Ары́ш анасы́ (Claviceps) - арыш анасысыманнар гаиләлегеннән сумкалы паразит гөмбәләр ыругы. ТР да бер төре - куе кызыл арыш анасы (C. purpurea) очрый. Кыяклы үсемлекләрдә, бигрәк тә арыш, тимофеевка, кындыр уты, бодай, арпада һ.б. да паразитлык итә. Зарарланган үсемлекләрнең чәчәк төркемнәрендә төрле формадагы һәм үлчәмдәге мөгезсыман куе шәмәхә төстәге склероцияләр (гөмбәлек) яхшы беленә. Туфракта яки ашлыкта кыш чыгып, язын үрә, аскоспоралары кыяклы үсемлекләрне чәчәк аткан вакытта зарарлый. Кыяклы культураларда үсеп, аларның уңышын киметә. Игенчелек алымнарын яхшырту (орлыкларны җентекләп чистарту, туфракны вакытында һәм югары сыйфатлы итеп эшкәртү) нәтиҗәсендә бу гөмбәнең чәчүлекләргә зыяны шактый кимеде. Хәзерге вакытта арыш өчен куркыныч түгел. Арыш анасыннан күбрәк кыяклы азык культуралары (тимофеевка, кындыр уты) зыян күрә. Орлыкны склероцийлардан чистарту бик авыр, чөнки аларның үлчәмнәре нык үзгәрә. Арыш анасы бөртекләрендә агулы алкалоидлар, шулай ук органик кислоталар, май, пигментлар һ.б. бар. Медицинада кан туктатучы препаратлар ясау өчен файдаланыла.

Чыганаклар үзгәртү