Илдус Мостюков
Илдус Мостюков (Илдус Шәйхелислам улы Мостюков, 6 март 1928, Казан, РСФСР, СССР — 6 июль 2024 (96 яшь), ) — Социалистик Хезмәт Каһарманы (1980). 50 фәнни хезмәт авторы, уйлап табуларга 24 автор шәһадәтнамә иясе, техник фәннәр кандидаты, профессор.
Илдус Мостюков | |
---|---|
Туган | 6 март 1928 Казан, РСФСР, СССР |
Үлгән | 6 июль 2024 (96 яшь) |
Яшәгән урын | Большая Красная улица, 29А[d], Казан[1] Габдулла Тукай урамы[2] |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты |
Һөнәре | галим |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1928 елның 6 мартында Казанда туган.
1947 елда Казан механик-технологик техникумын тәмамлаганнан соң, «Казэнерго» берләшмәсендә хезмәт эшчәнлеген башлаган, анда ул техник-электриктан диспетчер хезмәтенең өлкән инженерына кадәр эшләгән, шул ук вакытта читтән торып Мәскәү энергетика институтында укыган. Шуннан соң укырга Казан авиация институтының радиотехника факультетына укырга күчкән һәм аны тәмамлаган.
Радиолокация өлкәсендә эшләгән, эшләре халык хуҗалыгында да кулланылышка кертелгән булган.
Вафаты
үзгәртү2024 елның 6 июлендә 96 яшендә вафат[3].
Хәтер
үзгәртү- 2024 елның 30 августында Казанның Илдус Шәйхелислам улы 2020―2024 елларда яшәгән М. Горький урамындагы 3Б йорт диварына мемориаль такта куелган (авторы скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Зөлфия Мөхәммәдьянова)[4].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://zhytely.info/kazan?fio=%EC%EE%F1%F2%FE%EA%EE%E2+%E8%EB%FC&adress=&searchButton=+%CD%E0%E9%F2%E8+
- ↑ Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлеге — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1954.
- ↑ Танылган галим – Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков вафат. Татар-информ, 6.07.2024
- ↑ В День Республики Татарстан открылась мемориальная доска Герою Социалистического труда Мостюкову Ильдусу Шайхульисламовичу. Министерство культуры Республики Татарстан, 30.08.024