Гөмбәләр

(Гөмбә битеннән юнәлтелде)

Гөмбәләр (лат. Fungi яки Mycota) — үсемлекләрнең һәм хайваннарның кайбер сыйфатларын берләштергән эукариот организмнардан торган мөстәкыйль патшалык.

Гөмбәләр
Халыкара фәнни исем Fungi R.T.Moore, 1980[1]
Таксономик ранг патшалык[2][1]
Югарырак таксон эукариотлар[2] һәм Holomycota[d][1]
Коллаж
Шушы чыганакларда тасвирлана Отто фәнни энциклопедиясе[d], В. Дальнең аңлатмалы сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Гуцзинь тушу цзичэн[d], Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], Домашняя энциклопедия, или Словарь фактов и полезных знаний[d] һәм Энциклопедический словарь Гранат[d]
Башлану вакыты 410000 тысячелетие до н. э.
Кайда өйрәнелә гөмбәбелем
Нәрсәнең чыганагы үсемлекләрдән булган ашамлык[d]

 Гөмбәләр Викиҗыентыкта

Гөмбәләр патшалыгын микология өйрәнә. Элек гөмбәләрне үсемлекләргә керткәнгә микология хәзер дә биологиянең бүлеге дип санала.

Гөмбәләр гаять күптөрлелек белән аерылып торалар. Бөтен экологик системаларда да гөмбәләр аерылгысыз элементлар. Җир шарында төрле тикшерүләр буенча 100 меңнән 250 меңгә якын, ә кайбер санаулар буенча 1,5 миллионнан артык гөмбәләр төре бар.

Гөмбәләр — гетеротрофлар, ягъни аларның фотосинтез процессын тәэмин итүче пигменты — хлорофилы юк.

Гөмбәләрнең кайбер сыйфатлары хайваннар белән уртак: мәсәлән,

  • матдәләр алмашы продуктлары арасында мочевина булу;
  • күзәнәк тышчасында (буынтыгаяклыларның тән япмасындагы кебек) күмерсулар — хитин;
  • запас продукт (үсемлекләрдәге кебек крахмал түгел) гликоген булу.

Ә кайбер башка сыйфатлары белән исә алар үсемлекләргә якын: мәсәлән, аларның туклану ысулы (азыкны йотып түгел, ә суырып тукланалар), чикләнмәгән үсүе һәм хәрәкәтләнмәве.

Гөмбәләрнең вегетатив өлешенең төзеле­шендә аларның үзенчәлекле билгесе күренә. Бу — тармакланган нечкә җепләрдән — гифлардан торган гөм­бәлек, яки мицелий.

Галимнәр уйлавынча, гөмбәләр килеп чыгышлары белән төрле организмнар­ның җыелма төркемен тәшкил итә. Алар башлыча, мөгаен, төссез камчылы иң түбән төзелешлеләрдән килеп чык­кандыр. Гөмбә спораларының иң бо­рынгы табылдыгына 170—190 млн ел.

Гөмбәләр төзелешләре белән күптөрле, һәм алар төрле тирәлектә киң таралган­нар. Зурлыклары белән дә нык аерыла­лар: микроскопта гына күренә торганна­рыннан алып (бер күзәнәкле формасы — чүпрә) диаметры ярты метр һәм аннан да артыгракка җиткәннәре (мәсәлән, ашарга яраклы ак гөмбә, каен гөмбәсе.

Шәфталуны черү процессында күгәрек гөмбәләр каплап ала (6 көн эчендә 12 кадр 12 сәгать саен ясалды)

Гөмбәлек, яки мицелийның өслеге гаять зур, аның аша туклыклы матдәләр сеңә. Гөмбәлекнең туфрактагы өлеше җир асты гөмбәлеге дип йөртелә. Җир өстендәге өлеше — без аны гадәттә «гөмбә» дип атыйбыз — шулай ук тифлардан тора, ләкин алар бик тыгыз үрелгән була. Бу — гөмбәнең үрчү өлеше. Биредә үрчү органнары формалаша.

Күпчелек гөмбәләрдә мицелий бүлгәләр белән аерым күзәнәк­ләргә бүленгән. Бүлгеләрдә вак тишекләр була, алар аша янәшә күзәнәкләрнең цитоплазмалары бәйләнештә тора. Гифлар, бәй­ләмнәргә җыелып, кайчак берничә метрга җиткән тәҗләр бар­лыкка китерә. Мондый тәҗләр үткәрү функциясен үти. Күп очракта тифларның тыгыз үрелмәләре калыная. Аларның туклыклы матдәләргә бай күзәнәкләре, гөмбәлекнең төп өлеше үлгәндә дә, гөмбәгә уңайсыз шартларны уздырып җибәрергә мөмкинлек бирә. Уңайлы шартлар туу белән, алардан кабат мицелий үсә.

Гөмбә күзәнәгенең, кагыйдә буларак, ачык беленеп торган күзәнәк стенкасы бар, цитоплазмасында шактый санда рибосома­лар һәм митохондрияләр урнашкан, Гольджи аппараты начар үскән. Вакуольләрдә еш кына аксым бөртекләрен күрергә мөм­кин. Күп санлы тупланмалар катлаулы углевод — гликоген һәм май тамчылары рәвешендә була. Нәселдәнлек, яки генетик аппарат күзәнәк төшендә туплана, аларның саны бердән алып берничә дистәгә җитә.

Кайбер гөмбәләрнең, мәсәлән чүпрәнең, тәне бөреләнү юлы белән үсеп чыккан бер күзәнәктән гыйбарәт. Әгәр шулай бөре булып үскән бала күзәнәкләр бер-берсеннән аерылмаса, псевдомицелий, яки ялган мицелий барлыкка килә.

Аерым күзәнәкләрнең кушылуы нәтиҗәсендә, кайбер күп күзәнәкле гөмбәләрнең мицелие үзенең күзәнәкчел төзелешен югалта һәм, бүлгәләрсез калып, күп төшле ясалгыга әверелә.

Гөмбәләр башлыча җенессез юл белән— я вегетатив юл белән, ягъни мицелий кисәкләреннән, я споралардан үрчиләр. Споралар җир өстенә үсеп чыккан — спорангийлы тифларда үскән махсус спорангийларда ясала.

Агач тамырлары белән кайбер гөмбәләрнең гөмбәлеге арасында тыгыз бәйләнеш урнаша. Гөмбә өчен дә, үсемлек өчен дә файдалы мондый бәйләнеш симбиоз дип атала. Гөмбәлек җепләре тамырны урап ала һәм хәтта, микориза (грекча «микос» —гөмбә һәм «риза» — тамыр) барлыкка китереп, аның эченә үтә. Гөмбәлек, туфрактан суны һәм анда эрегән минераль матдәләрне суырып, агач тамырына үткәрә. Шулай итеп, гөмбәлек агач тамырындагы төкләр хезмәтен үти. Үсемлек тамырыннан гөмбәлек, үз чира­тында, туклану һәм үзенең үрчү өлешен үстерү өчен кирәкле органик матдәләрне ала.

Кеше тормышында гөмбәләрнең файдасы да, зарары да бар. Азык-төлек промышленностенда чүпрәнең әһәмияте зур. Ул әчет­кеч буларак кулланыла. Күп кенә гөмбәләр биологик актив матдә­ләр, ферментлар, органик кислоталар барлыкка китерәләр. Аларны микробиология промышленностенда лимон кислотасы, глюкон һәм башка кислоталар, шулай ук ферментлар һәм витаминнар җитеш­терү өчен файдаланалар. Байтак төрләреннән, мәсәлән арыш анасы, чага гөмбәләреннән, дару препаратлары табалар.

Гөмбә ашамлык буларак киң кулланыла. Безнең илнең урман-кырларында ашарга яраклы гөмбәләрнең 150 дән артык төре очрый, ләкин шуларның бары берничә дистә төре генә киң кулланыла.

Кешедә авырулар, мәсәлән, аяк табанында һәм бармак арала­рында, тырнакта гөмбә авыруын китереп чыгаручы гөмбәчекләр билгеле; кайбер гөмбәчекләр, күп кенә йорт хайваннары авырула­рына сәбәпче булып, терлекчелеккә зыян китерә, шундый авыру­ларның берсе — гөмбәчекләр китереп чыгара торган тире авы­руы — тимрәү.

Күпчелек микологлар гөмбәләр патшалыгына өч бүлекне кертә­ләр:

Чын гөмбәләр, Оомицетлар һәм Лишайниклар, әмма еш кына лишайникларны терек табигатьнең мөстәкыйль патшалыгы итеп карыйлар.

Гөмбәнең төзелеше

Чын гөмбәләр бүлеге

үзгәртү

Хитридиомицетлар классы

үзгәртү

Күпчелек хитридийлар мицелийсыз. Болар — башлыча бер күзәнәкле һәм микроскопик формалар, һәм аларның тәне, хуҗа организм күзәнәкләренең цитоплазмасында яшәүче башка күп кенә күзәнәк эче паразитларыныкы кебек, ялангач (мембранасыз) цитоплазматик массадан гыйбарәт. Алар, гадәттә, сулы тирәлек белән тыгыз бәйләнгән. Боларның күпчелеге суүсемнәрдә, югары төзелешле су үсемлекләрендә, башка су гөмбәләрендә, шулай ук умырткасыз хайваннарда паразитлык итә. Кайбер төрләре югары төзелешле коры җир үсемлекләренең тамырларында, башлыча дымлы туфракта паразит булып яши. Хитридийларның бик азы гына үсемлек калдыкларында һәм хайван үләксәләрендә очрый.

Зигомицетлар классы

үзгәртү

Зигомицетлар классының барлык вәкилләре диярлек коры җирдә яши. Алар арасында органик калдыкларны таркатучылар да, югары төзелешле гөмбәләр, бөҗәкләр, башка хайваннар һәм кешедә паразитлык итүче төрләре дә бар. Мукор, яки ак күгәрек гөмбәләре киң таралган. Ак күгәрек гөмбәләре тирестә үсемлек калдыклары исәбенә туклана; кайбер­ләре кешедә, хайваннар һәм үсемлекләрдә паразит булып яши. Азык продуктларында: икмәк, кайнатма, яшелчәдә ак яки соры куныкны (күгәрекне) нәкъ менә мукор гөмбәләре барлыкка китерә.

Аскомицетлар, яки сумкалы гөмбәләр классы

үзгәртү

Аскомицетлар — иң зур (30 меңгә якын төр) классларның берсе. Бу исем аларга йомык структуралар — споралы сумкалар барлыкка китерүе өчен бирелгән. Аскомицетларга, атап әйткәндә, бөреләнү юлы белән үсеп чыккан аерым күзәнәкләрдән торган чүпрә, эре үрчү өлеше булган күп күзәнәкле гөмбәләр, мәсәлән, җөйле гөмбә һәм җыерчалы гөмбә керә.

Аскомицетлар барлык табигый зоналарда һәм регионнарда таралган. Туклану ысулы буенча алар — гетеротрофлар, туфракта, урман түшәмәсендә үсемлек калдыклары белән туклана. Бериш аскомицетлар хайван үләксәсеннән калган җирлектә үсә, икенче­ләре целлюлозага бай үсемлек калдыкларын нәорганик молекула­ларга кадәр таркатуда катнаша.

Күп кенә аскомицетлар йогышлы авыруларны дәвалау өчен медицинада кулланыла торган антибиотиклар, ферментлар, орга­ник кислоталар барлыкка китерә. Һәм алар промышленность ысу­лы белән дару табу өчен файдаланыла.

Арыш анасы ыругыннан булган төрләр аеруча зур практик әһәмияткә ия. Кыяклыларның арыш анасы белән зарарланган башакларында тифларның тыгыз үрелмәсен — карасу-шәмәхә төстәге мөгезчек сыман склероцийларны күрергә мөмкин. Скле­роцийлар туфракта кышлый, алар җиргә иген уңышын җыеп алганда культуралы яки басу читләрендә үскән кыргый үсемлек­ләрдән коелып кала. Язын склероцийлар тифларның тыгыз үрел­мәсен чыгара, аларның кырыйларында үрчү өлеше үсә. Биредә споралар ясала һәм чәчәк ату чорында ашлыкны зарарлый.

Арыш анасы күзәнәкләрендә агулы матдәләр була, алар онга эләккән очракта, кеше агуланырга мөмкин.

Базидиомицетлар классы

үзгәртү

Базидиомицетлар — 30 меңгә якын төрне берләштергән югары төзелешле гөмбәләр классы. Бу класска күп күзәнәкле мицелие һәм споралар өчен махсус органы — үсенте рәвешендәге бази­дияләре булган гөмбәләр керә.

Базидиомицетларның иң билгеле вәкилләре — эшләпәле гөм­бәләр. Аларның үрчү өлешләре формасы һәм зурлыгы белән күп­төрле, алар берьеллык һәм күпьеллык булырга мөмкин. Берьел­лык йомшак үрчү өлеше, гадәттә, үсеш циклын бер сезонда төгәл­ләгән күпчелек эшләпәле гөмбәләрдә була. Алар берничә сәгатьтән алып 10—14 тәүлеккә кадәр яши. Һәрбер эшләпәле гөмбә веге­татив, тукландыручы өлеш булган җир асты гөмбәлегеннән һәм үрчү өлешеннән, ягъни җир өсте гөмбәлегеннән тора. Күпчелек ашарга яраклы гөмбәләрдә үрчү өлеше төптән һәм бер-берсенә тыгыз орынып урнашкан җепләрдән торган эшләпәдән гыйбарәт. Төптәге җепләр барысы да бертөрле, ә эшләпәдә алар ике катлау барлыкка китерә: төрле пигментларга буялган тиречел өске катлау һәм споралы базидияләре булган аскы катлау. Көпшәле гөмбә­ләрнең — майлы гөмбә, каен гөмбәсе, усак гөмбәсе — эшләпәләре­нең аскы катлавы — көпшәләр, ә пластинкалыларның — ал гөмбә, җирән гөмбәнең — юка җәймәләр барлыкка китерә. Җир асты гөмбәлеге туфракта яткан тармакланган җепләрдән гыйбарәт, алар бер рәт булып тезелгән озын күзәнәкләрдән тора. Нәкъ менә шушы җепләрдән үрчү өлеше үсә, шуңа күрә гөмбә җыйганда аны гөмбә­леген зарарламыйча сак кисәргә кирәк.

Агачның кәүсәсендә яки тамырында, агач төпләрендә үсә тор­ган агач гөмбәләренең үрчү өлешләре күпьеллык агаччыл була.

 
Пинцелинның микроскоптагы күренеше

Дейтеромицетлар, яки садә гөмбәләр классы

үзгәртү

Гөмбәләрнең төрләргә иң бай классы — дейтеромицетлар 35 меңгә якын төрне үз эченә ала. Аларның тәне гадәттә күп төшле күзәнәкләрдән торган, нык үсеп тармакланган мицелийдан гыйбарәт. Садә гөмбәләр җенессез юл белән генә үрчиләр. Дейтеромицетлар Җир шарының барлык почмакларында киң таралган. Аларның күбесе туфракта яши. Бу гөмбәләр күпләп төрле үсемлек субстратларында очрый, органик калдыкларны таркатуда һәм туфрак ясалу процессында катнаша. Бу классның күп төрләре югары төзелешле үсемлекләрдә паразитлык итә, авыл хуҗалыгы культураларында җитди авыруларга сәбәп була һәм шуның белән халык хуҗалыгына икътисади яктан зур зарар китерә.

Кайбер дейтеромицетлар хайваннарда (ат, йорт кош-кортлары) һәм кешедә авырулар китереп чыгара. Бу гөмбәләр арасында төрле ферментлар, органик кислоталар һәм антибиотиклар (пенициллин, гризеофульвин һ. б.) җитештерүдә кулланыла торган биологик актив матдәләрне синтезлаучы күп санлы төрләре билгеле.

Оомицетлар бүлеге

үзгәртү

Оомицетлар классы

үзгәртү

Оомицетлар — төзелеше белән кайбер чын гөмбәләргә охшаш бер күзәнәкле һәм күп күзәнәкле организмнар. Алар суда, үсемлек калдыкларында һәм хайван үләксәсендә яши. Кайберләре туфрак­та тереклек итә. Күп кенә оомицетлар — югары төзелешле коры җир үсемлекләре паразиты.

70 кә якын төрне берләштерүче фитофтора ыругы гөмбәләре, культуралы үсемлекләрне зарарлап, зур зыян китерәләр. Бу төрләрнең мицелие яхшы үскән. Бәрәңге гөмбәсе — бәрәңге сабагы һәм бүлбесенең иң куркынычлы паразиты.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Захаров В.Б., Сонин Н.И. Биология.Тере организмнарның күптөрлелеге = Биология. Многообразие живых организмов. / Сонин Н.И.. — 7-нче басма. — М: Дрофа, 2003. — Б. 248. — ISBN 5-7107-8300-5.