Геохимия
Геохимия (Җир химиясе, бор. грек. γῆ "" Җир "+ химия) — Җир һәм планеталарның химик составы, төрле геологик тирәлекләрдә элементлар һәм изотопларның таралуы һәм хәрәкәте законнары, тау токымнары, туфраклар һәм табигый сулар барлыкка килү процессларын өйрәнүче фән.
Геохимия | |
Геохимия Викиҗыентыкта |
Геохимия фәне максатлары:
- Җирдә һәм аның өслегендә элементларның һәм изотопларның чагыштырма һәм абсолют таралуын билгеләү.
- Элементларның тигез таралмау сәбәпләрен һәм законнарын ачыклау өчен, Җирнең төрле өлешләрендә (кабык, мантия, гидросферада һ. б.) элементларның бүленешен һәм хәрәкәтен өйрәнү.
- Космоста һәм Кояш системасы (космохимия) планеталарында элементларның һәм изотопларның бүленешен анализлау.
- Тере яисә юкка чыккан организмнар җитештерә торган матдәләрне һәм геологик процессларны өйрәнү (биогеохимия).
Тарих
үзгәртүГеохимия термины 1838-нче елда Кристиан Шонбейн тарафыннан кертелгән, ул[1] : «Геохимия геологиягә әверелгәнче, планеталарыбызның һәм аларның органик булмаган матдәләренең сере ачылганчы чагыштырма геохимия гамәлгә керергә тиеш»[2] дигән фикер әйткән, бу хезмәт беренче тапкыр 1844 елда бастырылган.
«Химик геология» шулай ук киң таралган термин[2] .
Мөстәкыйль фән буларак геохимияне барлыкка китерүгә зур өлешне В. М. Голдшмидт, Ф. В. Кларк[3], В. И. Вернадский, А. Э. Ферсман, А. П. Виноградов һәм башка галимнәр керткән.
Геохимия тарихи яктан геосфераларда элементлар химиясе буларак формалашкан һәм күп очракта шундый булып кала бирә. Бу Ферсман һәм Вернадский вакытында акланган. Ләкин матдәләрнең үзлекләре — ул фазалар үзлекләре. Бер үк элемент төрле фазалар составында булырга һәм төрле үзлекле күп кенә фазалар барлыкка китерергә мөмкин (мәсәлән — берничә углерод фазасы). XX гасырда фазалар анализлау методлары барлыкка килде, мәсәлән рентген-фаза анализы. Шуңа күрә геохимиянең алга таба үсеше геосфераларда фазалар химиясе буларак күз алдына килә. Геологик пробаларның гомуми элемент анализы фаза анализы белән ныгытылырга тиеш. Бу эшләнмәсшә, геологик токымнарның үзлекләрен тикшергәндә, матдәнең структур дәрәҗәсе аша кискен күчеш була: химик элементтан, минераль фазаны читләтеп, токымга һәм геологик тәнгә.
ХХ гасырның беренче яртысында күп галимнәр җир кабыгының составын билгеләү өчен төрле ысуллар кулланалар. Эмиссия спектроскопиясе ярдәмендә күп сирәк элементларының геохимиясе өйрәнелә. Күпчелек минералларның кристалл структуралары рентген дифракциясе методы белән билгеләнә. В. И. Вернадский биогеохимия нигезләрен эшләп чыгара.
Икенче бөтендөнья сугышы вакытында фәндә һәм технологиядә кискен алгарыш яңа кораллар һәм лаборатория җиһазлары барлыкка килүенә китерә. Ләкин бу вакытта геохимия чагыштырмача әкрен үсә торган була. 1950-нче елларда геохимиянең барлык мөһим казанышларын бастыру өчен берничә журнал да җитә. Америка геофизика җәмгыяте утырышында берничә геохимия сессиясе була аларның күбесе җирле проблемаларга багышлана һәм геохимия чикләреннән чыкмый.
1950-нче еллар уртасында СССР Фәннәр академиясе академигы Александр Павлович Виноградов геохимиядә яңа юнәлеш — изотоплы геохимия — җиңел элементлар изотопларының (кислород, күкерт, углерод, калий һәм кургаш) табигый процессларда фракцияләнүен өйрәнүгә нигез сала. Виноградов эшенең нәтиҗәсе булып Җирнең абсолют яшен, калканнарны — Балтыйк, Украина, Алдан һәм башкаларны, шулай ук Һиндстан, Африка һәм башка регионнар токымнарын; метеоритлар (углеродның, газларның һәм башка матдәләрнең төрле формаларын) составын билгеләү тора. Аның тикшеренүләре геохимия үсешенең яңа этабына старт бирә.[4] 1960-нчы елларда атмосфера һәм диңгез геохимиясе литосфера геохимиясе белән берләшә; космохимия һәм биогеохимия планетабыз тарихын аңлауга зур өлеш кертәләр. Җирне бербөтен система буларак өйрәнү башлана.
Масштаблы диңгез экспедицияләре океан суларының ничек һәм никадәр тиз кушылуын, диңгез биологиясе, физик океанология һәм диңгез утырымнары арасындагы бәйләнешне күрсәтәләр. Гидротермаль чыганакларны ачу руда ятмаларның ничек формалашуын күрсәтә. Элек билгесез булган экосистемалар ачыла һәм диңгез суы составы белән идарә итүче факторлар ачыклана. Плитәләр тектоникасы теориясе геохимияне үзгәртә. Геохимиклар, ниһаять, субдукция зоналарында утырымның һәм океан кабыгының үз-үзен тотышын, аларның чумуын һәм эксгумациясен аңлыйлар. Җир тирәнлеге температурасында һәм басымында башкарылган яңа тәҗрибәләр мантиянең өч үлчәмле структурасы нинди булуын һәм магма генерациясе ничек барганын ачыкларга мөмкинлек бирә. Ай токымнарын Җиргә китерү, планеталарны һәм аларның иярченнәрен космик аппаратлар ярдәмендә тикшерү һәм башка йолдыз системаларында планеталарны уңышлы эзләү безнең Галәмне аңлауда революция тудыра.
Геохимиянең экология белән бәйле кайбер катнаш сораулары бар. Озон тишемнәрен ачу — икемәгънәле хәвефле экологик билге, ул фотохимиядә һәм атмосфера динамикасында яңа фундаменталь карашлар чыганагы булып хезмәт итә.[5] Ягулык яндыру һәм урманнарны юкка чыгару нәтиҗәсендә атмосферада СО2 микъдары арту климатның глобаль антропоген үзгәрешләре турында төп дискуссияләр предметы булды һәм булачак. Бу күренешләрне тикшерү атмосфераның биосфера, Җир кабыгы һәм океаннар белән үзара тәэсир итешүе турында яңа мәгълүмат чыганагы булып тора.
Төп әдәбият
үзгәртүСерия басмалары:
- 1950 — Geochimica et Cosmochimica Acta 2020 елның 16 август көнендә архивланган.
- 1986 — Гамәли геохимия ".
Китаплар:
- Rankama K., Sahama Th. G. Geochemistry. — Chicago: The University of Chicago Press, 1950. — 912 p.
- Goldschmidt V. M. Geochemistry / Ed. Muir Alex. — Oxford: Clarendon Press, 1954. — 730 p.
- Holland Heinrich D., Turekian Karl K. Treatise on Geochemistry, Vols. 1—16 — Elsevier Science, 2014, ISBN 978-0-08-098300-4.
- А.Е.Ферсман. Геохимия. — тома 1—4, 1933—1939.
- В.И.Вернадский. Химическое строение биосферы Земли и её окружения. — М.: Наука, 1965. — 348 с.
- А. И. Перельман. Геохимия. — М.: Высшая школа, 1988. — 527 с.
- А. И. Перельман, Н. С. Касимов. Геохимия ландшафта. — М.: Астрея-2000, 1999. — 762 с.
- В. А. Алексеенко. Экологическая геохимия. — М.: Логос, 2000. — 627 с.
- Ю. Е. Сает и др. Геохимия окружающей среды. — М.: Недра, 1990. — 335 с.
- Экогеохимия ландшафтов / Н. С. Касимов. — М.: ИП Филимонов М. В., 2013—208 с.
- В. А. Алексеенко. Геоэкология. Экологическая геохимия. — Ростов- н/Д.: Феникс, 2016. — 688 с.
- А. А. Ярошевский. Проблемы современной геохимии Конспект лекций, прочитанных в ГЕОХИ РАН в зимнем семестре 2003—2004 г.
- В. Ф. Барабанов. Геохимия. — Л.: Недра, 1985. — 423 с.
- А. И. Тугаринов «Общая геохимия». — Атомиздат, 1978.
- «Интерпретация геохимических данных». Под редакцией Е. В. Склярова. — Интермет Инжиниринг, 2001.
- Ферсман А. Е. Занимательная геохимия. — Ленинград, 1954.
- Фор Г. «Основы изотопной геологии», 1989.
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017.
- ↑ 2,0 2,1 Kragh, Helge. . — ISBN 978-3-527-30271-0.. — «a comparative geochemistry ought to be launched, before geochemistry can become geology, and before the mystery of the genesis of our planets and their inorganic matter may be revealed».
- ↑ John A. C. Fortescue {{{башлык}}} // Environmental Geochemistry / W. D. Billings, F. Golley, O. L. Lange, J. S. Olson. — Springer New York. — Т. 35. — С. 7–17. — ISBN 978-1-4612-6047-9, 978-1-4612-6045-5. — DOI:10.1007/978-1-4612-6045-5_2
- ↑ Виноградов Александр Павлович, выдающийся ученый, создатель нового направления в науке геохимии изотопов — СССР — Наука/изобретения — Статьи — Славные имена. slavnyeimena.ru. әлеге чыганактан 2019-02-17 архивланды. 2019-02-16 тикшерелгән.
- ↑ Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017.