Бөер (ren, греч. nephros) —- умырткалыларда сидек бүлеп чыгара торган парлы орган. Бөерләр канда һәм тукымаларда осмотик актив субстанцияләрнең тәңгәллеген саклый, азот алмашы продуктларының калдыкларын чыгара, аксымнар, майлар һәм углеводларның метаболизмы процессында катнашалар. Сидек бөерләрдә кан китергән матдәләрдән ясала.

Бөер
Сурәт
Анатомик структурасының үсеше нефрогенез[d]
Значок
NCI Thesaurus идентификаторы C12415
 Бөер Викиҗыентыкта
Бөер

Кеше бөере
Латыйн исеме

Ren (грекча: nephros)

Система

Үзәк нерв

кан килү

бөер артериясе

кан китү

бөер венасы

Нерв

бөер үрелмәсе

Каталоглар

Калып:Анатомия каталоглары

Төзелеше үзгәртү

Бөерләр тышкы — кабык һәм эчке — мисыман матдә катлауларыннан тора. Кабык катлауда Боумен капсулаларыннан башлангыч алган бормалы каналчыклар урнашкан. Боумен капсулаларының эчендә капиллярлар йомгагы була. Капиллярлар йомгагында фильтрлану процессы бара, бөер каналчыкларына кан плазмасы фильтрланып, беренчел сидек ясала. Бөер каналчыклары үзләре берничә боры­лыш ясый, аларда беренчел сидектән су, шикәр, аминокислоталар кан капиллярларына кире сеңә һәм икенчел сидек ясала. Икенчел сидек мисыман матдәне барлыкка китерүче җыючы көпшәчекләргә керә. Имезүчеләрдә аксым алмашының төп соңгы продукты — мочевина (сидекчә).[1]

Сидек ясалу ике этаптан тора. Беренче этапта кан алып килгән матдәләрдән фильтрланып беренчел сидек ясала. Аннан соң канга яңадан беренчел сидектән су һәм организмга кирәкле башка матдәләр сеңә. Бу икенче этапта организмнан тышка чыгарыла торган икенчел сидек ясала.

Күп агулы матдәләрне һәм аларның метаболитларын организмнан чыгаручы иң мөһим орган. Гадәттә, бөерләр аркылы суда яхшы эри торган матдәләр чыгарыла. Аларның молекуляр массалары күпме азрак булса, алар шулкадәр җиңелрәк (сидек белән) чыгарыла. Әгәр сидек әче реакция бирсә, җиңелрәк органик нигезләр (мәсәлән хинин, кофеин, ацетанилид, антипирин һ.б ) чыгарыла. Әгәр сидек селтеле булса, әчкелтем органик матдәләр (барбитуратлар, салицил кислотасы, сульфаниламид) чыгарыла.

Эмбрион үсешенең икенче аенда азагына төп органнар, шул исәптән бөерләр дә, формалашкан булан. Туачак көнгә алар канны чистартырга — файдалы матдәләрне организмда калдырып, төрле агулы матдәләрне һәм артык суны чыгарырга инде әзер булалар.

Кешенең канында якынча 5 литр су бар, һәм сәламәт бөерләр бу суны һәр 45 минут эчендә чистартып чыгара.

Бөерләр кандагы минераллар белән кислоталарның күләмен һәм кан басымын күзәтә. Алар яшәү өчен мөһим булган күп башка эшләр башкара. Мәсәлән, D витаминын актив төренә үзгәртәләр, ә бу сөякләр тиешле итеп үссен өчен кирәк. Бөерләр шулай ук җелектә эритроцитларны булдыруны стимуллаштыра торган эритропоэтинны эшләп чыгара.[2]

Планетаның 500 миллионнан артык яшәүчесе — якынча һәр унынчы бәлигъ булган кеше — бөерләрнең бу яки башка патологиясенә ия була. Бөер авырулары үлүгә сәбәп булган вакытта да, күпчелек кешеләр бөерләрнең организмда тормышча мөһим роль уйнаганлыкларына бәя бирә белмиләр. Бөерләр безнең организмның иң мөһим саулык үзәкләренән берсе булып торалар. Бөерләрнең төп эше булып каннан токсик матдәләр һәм артык суны чыгару тора. Бөерләр шулай ук артериаль басымын контрольдә тотарга, кан күзәнәкләрен (эритроцитларны) һәм гормоннар эшкәртергә, скелет сөякләренең саулыгын сакларга булыша.

Кеше бөере төзелеше[3] үзгәртү

·      Бөернең уртача зурлыклары: озынлыгы 10-12 см, киңлеге 6 см тирәсе, юанлыгы 3-4 см, урта авырлыгы 120 г.

·      Бөер ногыт формасында, ул шома өслекле һәм куе кызыл төстә.

·      Бөердә таныйлар:

o  ике өслек – алгы (кабарынкырагы) һәм арткы (facies anterior, posterior);

o   ике полюс – өске түгәрәкләнгән һәм аскы очлы  (extremitas superior, inferior);

o  ике кырый — кабарынкы латераль һәм эчкә, бераз аска һәм алга караган батынкы медиаль (margo lateralis, medialis).

·      Медиаль кырыйдагы уем бөер капкасы (hilus renalis) дип атала. Бөер капкасы аша бөергә бөер артериясе белән нервлар керә, вена, лимфа тамырлары һәм сидек юлы чыга. Барлык шул әйберләр (тамырлар, нервлар һәм сидек юлы) бөер аягы дип атала.

·      Бөер капкасы бөер кушлыгына (sinus renalis) «ачыла». Куышлык кан һәм лимфа тамырлары, нервлар, кече һәм эре бөер касәләре, бөер лаканчыгы (бөернең сидек чыгару төзелешләрен астарак кара) һәм май клетчаткасы белән тулган. 

Бөер топографиясе үзгәртү

·      Бөерләр бил тирәсендә, корсак куышлыгының арткы тышчасында умырткалыктан сулда һәм уңда (Th12-L2), ретроперитонеаль, бөер ятагында (батынкылыгында) урнашкан. Ул түбәндәге мускуллардан тора (рәс. 3.1):

o  өстән – diaphragma,

o  латераль – m. transversus abdominis,

o  медиаль – m. psoas major,

o  арттан – m. quadratus lumborum

Бөерләр синтопиясе үзгәртү

§ Сул бөер XII нче күкрәк һәм өске ике бил умырткасы биеклегендә урнашкан.

§ Уң бөер сул бөердән 1-1,5 см астарак урнашкан.

§ Сул һәм уң бөернең тирәлектәге әгъзалар белән үзара топографо-анатомик мөнәсәбәтләре төрле (рәс. 3.2 һәм җәд.1).

Җәдвәл 1

Сул бөер Уң бөер
Өске полюс
Сул бөер

өсте бизе

Уң бөер

өсте бизе

Алгы өслек (өстән аска)
1/3 — ашказаны

1/3 – ашказаны асты бизе

1/3 – ябык эчәк элмәкләре

2/3 – бавыр

1/3 – кыршау эчәкнең уң бөгелеше

Латераль кырый (өстән аска)
Талак

Кыршау эчәкнең бөгелеше

Төшмә кыршау эчәкнең башлангыч өлеше

Күтәрелмә кыршау эчәкнең ахыр өлеше 
Медиаль кырый
Ашказаны асты бизе Уникеилле эчәкнең төшмә өлеше.
Арткы өслеге: Бөер түшәге.

 ·      Тыштан бөерне каплый (рәс. 3.3):

o  фиброз капсула (capsula fibrosa) – иң эчке, паренхима белән бәйләнгән;

o  май капсуласы (capsula adiposa) - фиброз капсуладан тышта урнашкан, юан йомшак май клетчатка катламыннан тора (аеруча арткы өслектә һәм бөер капкасы тирәсендә).

o  бөер фасциясе (fascia renalis) – эчке корсак фасциясе өлеше, май капсуласыннан тыштарак урнашкан. Бөер фасциясе фиброз капсула белән җепселләр ярдәмендә бәйләнгән, ике биттән тора — алгы һәм арткы:

§ алгы бит бөернең алгы өслеген каплап, бер бөердән икенчесенә бөер тамырлары, аорта һәм аскы куыш вена алдыннан үтеп күчә.

§ арткы бит бөернең арткы өслеген каплый  һәм медиаль яктан умыртка гәүдәсенең кырый аслыгына беркетелә (ягъни умырткалыкта өзелә).

§ Бөернең алгы һәм арткы фасция бите латераль кырый янында тоташып үсә.

§ Бөернең өске полюсында ике бит бөер өсте бизен каплап алып берләшәләр, һәм бөернең хәрәкәтен чикли.

§ Аскы полюста битләр кушылмый. Бөерләр тын алганда аска күчәләр, ягни физиологик  хәрәкәтчәнле була.

Бөернең беркетелүе үзгәртү

Бөернең беркетелүенә җаваплы төзелеш җыелмасына керә:

·      эчке корсак басымы, корсак тышчасы мускуллары кыскаруы өчен барлыкка килә;

·      бөер фасциясе;

·      май капсуласы;

·      мускуллы бөер ятагы;

·      бөер аягы.

Бөернең эчке төзелеше үзгәртү

Бөерне алгы һәм арткы яртысына бүлгән фронталь кисемдә күренә:

·      Бөер куышлыгы (sinus renalis) – үзәктә.

·      Ми матдәсе (medulla renalis) – бөер матдәсенең эчке катламы, 7 – 20 һәм күбрәк (еш 12) бөер пирамидалардан (pyramides renales) тора. Пирамидаларда сидек юллары һәм тамырлар урнашканлыктан пирамидалар буйлы сыман.

·      Кабык матдәсе (cortex renalis) — тар периферик кайма сыман бөер паренхимасыннан һәм баганалардан (columnae renales) тора, алар бөер пирамидалары арасында урнашкан.

Бер пирамида + пирамида өстендәге кабык матдә «башлыгы» бер бөер өлешен ясый. Кеше бөере күп өлешле.

Бөер эчендә сидек чыгару юллары үзгәртү

·      Дисталь бормалы юллар җыю көпшәләргә (tubuli renales colligens) кушыла, алар пирамидада узып, очына кадәр җитә. Формаль һәм генез буенча җыю көпшәләр сидек чыгару юлларның башлангыч өлеше булып тора, ләкин аларда суның төп күләменең реабсорбциясе бара һәм сидек куертыла.

·      Берничә җыю көпшәләре бергә кушылып 15-20 кыска имчәк юллары (papillae ductules) ясала.

·      Лаканчыкка караган пирамидаларның очы бөер имчәген (papillae renalis) ясый, анда имчәк юллары 15-20 имчәк тишекләре (foramina papillaria) белән ачыла.

·      Имчәк тишекләре аша сидек кече бөер касәсенә (calyces renales minores) ачыла. Кече касә 1-3 бөер имчәген чолгап ала.

·      2-4 кече касә эре бөер касәсе (calyces renalis majores) ясый.

·      Гадәттә ике эре бөер касәсе — өске һәм аскы бөер лаканчыгына (pelvis renalis) берләшә.

·      Касәләр (кече һәм эре), лаканчык һәм сидек юлы бөернең экскретор юлларның күренә торган өлешен тәшкил итә.  

Бөернең кан әйләнеше үзгәртү

Әлеге төшенчә белән түбәндәгечә төшенеп була (рәс. 3.9):

·      Бөер артериясе бер-бер артлы буынтык, өлеш һәм өлеш ара артериясенә бүленә. Соңгылары бөернең өслегенә барып,  бөер өлешләрен чикли һәм юлның якынча өчтән бер өлешендә кискен туры почмакта юнәлешен үзгәртә һәм дуга артерияләрен ясый. Дуга артерияләр урнашкан яссылыкта (шулай ук дуга веналары да) якынча бөернең кабык һәм ми матдәсе арасында чик ясала, ә бөер паренхимасы, өлеш ара артерияләре, дуга артерияләре һәм веналары арасында урнашып, пирамида сыйфатында аерыла.

·      Дуга артерияләреннән бөер өслегенә өлешчә ара артерияләре китә. Дуга тамырларыннан тыштарак урнашкан, һәм өлешчә ара артерияләре белән чикләнгән, паренхима кисәге бөер өлешчәсе дип атала.

·       Өлешчә ара артериясеннән кан китерүче артериоласына эләгә, ә аннары бөер тәнчегенең йомгакчыгына. Йомгакчыктан чыккан чыгаручы артериоласында артериаль кан ага. Бөердә кан әйләнешен 2 нче җәдвәлдә карап була.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!

Бөердә ике капилляр челтәре бар.

·   Беренчел – бөер тәнчекләренең капилляр йомгакчыгы – (СӨЗГЕЧЛӘҮ өчен кирәк!). Әлеге эчке әгъза үзәннең тамырлы өлеше бөернең гаҗәеп артериаль челтәре (rete mirabile renis) дип атала.

Икенчел - чираттагы кан агымы буенча, юлларны чолгап алучы (бөер тукымасының КАН ӘЙЛӘНЕШЕ!, РЕАБСОРБЦИЯ! һәм СЕКРЕЦИЯ! өчен кирәк). 

Шулай итеп, бөернең кабык матдәсенең, анда сөзгечләү бара, төп өлеше бөер тәнчекләре һәм нефронның бормалы юлыннан (төрелгән өлеше) тора, ә ми матдәсенең, анда реабсорбция һәм секреция бара, төп өлеше параллель көпшәләрдән: нефрон элмәге, җыю көпшәләрдән һәм икенчел капилляр челтәрнең капиллярларыннан (нурлы өлеше) тора. 

Бөер авырулары үзгәртү

Табиб-нефролог ул нефрит (бөерләр ялкынсынуы), бөер коликасы, пиелонефрит, гломерулонефрит, бөердә таш барлыкка килү һ.б. бөер авыруларын диагностикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнүче белгеч.

Авыру билгеләре үзгәртү

Нефрологик чирләргә дучар булучыларны еш кына бил тирәсендә авыртынулар, балтырлар, табаннар һәм күз бәбәге шешенү, хәлсезлек, даими эчәсе килү, кече йомышны авыртулар белән йомышлау кебек билгеләр борчый.

Хроник бөер җитенкерәмәве үзгәртү

Табиблар бу чирне хроник бөер җитенкерәмәве дип атый, ягъни аны дәвалап булмый, гомер буена сузыла. Канда күп күләмдә шлак, сидекчә һәм башка зарарлы матдәләр тупланганлыгы беленә. Бөерләр аларны бәвел аша тышка чыгара алмый. Бу инде авыруның соңгы стадиясе. Тора-бара бәвел бүленеп чыгу кими, көннәрдән бер көнне бөтенләй килми башларга мөмкин. Гомумән, гемодиализ үзәкләренә йөрүче сырхауларның 90 процентының бәвеле юк. Сыеклык эчтәге тукымаларга җыелып барганлыктан, кул-аяклар шешенә. Аларны чыгарып тормасаң, организм агулана һәм кеше үлә. Артык сыеклыкны “ясалма бөер” аппаратлары ярдәмендә генә чыгарып була.

Хроник бөер җитенкерәмәве күбесенчә пиелонефрит, гломерулонефрит белән авыручыларда, озак еллар кан басымыннан, шикәр диабетыннан интеккән хасталарда күзәтелә. Дөрес, бу авырулар барлык очракта да шуның белән тәмамлана, дип әйтеп булмый. Бездә, кызганычка каршы, һәр поликлиникада да нефрологлар штаты булдырылмаган. Алар, гомумән, аз әзерләнә. Чирнең еллар буе ачыкланмавының тагын бер сәбәбе әнә шуннан.

Дөньяда 1,5 миллионнан күбрәк авыру яшәүләрен гемодиализ һәм трансплантация аркасында саклап калалар һәм бу сан прогноз буенча киләсе 10 елда икеләтә артачак. Системалы тикшерү ярдәмендә диабет яки гипертония диагнозы белән авыруны иң башында күреп алу һәм профилактиканың гади ысулы бар икәнлеге турында шактый аз билгеле. Гади һәм кыйммәт булмаган сидек анализы бөерләрнең башлангыч стадияләрдә бозылуын күрсәтергә рөхсәт итә. Әгәр авыру иртә билгеләнгән икән, эффектив дәвалау билгеләргә мөмкин. Соң билгеләнсә, бөерләр авыруы бөер эшчәнлегенең җитәрлек булмавына кадәр көчәя һәм диализ һәм трансплантацияләр кирәклегенә китерә.

Нефроптоз - бөер төшүе.

Сидек юлының бөгелүенә китерә – сидекнең чыгаруы бозыла – ялкынсыну килеп чыга (цистит, пиелонефрит) – ХБҖ (хроник бөер җитешмәүчәнлеге).

Гемодиализ үзгәртү

Гемодиализ вакытында организмнан агулы матдәләр чыгарыла, кан чистартыла. Аны икенче төрле «ясалма бөер аппараты» да диләр. Бавырда цирроз булган, яман шеш авырулары белән интегүчеләр, үзәк нерв системасы авырулары булган очракта, инфаркт кичергән кешеләр, наркоманнар, психик авырулар әлеге җиһаздан файдалана алмый.

Бөер күчереп утырту үзгәртү

Хроник бөер җитенкерәмәве белән авыручыларга диализдан тыш тагын бер ысул тәкъдим ителә – бөер күчереп утырту (трансплантация). 1933 елда дөньяда беренче тапкыр Ю. Вороной кешегә кеше бөерен күчерү буенча операция ясаган. Әмма ул уңышсыз булган. Беренче уңышлы тәҗрибәне 1954 елда Джозеф Мюррей ясый. Россиянең медицина статистикасы күрсәтүе буенча, мең кешенең өчтән бере генә донорны көтеп алу бәхетенә ирешә. Бу җәһәттән 1992 елдан Россия Федерациясенең “Кеше әгъзаларын ңәм тукымаларын күчереп утырту турында”гы законы да гамәлдә. Донорлар ике төргә бүленә. Беренчесе – авыруга туган-тумачаларның бер бөере күчереп утыртыла ңәм алар икесе дә исән кала. Икенче очрак кешенең үләр сәгате якынлашкач, бөерләрен алып, авыру кешегә куела. Алынган бөер 24 сәгать эчендә күчерелеп утыртылырга тиеш. Әгъза, кешенең баш мие үлгәч, ләкин әле йөрәге туктарга өлгермәгәндә алына. Казанда да бу эш белән 1989 елдан шөгыльләнәләр. Бөер күчереп утыртылган кешеләрнең 79 проценты нормаль яшәеш алып бара – алар укый, гаилә кора, балалар үстерә. Ун күчерелгән бөернең фәкать берсе эшләп китә алмаска мөмкин.[4]

Дөньякүләм бөерләр көне үзгәртү

2006 елдан бирле март аеның икенче пәнҗешәмбесе рәсми рәвештә Дөньякүләм бөерләр көне дип санала (Дөньякүләм бөер авырулары белән көрәшү көне). Ул Дөньякүләм нефрологик җәмгыять (International society of nephrology) һәм Халыкара бөер фонды федерациясе (International federation of kidney-foundation) инициативасы буенча үткәрелә. Бөергә шундый игътибар бөер эшчәнлекләре җитәрлек булмаган авырулар санының үсүе аркасында барлыкка килгән.[5]

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. В.Б. Захаров, Н.И. Сонин. Биология. 7нче класс.
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-10-18, retrieved 2014-12-14 
  3. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. — Казан: КДМУ, 2013. — 126 бит.
  4. Бар да бљергђ ќыела, archived from the original on 2016-03-13, retrieved 2014-12-14 
  5. Дөньякүләм бөерләр көне, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-12-14 

Чыганаклар үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү