Хәсән Туфан музей-йорты (Иске Кармәт)

Хәсән Туфан музей-йорты (рус. Дом-музей Хасана Туфана) — Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Аксубай туган якны өйрәнү музее филиалы. Музей күренекле татар шагыйре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1966) Хәсән Туфанның (Хәсән Фәхри улы Гөлзизин, 19001981) туган җирендә ачылган, аның тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

Хәсән Туфан музей-йорты
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Иске Кармәт
Адрес Россия, Республика Татарстан, Аксубаевский район, село Старая Киреметь, ул. Ленина, дом 33
Почта индексы 423067
Рәсми веб-сайт museum.ru/M2656
Хәсән Туфан музей-йорты
Нигезләү датасы 1986
Урын 423067 ТР, Аксубай районы, Иске Кармәт, Ленин ур., 33.
Директор Әлфия Рәшит кызы Нурхамәтова
Энҗе Фәрит кызы Туктарова
(филиал мөдире)
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Тарих үзгәртү

 
Хәсән Туфан

1986 елның 13 декабрендә нигез салынган. 1990 елның 9 декабрендә ачылган.

2000 елның 13 декабрендә, шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан, яңа экспозиция оештырылган. Аны ачу тантанасында ТР Президенты М. Ш. Шәймиев катнаша.

Экспонатлар үзгәртү

Күргәзмәләр мәйданы 81, 2 кв. м.

Музей фондында 2 580 экспонат саклана. Музейда XIX гасыр азагы — XX гасыр башы йорт кирәк-яраклары һәм Х. Туфанның шәхси әйберләре (сәгате, үзе теккән күлмәге, язучылар белән төшкән фоторәсемнәре һ. б.) тупланган.

Экспозициянең төп темасы — Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты. Музейның бер өлешендә шагыйрьнең Казандагы фатиры интерьеры торгызылган. Хатыны, 1931 елдан Камал театры актрисасы Луиза Салигаскәрова (Гайниҗамал Галим кызы Салиәскарова, 19071955)[1] документлары, шагыйрьнең латин әлифбасында басылган беренче китаплары урын алган. Х. Туфанның беренче укытучысы, үз өендә авыл халкы өчен китапханә ачкан Хәсәнҗан мулла Әхмәров шәхесе белән аерым күргәзмә таныштыра.

Экскурсияләр үзгәртү

  • Иске Кармәт авылы тарихы
  • Хәсән Туфанның Уфада мәдрәсәдә уку еллары
  • Хәсән Туфанның Казан чоры тормышы (1923-1940)
  • Сәяси золым еллары (1940-1956)
  • Соңгы еллары (1956-1981)
  • Хәсән Туфанның балачагы һәм авылда уку еллары

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ильтани Илялова. Г. Камал театры артистлары. К.: ТКН, 1996 ел, 76нчы бит. ISBN 5-298-00708-2