Җирән гөмбә
Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|
Җирә́н гөмбә́ (лат. Lactarius deliciosus) — ал гөмбәчәләр гаиләсенә кергән сөтчел гөмбәләр ыруыннан гөмбә төре. Ашарга яраклы. Июнь-октябрь айларында очрый.
Җирән гөмбә | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Lactarius deliciosus Gray, 1821[1] |
Таксономик ранг | төр[2] |
Югарырак таксон | Гөреҗдә[3] |
Нәрсәнең чыганагы | saffron milk cap[d] |
Ауразия, Төньяк Америкада киң таралган. Татарстан территориясендә ылыслы урманнарда, күбесенчә яшь чыршылык һәм наратлыкларда очрый.
Кишер төсендә. Эшләпәсенең диаметры 3-11 см, үзәктә яшькелт боҗралары була, яшь гөмбәләрнең кырыйлары бөгелгән, өлгергән гөмбәләрнең - туры. Пластинкалары ябышып үскән яки аз гына салынкы, яшькелт тимгелле кызгылт-сары төстә. Сабы 2-6 см биеклектә, 1-2 см юанлыкта, цилиндрсыман, тигез, яшь гөмбәләрдә тыгыз, картларында куыш, эшләпәсе белән бер үк төстә. Йомшагы ак, эшләпә асты һәм сабы кызгылт, сынган урыны яшелләнә.
Сылтамалар
үзгәртү
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|