Иван Әлиев
Иван Әлиев (Иван Михаил улы Әлиев, рус. Иван Михайлович Алиев) — совет хәрби эшлеклесе, генерал-майор (1943).
Иван Әлиев | |
---|---|
Туу датасы | 19 октябрь 1892 |
Туу урыны | Дагыстан, Тимер-Хан Шура |
Үлем датасы | 11 февраль 1964 (71 яшь) |
Үлем урыны | Волгоград |
Иялек | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Гаскәр төре | пехота |
Дәрәҗә | |
Җитәкчелек иткән | корпус командиры |
Бүләкләр һәм премияләр | |
Истигъфада | 1946, июнь |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1892 елның 19 октябрендә Тимер-Хан-Шура (хәзерге Дагыстан, Буйнакск) шәһәрендә туган. Татар.[1][2]
Белеме
үзгәртү- Җәяүле разведка мәктәбе һәм Александр III исемендәге 145- Новочеркасск җәяүле полкының өйрәнү командасы (Петроград, 1914).
- Павловск хәрби укуханәсен тәмамлаган (1916).
- Харкаудагы комсоставның югары кабатлау курсларында әзерлек бүлеген тәмамлый (1924).
- РККА югары хәрби-педагогия курсларын тәмамлый (1925).
Хәрби хезмәткә чакырылганчы Одессада рухани семинариясендә укый. 1908 елдан Одессада Гопп һәм Ингерның слесарь-механика остаханәләрендә, Мюльнер һәм «Гена» заводларында эшли. 1913 елдан хәрби хезмәттә.
- Румын фронтында прапорщик, җәяүле разведка командасы башлыгы.
- 1917 елдан Одессада кызыл гвардия отряды инструкторы.
- 1918 елдан РККА сафларында хезмәт итә.
- Көньяк һәм Көнчыгыш фронтларында алып барылган сугышларда катнаша.
- Украинада Шестопаловның партизан отрядында ярдәмче, соңрак башлык була.
- Кызыл Армиянең Курскидагы коммунистлар ротасында өлкән разведчик.
- Кызыл Армиянең аерым Курск марш батальонында ярдәмче, гренадёрлар командасы башлыгы, батальон командиры.
- 1919 елның апреленнән Көнчыгыш фронтның 5- армиясе составындагы запас полкта: гренадёрлар командасы башлыгы, техник рота командиры, аерым сапёрлар ротасы командиры, полкның хәрби-торак комиссиясе башлыгы.
- 1920 елда Одессадагы комсостав курслары ротасы командиры, августтан Кара диңгез яр буе оборонасы штабы разведка башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы, октябрьдән 14- армия составындагы 41- укчы дивизия штабында разведка башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы.
Хәрби карьера
үзгәртү- 1921 елдан Киев чик саклау округы ВЧК махсус бүлегендә оператив разведка бүлекчәсе башлыгы ярдәмчесе, сентябрьдән 194- чик батальонында рота командиры.
- 1922 елның башыннан ВЧК гаскәрләренең 112- аерым батальон роталары һәм махсус бүлекләр командиры, майдан ГПУ гаскәрләренең аерым 113- батальон командиры, августтан Украина хәрби округына керүче 23- укчы дивизиянең 67- укчы полкы командиры урынбасары, аннары 51- Перекоп һәм 15- укчы дивизияләрдә батальон командиры.
- 1924 елда Харкаутагы комсоставның югары кабатлау курсларында әзерлек бүлеген тәмамлый.
- 1925 елда РККА югары хәрби-педагогия курсларын тәмамлый.
- 1925-1930 берләштерелгән Урта Азия хәрби мәктәбендә һәм Сарытауда Идел буе хәрби округы мәктәбендә төрле вазифалар башкара.
- 1930 елның октябреннән Төньяк Кавказ хәрби округына керүче 23- укчы дивизиянең 66- укчы полкы командирының хуҗалык эшләре буенча урынбасары.
- 1933 елда отставкага чыга.
- 1940 елның гыйнварыннан кабат РККА сафларына чакырыла, Магнитогорскидагы Урал хәрби округы запастагы комсостав хәрби белемнәрен күтәрү курсларында тактик әзерлек җитәкчесе.
- 1941 елда сәяси состав курсларында уку-укыту бүлеге башлыгы.
- 1941 елның июленнән Ижауда 313- укчы дивизиянең 1068- укчы полкы командиры.
- 1941 елның сентябрендә дивизия Карелия фронтында 7- армия составында сугышка керә. Петрозаводск, Кондопога, Медвежьегорск шәһәрләрен дошман һөҗүменнән саклый, декабрьдә камалышта кала, ләкин Повенецк култыгы буйлап камалыштан чыга.
- 1942 елның августында полковник, 314- укчы дивизия командиры.
- 1943 елның гыйнвар-мартында Ленинград камалышын өзү максаты куелган «Искра» операциясендә катнаша, Кингисепп каласын азат итә.
- 1944 елның октябреннән генерал-майор, 124- укчы корпус командиры. Балтыйк буе, Көнчыгыш Пруссия операцияләрендә корпус сугышчылары үзләрен данга күмә.
Сугыштан соң
үзгәртү- Дон хәрби округы пехота офицерлары белемен күтәрү курслары башлыгы.
- 1946 елның февраленнән Львов урман техниклары институтында хәрби кафедра башлыгы.
- 1946 елның июненнән отставкада.[3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Дүрт Кызыл Байрак ордены.
- 2 дәрәҗә Суворов ордены.
- 2 дәрәҗә Кутузов ордены.
Чыганаклар
үзгәртү- Рәис Зарипов. Корпус командирлары. Казан утлары, 2015, № 5.
- Джесси Рассел. Алиев, Иван Михайлович. Издательство VSD, 2013 ISBN 978-5-5099-3180-2
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Эзләнү хәрәкәтләре форумы сайтында
- ↑ Великая Отечественная. Комкоры: военный биографический словарь (под общей редакцией М.Г. Вожакина. М.: Жуковский; Кучково поле, 2006.-Т.1.-672 с.
- ↑ Милли энциклопедия хезмәте сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-05-24