Гөреҗдә́ (Lactarius) - ал гөмбәләр семьялыгының сөтчел гөмбәләр ыругыннан җәймәле гөмбә. Евразиядә киң таралган. ТРда чын гөреҗдә (L. resimus), сары гөреҗдә (L. scrobiculatus), усак гөреҗдәсе (L. controversus) һ.б. очрый. Күбесенчә каенлыкларда, наратлы каенлыкларда һәм киң яфраклы урманнарда төркем-төркем булып үсә; июльдән алып сентябрьгә кадәр очрый; каен белән микориза хасил итә. Эшләпәсенең диаметры 5-20 см, яшь гөмбәләрнең эшләпә кырыйлары яссы, соңрак - аска таба бөгелгән йөнтәс-җепселле, бүрәнкәсыман. Кабыгы бераз лайлалы, сөт кебек ак. Йомшагы тыгыз, уалучан, хуш исле. Сөтчел сыекчасы ачы, ак төстә, һавада саргая. Пластинкасы артучан яки кимеп баручан, башта ачык төстә, акрынлап карала. Сабагы цилиндрсыман, кыска, юан, куыш, кайбер төрләренеке тимгелле.

Ашарга, тозларга яраклы.

Чыганаклар үзгәртү