Аргун (шәһәр)
Аргун (чеч. Устрада-ГӀала, рус. Аргун) — Чечнәда урнашкан шәһәр, республиканың халык саны буенча бишенче шәһәре.
Аргун | |
---|---|
![]() | |
Ил | Русия |
Республика | Чичәнстан |
Район | Аргун районы |
Координатлар | 43°18'N, 45°52'E |
Нигезләнгән | XVIII гасыр |
Мәркәз биеклеге | 115 м |
Халык саны | 29 528 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+4 |
Телефон коды | +7 87147 |
почта индекслары | 366281—366287, 366310 |
Рәсми сайт | gorod-kropotkin.ru |
Халык саны — 29 528 кеше.[1]
География үзгәртү
Шәһәр Чичән (Грозный) тау алдынгы тигезлегендә, Аргун елгасында, Грозныйдан 16 километр көнчыгышрак урнашкан. Тимер юл станциясе.
Тарих үзгәртү
XVIII гасырда нигезлнәнгән.
Чечен халкы депортациясеннән соң авылга Колхозное исеме кушылган. ЧИАССР торгызылудан соң Аргун (елга исеме буенча) исеме кушыла.
1962 елда — шәһәр тибындагы бистә, 1967 елда — шәһәр статусы бирелә. Чечен сугышлары вакытында зур зарар күргән.
Халык үзгәртү
1970[2] | 1979[3] | 1989[4] | 2002[5] | 2010[1] |
---|---|---|---|---|
15 148 | 21 652 | 25 491 | 25 698 | 29 528 |
Милли состав үзгәртү
Милләт | 1970[6] | 1979[7] | 1989[8] | 2002[9] |
---|---|---|---|---|
чеченнар | 62,1% | 79,0% | 89,1% | 98,1% |
руслар | 29,9% | 16,3% | 8,1% | 1,1% |
Икътисад үзгәртү
Азык-төлек сәнәгате өчен җиһазларны җитештерү заводы, шикәр заводы. Ит комбинаты. Йортлар салу комбинаты.
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-12-08
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ http://www.ethno-kavkaz.narod.ru/shali70.html
- ↑ http://www.ethno-kavkaz.narod.ru/shali79.html
- ↑ http://www.ethno-kavkaz.narod.ru/shali89.html
- ↑ [1]