедураны берничә тапкыр уздыралар һәм 3-5 курстан соң (елга бер курс) иммунитет аллергия серкәләренә реакция бирми башлый, бу исә авырудан савыгу дигән сүз.

Югарыда искә алынган симптомнардан башка үзгәрешләр дә күзәтелергә мөмкин, мәсәлән, тире зарарланып, кычыткан бизгәге, Квинке шешенүе, атопик тире ялкынсынулары барлыкка килә. Атопик тире ялкынсынуы авыруы симптомнары составларында үсемлек серкәләре кулланылган кремнар, лосьоннар, мазьлар кулланганда, аларга авыруның артык сизгерлеге булган очракларда килеп чыга.

Күптән түгел галимнәр тарафыннан аллергиянең тагын бер төре ачылды.

Азканлылык, ревматизм артриты, бөерләр ялкынсынуы, юан эчәкнең җәрәхәтле ялкынсынуы, миастения (төрле мускул бәйләмнәренең патологик зәгыйфьлегеннән гыйбарәт нерв һәм мускул системасы авыруы), кайбер башка төрле авырулар булганда, алар үзләре организмның тукымаларына аллергик реакция барлыкка китерәләр икән. Икенче төрле әйткәндә, кайбер кешеләрнең организмында булган гистамин һәм серотонин эчке органнарның күзәнәкләренә җимергеч рәвештә тәэсир итә һәм организм тышкы факторларга түгел, ә үзендәге тукымаларга җавап реакция ясый.

Бу очракта организмның «үзенеке» чит кебек кабул ителә һәм аллергия реакциясе барлыкка килә. Шуңа күрә мондый авыруларны аутоаллергияле дип йөртәләр.

Соңгы елларда Көнбатыш илләрендә кайбер хатын-кызларның ир­ ләреннән аерылу очраклары күзәтелә башлаган. Моның сәбәбе хатын-кызларның ирләренә аллергия булуы ачыкланган. Бу аллергия ир-атның спермасына карата да булырга мөмкин, кайбер хатын-кызларда ирнең эш урыныннан аның чәчләренә ябышкан он, типография буяуларына карата аллергия күренешләре барлыкка килүе дә билгеле.

Аллергиядән сакланыр өчен, ниләр эшләргә кирәк соң? Иң әүвәл, табибка күренеп, «үзеңнең» аллергеныңны белү бик мөһим!

Урамда һава пычрак булган җирләрдә, фатирга аллергеннар кермәс өчен, тәрәзәләрне, ишекне ябып, фатирны еш җыештырып, чиста тотарга кирәк.

Тузаннарны юеш чүпрәк белән сөртеп алырга, тәрәзәләргә чүпрәк пәрдәләр элмичә, жалюзилар куярга, идәнгә келәмнәр җәймәскә киңәш ителә.

Фатирда күгәрек урыннар булса, аларны бетерү — беренчел таләпләрнең берсе. Өегездә фильтр һәм һава чистарткычлар эшләтү комачауламас.

Көндез кояштан саклый торган күзлекләр кию киңәш ителә.

Ашамлыкларга аллергия бар дип уйлаганда, рационнан ул ризыкларны сызып ташларга кирәк, еш кына мондыйлар исемлегенә цитрус җимешләре, төрле чикләвекләр, шоколад, составларында буяулар, консервантлар булган ашамлыклар керә. Йомырка яки сөткә аллергия бар икән, майонез, макароннар, күп камыр ризыкларында йомырка булуын искә алыгыз, эремчек, сыр атланмайның сөттән ясалуын онытмагыз.Аллергиядән интегүчеләргә балны саклык белән генә ашау киңәш ителә, чөнки анда үсемлек серкәләре калган булып, алар аллергия бирергә мөмкин.

Әгәр бала имезүче ананың баласында ризыкка аллергия булып, ана моны сизеп алса, аллергия симптомнары беткәнче, күбрәк алма, дөге кебек ризыклар ашап торырга киңәш ителә. Аннан соң ул элек ашаган ризыкларын аерым-аерым гына үз рационына кертә барып, нинди ашамлыкка аллергия булганын ачыклый ала. Алга таба ул ризыкны рационнан алып ташлап, баласының сәламәтлеген сакларга булыша һәм үскәч баласы да ул ризыкны ашамаска тиеш була. Ашамлыкка аллергия өянәге булган очракта, күп итеп су эчеп, ашаган ризыкларны косып чыгарырга кирәк. Косканнан соң берничә таблетка активлашкан күмер кабул итү файдалы. Биттә шешенүләр булганда салкын куярга, тын алу авырайган очракта, кичекмәстән табиб чакырырга тәкъдим ителә.

Косметик препаратлар аллергия реакциясе китереп чыгарганда, үзегезнең һәм гаиләгездәге башка әгъзаларның косметик, парфюмерия арсеналын тикшереп алырга кирәк. Алар составында сезгә аллергия бирә торган матдәләр булырга мөмкин.

Әгәр дә йорт хайваннары, эт-мәче йонына аллергия булуы билгеле икән, алар белән аралашмаска тырышыгыз. Эт-мәче асраудан тыелыгыз.

Аквариум балыкларын ашатасы коры җимгә аллергия күзәтелгәндә, бу җимне бүтән төрлегә алыштырыгыз.

Мендәр тышы, җәймәләрегезне атна саен юып, алыштырып торырга кирәк. Мендәрегездәге кош каурыйларына аллергия булса, аларны синтетик материалларга, иң яхшысы — синтепонга алыштырырга була.

Болар хәзер сатуда бар.

Кыяклы үсемлекләр аллергия бирә икән, көнбагыш мае кулланырга, хәлвә, кавын, карбыз, сельдерей ише ризыкларны ашарга, спиртлы эчем­

лекләр эчәр! ә, составында дәвалау үләннәре булган дарулар кабул итәргә киңәш ителми. Үсемлек серкәләренә аллергия булган кешеләр елның кайсы | вакытында нинди агачлар, үсемлекләрнең серкәләнеп чәчәк атуын белергә 4; тиеш. Мондый чорда алардан читтә булырга тырышырга кирәк.

Көнкүреш чараларына аллергия булган кешеләргә хәзерге заманда җайлы түгел. Күз, авыз кырыйлары, кул тиреләре бозылып интектерсә, биткә маска, кулга перчаткалар киеп эшләү уңай нәтиҗә бирергә мөмкин.

Аллергия дигән авыруны йөгәнләү өчен профилактик чаралар уздыру гына җитмәсә, табиб билгеләгән дарулар белән дәваланырга кирәк. Хәзерге вакытта аллергияне дәвалар өчен бик күптөрле дарулар кулланалар. Тик аның сезгә яраганын, дәвалаучы табибыгыз белән киңәшеп, файдасы тиярдәен сайлап алырга кирәк.

«Аллергия.» төшенчәсен беренче тапкыр 1906 елда австрияле галим К. Пирке организмның үзгәргән реактивлыгын билгеләү өчен кертә. Организмның реактивлыгын үзгәрткән барлык матдәләрне ул аллергеннар дип атарга тәкъдим итә. «Аллерген» төшенчәсе «антиген» төшенчәсенә якын. Чыгышы белән хайваннарга яки үсемлекләргә караган аксымлы төрле матдәләр (кан сүле (сывороткасы), тире яки йон кисәкчеге, чәчәк серкәсе, липоидлар, катлаулы Углеводлар, төрле дару матдәләре, кайбер органик матдәләр, ягъни антиген матдәләр дә, антиген булмаганнар да аллерген булырга мөмкин.

Клиник күренеше

үзгәртү

Экзоаллергеннар организмга читтән керә, еш кына сулыш юлларының лайлалы тышчасы, аш кайнату әгъзалары, тире аша эләгә. Организмга аллерген үтеп кергәннән соң аллергик реакция башлана (үзенчәлекле һәм үзенчәлексез). Үзенчәлекле реакцияләр өч стадиягә бүлеп карала. Беренчесендә - организмга беренче тапкыр эләккән аллергенга карата югары дәрәҗәдә сизүчәнлек күзәтелә (яңа аллергенга җавап рәвешендә антитәнчекләр яисә аның белән тәэсир итешә алучан лимфоцитлар барлыкка килә). Икенче стадиядә - аллерген кабат организмга үтеп кергәч, антитәнчекләр яисә лимфоцитлар белән кушыла (медиаторлар барлыкка килү стадиясе), гистамин, серотинин һ.б. биологик актив матдәләр бүленеп чыга торган биохимик процесслар башлана. Алар әгъзаларның күзәнәкләрен һәм тукымаларын зарарлый. Өченче (патофизиологик) стадиядә зарарлануның клиник билгеләре беленә. Андый очракта организмның югары сизүчәнлеге үзенчәлекле, ул элегрәк сенсибилизация халәтен китереп чыгарган аллергенга бәйле рәвештә барлыкка килә.

Аллергик реакция төрләре

үзгәртү
 
Үсемлек серкәләре тирә-якта киң мохитта таралган аллерген булып тора
 
Йорт тузаны талпаны. Талпанның хитин катламы — йорт тузанының төп аллергены

Аллергик реакцияләр үсеше механизмы 4 төргә бүленә.

  •  1-нче төр аллергия - анафилаксия, серкә (печән) бизгәге, кычыткан бизгәгенең кайбер төрләре, Квинке шешенүе һ.б.
  • 2-нче төр (цитотоксик) реакцияләр - кан бозылу (аллергик анемия, агронулоцитоз).
  • 3-нче төр реакцияләр — тукымаларның иммункомплекслар белән зарарлануы, сүл авыруы, аллергик альвеолит, дару һәм ризыкаллергиясе һ.б. аутоаллергик чирләрне арттыра (системалы кызыл төче, ревматоидлы артрит һ.б.).
  • 4-нче төр реакцияләр — контактлы дерматитлар, күчереп утырткан әгъзаны организмның кабул итмәве.

1, 2, 3-нче төрләрдәге аллергия патогенезында антитәнчекләр, 4-нче төрдә лимфоцитлар мөһим урын тота. Аллергиягә бирешүчәнлек факторлары: тирә-як мохитның пычрануы, түбән сыйфатлы туклану, ашамлыкларда консервантлар булу, дару препаратларын тикшермичә куллану.

Дәвалану

үзгәртү

Дәвалануның төп ысуллары: аллерген белән контакт булдырмау, азыкка аллергия булганда катгый диета саклау, аллергия китереп чыгара торган дарулардан тыелу; үзенчәлекле иммунотерапия (гипосенсибилизация) — А.М. Безредка алымын кулланып, аллерген микъдарын акрынлап арттыра барып, организмга күп тапкыр кертү. Бу организмга "киртә" булырлык антитәнчекләр эшләргә мөмкинлек бирә һәм аллергенга карата сизүчәнлекне бетерүгә китерә. Симптоматик дәвалауда глюкокортикоид, бронхолитик, күзәнәкләрнең тышчаларын тотрыклыландыручы матдәләр кулланыла. Аллергия тудыручы матдәләрдән саклану чараларын үтәү, уз вакытында профилактик дарулар куллану, сәнәгать предприятиеләрендә аллерген белән контакт булдырмый торган технологияләрне гамәлгә кертү, организмда сенсибилизация чыганагы булган һәр төрле инфекцияләрне бетерү, ашказан-эчәк әгъзалары функциясен нормальләштерү һ.б.-дан гыйбарәт.

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Русско-башкирский толковый словарь медицинских терминов (М.Т.Азнабаев, 2007)
  2. Русско-башкирский словарь медицинских терминов (В.З.Гумеров, 1981)

* Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.:

В39 Ф.Г.Набиев, Г.Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань:

Магариф, 2010.— 495 с.