Пар ат (шигырь)

(«Пар ат» шигыре битеннән юнәлтелде)

«Пар ат» — Габдулла Тукай тарафыннан 1907 елда язылган шигырь.

Тарих үзгәртү

Шигырь беренче тапкыр «Фикер» газетасының 1907 ел 6 май санында һәм «Әл-гасрел җәдит» журналының шул ук елгы 25 май санында басылган һәм соңыннан «3 нче дәфтәргә» кертелгән.

Казанга килгәч, Габдулла Кариевка язган хатында (1907, 30 декабрь) Тукай:

  ... мин дә менә, Казанны вә туган җирем булган Казан арты авылларын күреп, күп гыйбрәтләр вә хиссиятләр алдым. Мин хәзер Казанда инде. Уральскидә вакыт шуны сөйли-сөйли авыз суларым кибеп бетдеге вә шунда бару хакында шигырьләр яздыкым Казанда инде!  

дип шатлана. Болай дигәндә ул, әлбәттә, Җаекта язылган шушы «Пар ат» шигырен күз алдында тота.

«Фикер»дән алып, шигырьне «Нур» газетасы басып чыгара, укучыларына халык телендә язылган әдәбиятыбызны баетучы иң уңышлы шигырь дип тәкъдим итә.

Шигырь үзгәртү

 
Пар ат

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;
Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.

Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм;
Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,
Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.

Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз;
Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.

Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин;
Ичмасам иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин.

Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын,
Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын!

Әллә нәрсәм юк кеби; бер нәрсә юк, бер нәрсә ким;
Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим.

Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем?
Бикмөхәммәт, Биктимер — берсен дә белмим, әллә кем!

Сездән айрылып, туганнар! — җайсыз, уңгайсыз тору;
Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору.

Шундый уйлар берлә таштай катты китте башларым;
Чишмә төсле, ихтыярсыз акты китте яшьләрем.

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:
«Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан».

Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна:
«Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!»

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур…

 

Кызыклы фактлар үзгәртү

  • Бу шигырь, инглиз теленә тәрҗемә ителеп, 1914 елда «The Russian Rewiew» журналында шагыйрьнең биографиясе белән бергә басылып чыга.

Чыганак үзгәртү

  • Габдулла Тукай. Әсәрләр / төзүчеләр һәм редакторлар: Гали Халит, Рашат Гайнанов, Рәис Даутов. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985. — Т. 1.