Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Гөмбәләр порталы

Гөмбәләр (лат. Fungi яки Mycota) — үсемлекләрнең һәм хайваннарның кайбер сыйфатларын берләштергән эукариот организмнардан торган мөстәкыйль патшалык.

Гөмбәләр патшалыгын микология өйрәнә. Элек гөмбәләрне үсемлекләргә керткәнгә микология хәзер дә биологиянең бүлеге дип санала.

Гөмбәләр гаять күптөрлелек белән аерылып торалар. Бөтен экологик системаларда да гөмбәләр аерылгысыз элементлар. Җир шарында төрле тикшерүләр буенча 100 меңнән 250 меңгә якын, ә кайбер санаулар буенча 1,5 миллионнан артык гөмбәләр төре бар.

Шәхес

Э́лиас Ма́гнус Фрис (швед. Elias Magnus Fries, 1794—1878) — швед милләтле ботаник һәм миколог, «микология атасы». Пастор гаиләсендә туа, белемне Лунд университетында ала; 1814 елда приват-доцент дәрәҗәсенә чыга, 1834 елда Уппсала университетының практик икътисад профессоры, 1851 елда шул ук университетның ботаника профессоры, музее һәм ботаник бакчасы мөдире. 1859 отставкага чыга. Халыкара фәнгә керткән өлеше буенча иң билгеле хезмәтләре:

  • «Observationes Mycologicae» (Копенгаген, 1815—1818 (лат.)),
  • «Systema orbis vege tabilis» (Лунд, 1825 (лат.)),
  • «Elenchus Fungorum» (Грейфсвальд, 1828 (лат.));
  • «Systema Mycologicum» (Лунд һәм Грейфсвальд, 1821—1830 (лат.); «Микологик система»)
  • «Lichenographia Europaea reformata» (Лунд һәм Грейфсвальд, 1831 (лат.));
  • «Lichenes Suecciae eksiccati» (Лунд, 1824—1833 (лат.)).,
  • «Novae Symbolae Mycologicae» (1851 (лат.));
  • «Icones selectae Hymenomycetum nondum delineatorum» (1867—1875 (лат.)).
Төркемнәр

Татар дөньясы

Портал:Гөмбәләр/Татар дөньясы

Шәп мәкалә

Лишайниклар — үзенчәлекле организмнар төркеме. Лишайникларда автотроф фикобиопт (суүсем) һәм гетеротроф микобионт (гөмбә) бердәм симбиотик организм хасил итеп тереклек итә. Шул сәбәпле, ирекле яшәүче суүсемнәрдән һәм гөмбәләрдән алар морфологик, анатомик, физиологик, биохимик, экологик яктан аерылып тора.

Лишайникларның икеле табигатен беренче булып 1867 елда немец ботанигы Симон Швендерер ачыклаган. Хәзерге вакытта лишайникларның 26 000 төре билгеле. Аларны өйрәнүче фән лихенология дип атала.

Шәп рәсем

Беләсезме…

Мин булыша алганым

Википедияның татар-телле бүлегендәге Гөмбәләр өлкәсенә караган барлык феноменнарны билгеләү һәм алар белән бәйле вазгыятьләрне аңлату өчен кулланылган терминнарга багышланган мәкаләләрне булдыру, тулыландыру, мәгълүматны төзәтеп бару һәм структураны тәртиптә тотуга керткән өлешегез өчен рәхмәтләр яусын!

үзгәртү 

Тугандаш порталлар

Фән: Фән тарихы • Фән фәлсәфәсе • Системалар фәне

Табигый һәм физик фәннәр
Астрономия (Космос, Кояш системасы, Марс, Ай, Уран, Юпитер, Йолдыз, Рентген нурлары астрономиясе) • Җирне өйрәнүче фәннәр (Атмосфера фәннәре, Җиртетрәүләр, Әйләнә-тирә мохит, Тропик циклоннар, Янартаулар һәм вулканология, Һава торышы, Су, Ут) • Физика (Гравитация, Электромагнетизм) • Химия (Аналитик химия, Органик химия, Физик химия, Кристаллография)
Биология
Авыл хуҗалыгы • Агачлар • Амфибияләр һәм рептилияләр • Астробиология • Атлар • Балыклар • Борыңгы имезүчеләр • Бөҗәкләр • Буынтыкаяклылар • Вируслар • Гөмбәләр • Динозаврлар • Диңгез биологиясе • Зоология • Имезүчеләр • Китсыманлылар • Кошлар • Криптозоология • Куяннар • Күпек балыклары • Кысласыманнар • Мәчеләр • Микробиология • Молекуляр антропология • Нейробиология • Палеонтология • Приматлар • Ташбакалар • Үсемлекләр • Хайваннар • Цитология һәм молекуляр биология (Метаболизм) • Эволюцион биология • Экология • Этләр • Эчаяклылар • Юкка чыккан һәм чыгучы төрләр

Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү