Шикәр авыруы

(Диабет битеннән юнәлтелде)

Шикәр авыруы, шикәр диабеты, шикәр чире (лат. diabetes mellītus) – эндокрин системага бәйле, инсулин гормонының абсолют яки өлешчә җитешмәве аркасында гипергликемия (кан составында глюкозаның күтәрелүе) башлана торган авырулар төркеме. Авыру хроник агышы һәм кеше организмында булган барлык матдәләр алмашы процессларының (углеводлар, майлар, аксымнар, минераллар һәм су-тоз) бозылуы белән аерылып тора. Кешедән башка бу төр авыру кайбер хайваннарга, мәс. мәчеләргә хас.

Шикәр авыруы
Сурәт
Кайда өйрәнелә Эндокринология
Саклык белгечлеге диабетология[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару пиколинат хрома[d][1], voglibose[d][2] һәм Insulin Lispro[d][3]
Риск факторы материнское курение[d][4]
ICD-9-CM 250[5][6]
NCI Thesaurus идентификаторы C2985[5] һәм C2985[6]
Commons-logo.svg Шикәр авыруы Викиҗыентыкта

Кешенең ашказаны астында инсулин дип аталучы гормоннар эшләп чыгара торган ашказаны асты бизе бар. Төрле татлы һәм углеводлы азыклар ашаганда шул инсулин аларны энергиягә әйләндерә, һәм кеше әнә шул энергия белән яши. Әгәр инсулин җитешмәсә, кан составындагы глюкозаны нормада тоту һәм азык белән кергән углеводларны энергиягә әйләндерү процессы бозыла. Канда шикәр микъдары артык күбәя һәм сидек белән бүленеп чыга башлый. Менә бу инде шикәр авыруы барлыкка килүен аңлата.

Бүгенге көндә дөньяда 180 миллионнан артык кеше шикәр авыруыннан интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы шундый саннарны китерә. Алдагы елларга булган фараз да сөендерми: 2030 елга бу сан икеләтә артырга мөмкин. Татарстан Республикасында 100 меңнән артык кешенең тормышы инсулинга бәйле. Шуның 700е – балалар. Башкортстанда 79 мең 825 кеше шушы авыру белән җәфалана.[7]

Диабет авыруы (грек телендә «шикәрне күп югалту» дигән сүз) безнең эрага кадәр үк билгеле булган. Сидек күп бүленеп чыгу сәбәпле, кеше сыеклык югалтудан үлә, дип исәпләгәннәр.

Бу авыру, йөрәк-кан тамырлары чирләре һәм онкологик авырулардан кала, дөньяда өченче урынны алып тора. 1965 елда дөньяда диабет белән авыручылар 30 млн булган, ә 1972 елда аларның саны 70 миллионга җиткән. 2008 елда диабет белән авыручылар саны 200 миллионнан артып китә.

Белгечләр әйтүенчә, 2025 елга мондый авыруларның саны 380 миллионга җитәчәк. Россиядә шикәр диабеты белән авыручылар саны тагын да артып китәргә мөмкин дип фаразлыйлар. Без хәзер үк шикәр чирлеләр саны югары булган 10 ил арасына керәбез. Безнең илдә 2 миллионнан артык диабетик бар. Бу — рәсми статистика. Дөреслектә аларның саны тагын да күбрәк һәм 12-15 ел саен авыруларның саны ике тапкыр артып тора.

Диабет нигә арта? Ул ничек барлыкка килә? Билгеле, бу бүгенге комфорт өчен җәза! Без тәмле ашый башладык һәм бик аз хәрәкәтләнәбез. Диабет йогышлы түгел, ләкин мәкерле һәм куркыныч авыру.

Шикәр диабеты ясалма туклануда булган балалар арасында да күзәтелә.

Алар өчен катнашмадагы сыер сөте составында альбумин дип аталган аксым бар. Катлаулы реакцияләр нәтиҗәсендә, баланың организмында бета-күзәнәкләр кими, ә бу, үз чиратында, диабет авыруына китерә. ) Диабет кискен рәвештә һөҗүм итми, әкрен, астыртын гына эш итеп, • организмны җимерә. Аны «әкрен үтерүче» дип юкка гына атамыйлар. Сез үзегезне сәламәт дип уйлыйсызмы? Тик кандагы шикәрне үлчәмичә, тулы ; ышаныч белән болай раслап булмый. Авыру сезгә зыян салуын дәвам итә. 3 Әгәр аны туктатмасаң, сукыраю, гангренадан аякларны югалту янарга \ мөмкин. Яки бөерләр эшләмәс булыр... й Сүз уңаенда, миокард инфаркты һәм инсульт авырулары диабет белән авыручыларда ике тапкыр ешрак очрый.

Организмда диабет авыруына бәйле нинди тайпылышлар барлыкка килә? 1869 елда студент-медик Пауль Лангерганс кызыклы ачыш ясаган.

Ашказаны асты бизен өйрәнгәндә, ул зур булмаган утраучыклардагы күзәнәкләр өеменә игътибар иткән (соңрак аларны «Лангерганс утрау­ чыклары») дип атаганнар. Организмга кирәкле гормон — инсулинны шушы утраучыктагы күзәнәкләр эшләп чыгаруы ачылган. Ниндидер сәбәп аркасында бу күзәнәкләр «үлсә», организм глюкозаны үзләштерә алмый башлый. Сидектә һәм канда шикәр күләме артып китә. Диабет белән авыручыларның кан тамырлары аша «сироп» ага дип әйтергә була. Бу халәт канның ябышкаклыгына китерә, нәтиҗәдә канны йөртү өчен йөрәккә артык көч куеп эшләргә таләп ителә. Кан кечкенә капиллярларга үтеп керә алмый. Алар үз чиратында очлыкларны, күзләрне, нерв күзәнәкләрен кан белән тукландырырга тиеш булганлыктан, үз Вазыйфаларын тулысынча үтәми башлый. Бөерләргә дә авырлык туа, аларның каналчыклары киеренкелек белән эшли. Мондый гипергликемиядән (канда шикәрнең күп булуы) организм бик газаплана һәм яшәү өчен башка төр энергия чыганакларын катнаштыра. Беренче чиратта — майны. Менә шуңа күрә авырулар «сәбәпсез» ябыга башлый, углевод, аксым, минерал, тоз-су алмашы бозыла. Диабет организмны эчтән җимерә.

Табиблар диабетны ике төргә аералар. Беренчесе (инсулинга бәйле) 30 яшькә кадәр кешеләрдә еш очрый. Бала диабет авыруы белән туарга яки соңрак авырып китәргә мөмкин. Еш кына «беренче үсеп китү» пери­ одында (7-9 яшь) яки яшүсмер чорында, бета-күзәнәкләр акрынлап инсулин чыгаруны туктаталар һәм авыру үзенең активлыгын күрсәтә. Әле кичә генә сәламәт булган бала кинәт кенә авырый башлый... Ул ябыга, авырлыгын югалта, аны хәлсезлек чолгап ала, йөзе агарып китә, баланы сусау бик интектерә. Әгәр бала коса башласа, бу — начар билге. Косу шикәр дәрәҗәсенең бик югары күтәрелүен, организмда үзенчәлекле кетон матдәләр (ацетон — майлар, углевод һәм аксым алмашында уртак арадаш продукт булып торучы органик кушылмалар төркеме) җыела башлаганын күрсәтә. Әгәр моны сизми калсаң, аң югала һәм бик авыр кома барлыкка килә. Мондый шикәр чиренең характерлы симптомы — авыздан ацетон исе килү. Бу — бик куркыныч халәт. Авыруны кичектергесез хастаханәгә салу гына аның тормышын саклап калырга мөмкин! Ә алга таба даими рәвештә уколлар кадап яшәргә туры киләчәк.

Икенче төр шикәр диабеты вакытында (инсулинга бәйсез) организмда инсулин бар, ләкин ул нормаль яшәү өчен җитәрлек түгел. Бу — урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр чире. Соңгы елларда табиблар чаң кага: шушы типтагы диабет бик симез балаларда да очрый башлаган. Боларны аеру өчен табиблардан зур тырышлык һәм акыл таләп ителә. Икенче тип диабет вакытында инсулин гына кадау таләп ителми, авыру шикәр нисбәтен киметә торган дарулар кабул итеп тә яшәргә мөмкин.

Беренче тип диабетны тулысынча дәвалап булмый. Икенче тибыннан вакытлыча котылып торырга мөмкин. Әгәр артык тазарудан саклансаң, вакытында дарулар кабул итеп яшәсәң, озак вакыт авырмый тормыш итәргә була, һич югында диабет борчымый тора. «Татлы» авыру белән кем тизрәк чирләп китәргә мөмкин соң? Беренче

чиратта, диабет белән авыручының туганнары. Беренче тип диабет авыруы өчен нәселдәнлек зур роль уйный. Авыруга бирешү геннарның ярашуына бәйләнгән, ләкин бу — бала һичшиксез авырып китәр дигән сүз түгел. Аның өчен кузгатып җибәрүче көч кирәк. Бу рольне гадәти ОРЗ, кызамык, кызылча яки скарлатина авырулары башкара ала. Шулай ук агулы матдәләр һәм стресслар да эзсез калмый. Алар аутоиммун реакциягә китерергә мөмкин. Организм акылдан язган кебек үзенең бета-күзәнәкләрен «үтерә» башлый. Әгәр әнисе авыру булса, баланың диабет белән авырып китү куркынычы 2-3 процентка, ә әтисе авырса, 3-6 процентка артып китә.

Яшьләре 30 дан артып киткән кешеләр 2 иче тип диабетка бирешүчән ; булалар. Шикәр чиреннән интегүчеләрнең якын туганнарына (20 % : очракта) 2 нче тип диабет белән авырып китү куркынычы яный. Бу — авыруның нәселдәнлеккә бәйле булуын күрсәтә.

Авыру барлыкка килүдә геннар гына гаепле түгел, аз хәрәкәтле тормыш ; рәвеше алып бару да төп сәбәп булып тора. Белгечләр әйтүенчә, дөньяны ; чолгап алган симерү эпидемиясе диабетның бик тиз артуы белән куркыныч.

Соңгы 10 ел эчендә генә дә симез кешеләр арасында эндокринологик ; авырулар саны 51 % ка үскән. Кайбер этник группалар шикәр чиренә би- ’ решүчән, әйтик, Америка Кушма Штатларындагы индеецларның 50 % ында, Науру утравында яшәүчеләрнең 40 % ында икенче типтагы диабет < авыруы булуы күзәтелә.

Шикәр диабетының клиник картинасы симптомнарга шактый бай.

Авырулар эшчәнлек сәләтенең кимүен сизәләр, кайвакыт аларны оча ; арасындагы кычыту интектерә. Тамырлар киңәю нәтиҗәсендә, авыру кешедә бит, яңак, ияк тиресенең кызаруын, уч төбе һәм табан арты тиреләренең саргаеп китүен күрергә була. Тире коры, кубыкланып тора, кайвакыт тиредә чуан, тирене еш кашудан яралы җәрәхәтләр барлыкка килә.

Аерым очракларда сулыш органнарында диабетның бронхит, пневмония, туберкулез авырулары белән бергә баруы күзәтелә. Авыз куышлыгы һәм телнең лайлалы тышчасы коры була. Диабет белән авыручыларда пародонтоз авыруы очрый. Ашказаны согын тикшергәндә, ашказаны ; сыекчасында хлорид кислотасы аз булуы яки бөтенләй булмавы ачыклана. Әгәр диабет озак вакыт декомпенсация (авыру организмда функциональ бозылуларны һәм структур үзгәрешләрне төзәтү механизмнарының җитәрлек эшләмәве яисә тулысынча югалуы) рәвешендә барса, бавырда ] май дистрофиясе һәм цирроз барлыкка килә.

Шикәр чире вакытында бөер кан тамырларының артериосклерозы барлыкка килеп, гипертониягә, ретинопатиягә (күз челтәр катлавының җилсенүсез зарарлануы) һәм альбуминуриягә (аксымның сидек белән бүленеп чыгуы) китерергә мөмкин. Еш кына пиелонефрит авыруы барлыкка килә.

Күп очракта шикәр диабеты белән авыручыларның күзләр белән проблемалары туа. Кайвакыт бу халәт бөтенләй сукыраюга китерергә мөмкин. Күз зарарлануының бер төре — ретинопатия. Шикәр диабеты белән авырганда, күзнең челтәр катлавында экссудат (сыекча) булу, күздәге сары тапның пигментлы аномалиясе ретинопатиянең билгесе булып тора. Катаракта авыруы барлыкка килү куркынычы да бар.

Нерв системасындагы үзгәрешләр. Күп очракта полиневрит (периферик нервлар ялкынсынуы) авыруы күзәтелә. Үзәк нерв системасының зарарлануы баш авыртулары, йокы бозылуы, эшчәнлек сәләте кимү кебек симптомнар белән характерлана.

I. Диабетның катлаулануы — диабет комасы авыруны үлемгә китерүче сәбәп булып тора. Ул дөрес дәваламаганда, ашау рационында углеводлар азаеп киткәндә, үтә көчле инфекцион авырулар, травма, нерв киеренкелеге вакытында, авыру дәвалау режимын бик еш бозганда, алкоголь белән мавыкканда күзәтелергә мөмкин.

Авыруларда кайбер очракта гипогликемия (канда глюкоза микъдары нормадан түбән булу) комасы күзәтелә. Бу кома авыруларның ризыгында углевод аз булган яки авыруны инсулин белән дәвалаганда препаратны артык күп керткән очраклар өчен хас. Кома тиз барлыкка килә, хәтта ; берничә минут дәвамында авыру аңын югалтырга мөмкин. Ул башланыр алдыннан авыру көчле ачыгу тойгысы кичерә, аны хәлсезлек интектерә, тирләп чыга, тәне калтырый башлый, психик һәм хәрәкәт киеренкелеге : барлыкка килә. Кома халәтендә аның кул-аяк мускулларының тонусы : артып китә, көзән җыера, күз карасы киңәя. Артериаль кан басымы кайвакыт күтәрелгән була, пульс тигезсез. Тикшергәндә канда шикәр дәрәҗәсе түбән булу ачыклана, бәвелдә ацетон белән шикәр булуы күзәтелми. Мондый авыруларның организмына глюкоза кертү аларның хәлен җиңеләйтә: венага глюкоза эремәсен кадагач, авыру аңына килә. Күргәнебезчә, шикәр диабеты шактый катлаулы авыру. Шуңа күрә аңа : вакытында диагноз кую, авыруның үсешен акрынайтып, сәламәтлеккә : салган зыянын киметү — мөһим чара булып тора, һәр кешегә елга ике ч апкыр тикшерелүне, канда глюкоза дәрәҗәсен белеп торуны киңәш ителә.

Бу бигрәк тә авыру янаган кешеләр группасына керүчеләр өчен мөһим.

Шикәр диабетына канны иртән ач килеш тапшыралар, тәүлек дәвамында кан составын тикшерү дә таләп ителергә мөмкин. Диагноз кую өчен тәүлек буена җыелган бәвелдәге шикәр күләмен һәм бәвелнең аерым порцияләрен тикшерәләр. Сиздерми генә бара торган диабетны ачыклау өчен, иртән ач килеш тапшырылган канны һәм ашаганнан соң 2-3 сәгать буе һәр 30 минут саен канны тикшерәләр.

Шикәр диабеты белән авыручы кеше булган гаиләләр өчен глюкометр дигән прибор бик уңайлы. Бу прибор белән тикшергәндә, анализ ясау өчен : кечкенә генә кан тамчысы кирәк, ә тикшерү вакыты 5-10 секундтан артмый. Дәвалауны организмда шикәрне киметә торган препаратлар, диета, физик йөкләнешләр һәм инсулин кулланып алып баралар. Диетаны шикәр диабетының барлык типлары булганда да, физик йөкләнешкә бәйле рәвештә кулланырга таләп ителә. Аның төп принциплары: авыруга тәүлек буена ; җитәрлек калорияле шәхси диета сайлау; диетага физиологик кирәкле аксым, май, углевод, витаминнарны кертү; калорияләрне тигез бүлеп ашату, Уртача физик йөкләнеш вакытында авыруларга 16-20 % аксым, 20 -30 % май, ; 50-60 % углевод кирәк. Диета гәүдәнең 1 килограммына 1 -1,5 г нисбәтеннән аксымлы ризык ашауны күздә тотарга тиеш, углеводлар 125 г нан да ким - булмавы шарт, ризык составында чистартылган углевод булырга тиеш түгел.

Ризыкны көн буена 4-5 тапкыр бүлеп ашыйлар: иртәнге аш гомуми тәүлек ризыкның 25 % ын, иртәнге әбәт 15-20 %, төшке аш — 40-45 %, кичке аш — 20 % ын тәшкил итәргә тиеш. Продуктлар җыелмасын аерым таблица яр­ дәмендә төзиләр.

Инсулин һәм таблеткалар белән дәвалауны, хастаханәләрдә тикшерү уздырганнан соң, тәҗрибәле эндокринологлар билгели. Сәламәт тормыш рәвеше алып барган, туклану режимын саклаган, табиблар билгеләгән дәваны төгәл үтәгән авырулар шактый сыйфатлы тормыш алып баралар, озак яшиләр.

КлассификациясеҮзгәртү

Шикәр чире (ШЧ) — нәтиҗәлеге җитәрлек булмау яки эндоген инсулин дәрәҗәсенең кимүе аркасында төрлечә чагылган дәвамлы гипергликемия белән сыйфатланган киң таралган чир. Диабет Бөекбритания халкының якынча 2% диабет белән интегә. ША гадәттә ике төргә аералар.

1. I типтагы шикәр чире(ювениль шикәр чире, инсулинга бәйcез шикәр чире) гадәттә 10-20 яшьтә үсеш ала, кискен полидипсия, полиурия, никтурия һәм тән авырлыгын югалту белән билгеләнә. HLA-DR3 һәм HLA-DR4 антигеннары белән бәйләнеш бар. Патогенезның нигезе ашказаны асты бизе күзәнәкләренең аутоиммун җимерелүе санала. Авырулар ябык күренә һәм чирнең күренеше эндоген инсулинның тулаем булмаганда бара.

2. II типтагы шикәр чире(өлкәннәр диабеты, инсулинга бәйле шикәр чире) 50-70 яшьтә ешрак үсеш ала. Авырулар еш кына симез була, чагылган вакытта чагыштырмача инсулин җитмәве һәм/яки перифериядә инсулинга резистентлык була. Чир еш кына симптомсыз бара  һәм очраклы рәвештә ачыклана. Башка очракларда ул үзен тире, вульва, җенси әгъза башының кабатланучы инфекциясе яки өзлегүләре белән билгеләнә, мәсәлән пыяласыман җисемгә кан саву.

ТикшерүләрҮзгәртү

•      Ашамаганда канда глюкоза күләме 6,7 ммоль/л.

•      Глюкоза күләме очраклы рәвештә 10,0 ммоль/л югары ачыклана.

•      Шикле диагнозда глюкозага толерантлык сынавы кирәк.

•     Гликозилацияләнгән гемоглобин (HBAlc) алдагы 6 атна эчендә канның уртача глюкоза күләмен күрсәтә. Гадәттә, гемоглобинның 4-8% гликозилацияләнгән, бу күрсәткечнең артуы гликемиянең идарәсе җитмәвен күрсәтә. Бу күрсәткеч, дәвалауның нәтиҗәлеген, төрле вакытта кан глюкозасын бер тапкыр үлчәүгә караганда, төгәлрәк күрсәтә.

•     Сидекне глюкозуриягә тикшерү - шикәр чирен идарәдә тотуның начар һәм төгәл булмаган ысулы.

NB Глюкозурия шикәр чире булуы турында аңлатмый, чөнки ул глюкозаның бөер белән бүлеп чыгаруының түбән чиген чагылдыра ала.

Системалы өзлегүләрҮзгәртү

1.   Бөер. Нефропатия башта микропротеинурия белән билгеләнә. Нәтиҗәдә бөернең авыр зарарлануы диализ яки трансплантация таләп иткән бөер җитешсезлегенә китерә ала.

2.     Йөрәк-кан тамырлары

•      Коронар артерияләрнең көчәюче атеросклерозы.

•      Аскы очлыкларның артерияләре атеросклерозы ишемияле яраларга, табан һәм бармаклар гангренасына китерә ала (рәс. 24.41a).

3.     Неврологик

•      Сенсорлы полинейропатия күбесенчә табаннарны «оекбаш һәм оек» төрендә зарарлый һәм табаннар кысылу урыннарында авыртмас нейротрофик тишүче җәрәхәтләр (рәс. 24.41б) һәм дегенератив артропатияләр (Чаркот буыннары) ясалу сәбәбе була ала.

•      Микроангиопатия нәтиҗәсендә, баш мие нервлары парезы барлыкка килә ала, классик яктан VI яки III БМН.

4.     Тире

•      Бактерия һәм гөмбә инфекцияләренә бирүчәнлек арту (рәс. 24.41в).

•      Аскы өслек табанында һәм бармакларында кабарчыклар ясалу.

•      Липоидлы некробиоз, балтырда тигезсез кырлар һәм ялтыравыклы үзәк белән балавызсыман төерчәләр барлыкка килү белән сыйфатлана (рәс. 24.41г).

•      Инсулин салу урыннарында липодистрофия.

•      Сирәк очракта очлыкларда гранулемалар барлыкка килә, алар шома боҗрасыман төерчәләрдән гыйбарәт.

NB Нейропатия белән кан тәэмин итү җитешсезлеге һәм инфекцияләргә югары бирешүчәнлек гадәттә очлыклар гангренасына китерә («диабет табаны»).

Офтальмологик күренешләреҮзгәртү

1.     Еш

•      Ретинопатия.

•      Иридопатия (төсле катлауның чыгылган дистрофиясе).

•      Рефракциянең тотрыксызлыгы.

2.       Еш булмаган

•      Кабатланучы арпалар.

•      Ксантелазмалар.

•      Картлык катарактасының иртә үсеше.

•      Неоваскуляр глаукомага китерә алган төсле катлау рубеозы.

•      Күз йөртүче нервларның парезы.

•      Мөгезкатлау сизгерлеге кимү.

3.       Сирәк

•      Күрү нервы зарарлануы.

•      Бәбәк җавапларының диссоциациясе.

•     Вольфрам синдромы: күрү нервының көчәюче атрофиясе һәм күп санлы неврологик һәм системалы какшаулар.

•     Тиз үсүче катаракта.

•     Рино-орбиталь мукоромикоз.

СимптомнарыҮзгәртү

Якынча безнең эрага кадәр 1550 ел белән билгеләнгән папирус кәгазендә авыруның билгеләре һәм аны дәвалау турында сүз алып барыла.

Хәлсезлек, авыз кибү, ябыгу, бер үк вакытта аппетит көчәю, артык тирләү дә шик тудырырга тиеш.

Шикәр чирен I һәм II типларга бүлеп йөртәләр. I тип шикәр авыруы башланган кеше күп итеп су эчә башлый. Шул рәвешле сидек тә күп килә, тыныннан ацетон яки черегән бәрәңге исе килүчән. Ә II типта кешеләрнең тәненә шешек чыга башлый, күзләре начар күрә, парадонтоз булып тешләре коела башлый. Кайчак кеше еллар буенча шулай йөреп, үзенең шикәр чире белән авыруын белмәскә дә мөмкин. Шуның өчен дә 30-40 яшьтән узган һәркем үзенең канында шикәр микъдарын даими рәвештә тикшертеп торырга тиеш. Шулай ук туганнары арасында шикәр авыруы белән чирләүче кеше булса да, ике дә уйлап тормастан, табибка барып анализ тапшырырга тиеш. Ата-ананың икесе дә диабетик булса, баланың аның белән авыру ихтималы 100 процентка якынлаша.

II тип шикәр авыруы килеп чыкмасын өчен, олы кешеләргә (гомумән, 40 яшьтән узгач) бик үк шикәрле азыклар белән мавыгу кирәкми.

Шикәр чирле кешеләрнең 50%ы йөрәк-кан тамырлары авырулары нәтиҗәсендә якты дөнья белән хушлаша. Белгечләр фикеренчә, кирәкле гамәлләр күрелмәгән очракта, алдагы 10 елда әлеге авыру белән бәйле үлем-китемнең 50%ка арту ихтималы бар.

Шикәр авыруы сәбәпләреҮзгәртү

Диабет – йогышсыз. Диабет килеп чыгуга сәбәп булучы факторлар арасында беренче урында – нәселдәнлек. Нәселдә, гаиләдә кем дә булса диабет белән авырый икән, аның сездә дә килеп чыгу ихтималы зур. II төр диабет вакытында нәселдәнлекнең тәэсире тагы да зуррак. Ул 80 процент очракта ата яки ана линиясе буенча күчә. Ә инде ата-ананың икесе дә диабетик булса, баланың аның белән авыру ихтималы 100 процентка якынлаша. Ата-аналар алдан ук балаларын моңа әзерләргә – авыру ихтималы, аннан саклану чаралары турында аңлатырга тиешләр. Диабетның икенче төп сәбәбе – симерү. Бәхеткә каршы, әгәр кеше аның белән даими көрәшсә, бу факторны булдырмаска да мөмкин. Өченче сәбәп – инсулин эшләп чыгаручы бета-күзәнәкләрнең зарарлануы. Бу панкреатит, ашказаны асты бизе рагы, башка эчке секреция бизләре авырулары нәтиҗәсендә килеп чыга. Дүртенче сәбәп – вируслы инфекцияләр: кызылча, чәчәк, эпидемик гепатит, грипп һәм башкалар. Бу инфекцияләр авыруны үзләре китереп чыгармыйлар, ә бәлки, аны хәрәкәткә җибәрүче механизм ролен үтәргә мөмкиннәр. Мәсәлән, уңай нәселдәнлек билгеләре булган симез кеше грипп белән авырый икән, бу аның өчен куркыныч. Бишенче урында – нервлар стрессы. Уңай нәселдәнлек билгеләре һәм артык авырлыгы булган кешеләргә аннан саклану яхшы. Алтынчы урында – яшь. Олыгайган саен, авыру ихтималы арта бара. Кайбер белгечләр диабетны “цивилизация авыруы” диләр. Ягъни күп очракларда аңа тиз үзләштерелә торган углеводларга бай булган азыкны күп куллану сәбәпче була. Бик сирәк очракларда гормональ бозылулар да диабет китереп чыгара.[8]

Шикәр диабетының I тибы инсулин җитми башлагач барлыкка килә. Ул еш кына бала яки яшүсмер вакытта үсеш ала, әмма өлкәннәрдә дә килеп чыгарга мөмкин. Аның барлыкка килүендә в-күзәнәкләренең җимерелүе сәбәпче. Авыруның беренче билгеләре күзәнәкләр 80-90 процентка үлгәч күренә башлый. Бу организмга токсин матдәләр һәм вируслар тәэсир итү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Шикәр диабеты белән кызылча, су чәчәге, кызамык авыруларыннан соң яки колак арты бизе шешүдән соң да чирләп китәргә мөмкин. Табиблар шулай ук нәселдәнлекнең дә шикәр авыруы барлыкка килүдә сәбәпче булуын әйтә: әти-әни шикәр чире белән авырый икән, балаларда да аның барлыкка килү ихтималы арта.

Шикәр чиренең II тибы, гадәттә, өлкән яшьтәгеләрдә барлыкка килә. Бу вакытта ашказаны асты бизе күзәнәкләре, эшләвен дәвам итеп, инсулин бүлеп чыгарса да, бавыр, мускулларның һәм майлы тукымаларның күзәнәкләре моны кабул итми. Өстәвенә, организмга шикәр күбрәк кергән саен, күзәнәкләрнең инсулинны сиземләве шуның кадәр кими бара.

Шикәр нормасыҮзгәртү

14 яшькәчә балаларда – 3,33-5,55 ммоль/л;
олыларда – 3,89-5,83 ммоль/л;
60 яшьтән узучыларда – 6,38 ммоль/л;
бала көткән вакытта – 3,3-6,6 ммоль/л булырга тиеш

ДәвалауҮзгәртү

1922 елдан бирле шикәр диабетын инсулин белән дәвалыйлар. Әлеге күпләр өчен яшәү чыганагы булган инъекцияне Канаданың яшь галиме Фредерик Бантинг уйлап таба һәм, беренче тапкыр аны кулланып, 14 яшьлек малайның гомерен саклап кала. 1991 елдан башлап ноябрь аенда (14 ноябрьдә – инсулинны уйлап табучының туган көнендә) Бөтендөнья шикәр авыруы белән көрәш көне билгеләп узыла. Бантингка һәм аның хезмәттәше Маклеодка Нобель премиясе тапшырыла.

Дәвалау

I типтагы диабет белән авыруларга инсулин кулланырга кирәк; II типтагы диабетта тән авырлыгын киметергә, физик эшчәнлек һәм диетага нигезләнгән тәртипне үтәргә кирәк, еш кына гипогликемия чаралары һәм инсулин кабул итү белән бергә. Сәдәпле шикәр киметүче препаратларга сульфонилсидекчә ясалмалары (мәсәлән, гликлазид, глипизид) һәм бигуанидлар (мәсәлән, метформин) керә. Шулай ук ​​барлык бергә барган чирләрне дәвалау мөһим, аеруча гипертония һәм гиперлипидемия. Шикәр чире белән авырулар кан басымын 140/80 мм тк. бг. артмаска тиеш.

Менопауза һәм диабетҮзгәртү

Статистика шуны күрсәтә: алга киткән илләрдә XXI гасыр башында 40- г 50 яшьтәге ир-атлар, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан хатын-кызлар = белән чагыштырганда күбрәк үләләр. Ләкин 50 яшь чиген узганнан соң хатын-кызлар бу «ярыш»та ирләрне куып җитеп кенә калмый, инфаркт, инсульт авыруларыннан күбрәк тә үлә башлый. XX гасырда уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә шул ачыкланган: бу халәткә климактерик чорда барган көчле эндокрин һәм метаболик үзгәрешләр, шулай ук шикәр диабеты белән авыручыларның углевод һәм май алмашы бозылу сәбәпче.

Шикәр диабеты ике төрле була һәм икенче төр диабет белән авыручыларның саны бик күпкә артык. Икенче төр диабет хатын-кызларда күп очракларда климактерик чорда башланып китә. Шуңа күрә менопауза барышына шикәр диабеты йогынтысы мәсьәләсе бүгенге көндә хатын-кызлар сәламәтлеген саклауда зур урын алып тора. Бер-берсен авырайта торган бу ике халәт нәтиҗәдә үлемгә китерүче авырулар барлыкка килү куркынычын арттыра. Шикәр диабеты белән авыручының менопауза : чоры башланса, углевод алмашының декомпенсациягә (авыру организмда функциональ бозылуларны һәм структур үзгәрешләрне төзәтү механизмнарының җитәрлек эшләмәве яисә тулысынча югалуы) китерү куркынычы туа һәм бу шикәрне киметү чараларын арттыруны таләп итә.

Икенче яктан, авыру хатын-кызларның күбесе, углевод алмашы бозылу нәтиҗәсендә, бу чорны башкаларга караганда авыррак уздыра. Бу хәл шул ягы белән дә начар: шикәр диабеты фонында менопауза сәламәт хатын-кызларга караганда 3-4 ел иртәрәк башланып китә. Россиядә төньяк климатик шартлар күбрәк булганлыктан, хатын-кызларда климакс иртәрәк күзәтелә. Бу чор Россиядә якынча 45-47 яшьтә башлана (Франциядә — 50-53 яшьтә), димәк, шикәр диабеты белән авыручы хатын-кызлар бу үзгәрешне 42-43 яшьтә көтәргә тиеш. Иртә климакска психик-эмоциональ бозылу да китерергә мөмкин. Бик , күп хатын-кызларның менопаузасы симезлек белән бәйле. Тән массасы арту инсулин бүленеп чыгуның көчәюенә китерә, нәтиҗәдә, күзәнәкләрнең - инсулинга сизгерлеге югала, канда шикәр арта башлый. Инсулинның күп бүленеп чыгуы башта углевод, тора-бара май, шулай ук холестерин алмашы процессын боза. Алга таба вак һәм эре кан тамырларында катлауланулар барлыкка килә. Беренчеләре күзнең челтәр катлавын, бөерләрне кан белән тәэмин итүгә кагылса, икенчеләре йөрәк миокардын һәм баш миен зарарлый. «Климактерик диабет» вакытында йөрәк һәм баш мие кан тамырларының склерозлашу процессы кискен характерда бара, яман сыйфатлыга әверелә, кан тамырларында тромбоз барлыкка килү, инсульт һәм инфаркт куркынычы арта. Сидек бүлеп чыгару һәм җенси функция бозыла. Бу халәткә беренчедән, глюкозурия (сидектә глюкоза булуы), компенсацияләшмәгән диабет

башлану, икенчедән, менопауза чорында эстроген гормоны җитешмәгәнлектән, сидек чыгару юлларының лайлалы тышчасы атрофиясе, өченчедән, диабет вакытындагы вегетатив полиневропатия китерә. Моның нәтиҗәсендә сидек куыгының тулуын контрольдә тотучы рецепторларның сизгерлеге кими.

Глюкозурия һәм лайлалы тышчаның атрофиясе сидек уздыру юлларына авыру йогу куркынычын арттыра. Стресска бәйле сидек тотмау башлана.

Бу — хатын-кызның тормыш сыйфаты начарлануының берседер, бәлки.

Авыруны ике белгеч — эндокринолог һәм гинеколог бергә тикшерергә тиеш. Даруларны канда күпме холестерин булуга карап һәм канның оешучанлыгын тикшереп билгелиләр. Авыруларга кан составындагы шикәрне генә түгел, кан басымын, гәүдә массасын даими рәвештә үлчәп торырга кирәк. Ашау рационыннан терлек майларын, чистартылган угле­ водларны чыгару таләп ителә. Тәүлеклек ризыкның туклыклыгы 1500 ккал дан артмаска тиеш. Даими физик йөкләнеш (көненә 30 минуттан да ким җәяү йөрмәскә) булдырырга тырышыгыз, тәмәке тартуны, спиртлы эчем­ лекләр эчүне ташларга кирәк.

Климактерик чорда хатын-кызларның күкәйлекләрендә эшләнеп чыга торган гормоннар дефицитын дару рәвешендәге гормоннар белән компен­ сацияләп була. Бу — хатын-кызларны менопауза вакытында төрле катлау­ ланулардан коткарырга булыша. Кызганычка каршы, Россия хатын-кызлары мондый даруларны сирәк кулланалар. Көнбатыш илләрендәге климакс чорына җиткән хатын-кызларның 90 % ы мондый даруларны кире какмый.

Менопауза вакытында диабет катлаулануларын дарулар белән дәвалау гына түгел, пациентканың сәламәт тормыш режимы саклавы һәм бу режимны төгәл үтәп алып бара белүе дә кирәк.

БАЛАДА ШИКӘР ДИАБЕТЫҮзгәртү

Эндокрин системага бәйле авырулар арасында балаларда шикәр 9 диабетының киң таралуын искә алырга мөмкин. Ул күкрәк яшендәге а сабыйларда да, өлкәнрәкләрендә дә очрый. Ешрак мәктәп яшендәге балалар да күзәтелә. Шикәр диабетының беренче билгеләре (грипп һ.б 9 кебек) йогышлы авырулар, физик һәм психик имгәнүләрдән соң күзәтелә. Бу авыру турында сүз алып барганда, нәселдәнлекне истән чыгарырга ярамый. Әгәр сабыйның әти-әнисе яки берәр туганы шикәр диабеты белән авырган икән, баланың да авыруы мөмкин.

Бу чирне шикәр диабеты дип атауның сәбәбе шунда: авыру вакытында организмда шикәр-глюкоза әйләнеше бозыла һәм аның иң характерлы билгесе—сидектә шикәрнең күбәюе күзәтелә. Кандагы глюкоза ашказаны асты бизе күзәнәкләрендә эшләнә торган махсус гормон — инсулин белән көйләнә. Инсулин әйләнеше бозылу канда глюкоза дәрәҗәсе кимүгә китерә (гипогликемия) һәм бөерләрнең шикәрне канда тотып тору сәләте бозыла.

Шул сәбәпле глюкоза сидек белән бүленеп чыга (глюкозурия).

Шикәр диабетының төп билгеләре: еш сиясе килү, яхшы аппетит булса да ябыгу, лайлалы тышчалар һәм тиренең кибүе. Балаларның тиресе кычыта, эренле бетчәләр барлыкка килә, иммунитет кимү сәбәпле, сызлавыклар чыгуы мөмкин. Баланың үз-үзен тотышы да үзгәрә: ул тиз кызып китүчәнгә әйләнә, тиз арый башлый, аның еш кына башы авырта. Тикшерү барышында авыруның сидегендә шикәр (глюкоза) һәм ацетон Я табыла, канда глюкоза дәрәҗәсе арта. Шикәр диабетын дәвалау озак һәм даими алып барыла, дәва — инсулин препаратларын куллануга, билгелән диетаны саклауга нигезләнә. Инсулин белән дәвалау организмда җи геп бетмәгән бу гормон нисбәтен тулыландырудан гыйбарәт. Ашказаны асты бизенең тукымаларында аның кимүен туктату дигән сүз. Инсулин терапиясе авыруның нәтиҗәләрен шактый киметергә ярдәм итә, матдәләр алмашының яхшыруына китерә.

Инсулин кертү һәм препаратлар сайлау бары тик табиб-эндокринолог тарафыннан гына башкарыла.

Диетаны тиешенчә саклау бик әһәмиятле. Көнгә 5 тапкыр ашарга тәкъдим ителә: иртәнге аш, икенче иртәнге аш, көндезге аш, төшке аш, кичке аш.

Болай туклану азык матдәләренең организмга көн дәвамында тигез керүен тәэмин итә. Баланың рационында майлар һәм углеводларның күпме булуын тикшереп торырга, ә артып киткәндә, аларны азрак бирергә кирәк.

Рациондагы шикәрнең бер өлешен ксилит яки сорбитлы махсус дәвалау матдәләре, углеводларның бүтән төрләре белән алыштырырга мөмкин.

Шикәр диабетын дәвалауның әһәмияте турында яхшы белергә кирәк.

Табибның бөтен күрсәтмәләрен төгәл үтәү генә авыруны туктатырга ярдәм итәчәк. Шикәр диабеты катлауланып киткәндә, гипергликемия һәм гипогликемия булу хәлсезлеккә, ә кайбер очракта комага китерергә мөмкин. Бу очракта ашыгыч медицина ярдәме таләп ителә.

ИскәрмәләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү