Клячкин шифаханәсе

Клячкин шифаханәсе - Казанда урнашкан элеккеге шифаханә бинасы. Монда 1913 елның 26 февралендә туберкулездан дәваланыр өчен Габдулла Тукай яткырыла һәм шушы ук елның 15 апрель көнендә авыруыннан вафат була.

Клячкин шифаханәсе
Сурәт
Нигезләүче Григорий Клячкин
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Бауман районы (Казан), Вахитов районы һәм Казан
Урам Островски урамы
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Карта
 Клячкин шифаханәсе Викиҗыентыкта

Бинаның Казандагы адресы: Островский урамы, 11/6. Бүгенге көндә бу бина эчендә 2003-2005 елгы төзекләндерү эшләреннән соң Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы урнашкан.

Тарих үзгәртү

XIX гасыр урталарында йорт биләмәсе Казан сәүдәгәре В.И.Романов кулында була. Ул 1853 елда бер этажлы сәүдә кибетләре төзеп куя. Аннары биләмәнең башка хуҗасы И.Н.Журавлев 70-елларда бинаны яңаадан төзи. XIX гасыр ахырында, XX гасыр башында сәүдәгәрнең варислары бинаны шәһәр җәмәгатьчелегенә саталар. 20 гасыр башында үткәрелгән капиталь төзекләндерү эшләреннән соң монда Г.А.Клячкинның клиникасы урнаша.[1]

Сылтамалар үзгәртү

  1. Клячкин шифаханәсе, archived from the original on 2011-02-24, retrieved 2011-04-03