Китап (шигырь)

(«Китап» шигыре битеннән юнәлтелде)

«Китап» шигыреГабдулла Тукайның 1909 елда язылган, китапка багышланган шигыре.

Тарих үзгәртү

Беренче тапкыр «Йолдыз» газетасының 1909 ел 3 октябрь (№453) санында басылган, ахырында «22 сентябрь, 1909 сәнә (ел)» дип куелган. Тукайның «Балалар күңеле» китабына кертелгән. (Беренче җөзьә. Казан, «Сабах» көтепханәсе, И.Н. Харитонов матбагасы, 1909 . Ибтидаи мәктәпләр өчен шигырьләр мәҗмугасе).

Әсәр рус балалар шагыйре Николай Позняковның «Книга» дигән шигыреннән файдаланып язылган.[1]

Чыганак үзгәртү

  • Габдулла Тукай. Әсәрләр / төзүчеләр һәм редакторлар: Гали Халит, Рашат Гайнанов, Рәис Даутов. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985. — Т. 1.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Тукай шигырьнең башында үзе моның турында билгеләп куя.