Рәсүл Хәмзәт улы Хәмзәтов, Рәсүл Гамзатов (авар. Расул XIамзатов; 1923 елның 8 сентябре2003 елның 3 ноябре) — мәшһүр авар шагыйре, язучы, публицист, сәясәт эшлеклесе. Дагстан АССР халык шагыйре. Сталин (1952) һәм Ленин (1963) премияләре лауреаты. 1944 елдан ВКП(б) әгъзасы.

Рәсүл Хәмзәтов
Туган телдә исем Расул XIамзатов
Туган 8 сентябрь 1923(1923-09-08)
Дагстан
Үлгән 3 ноябрь 2003(2003-11-03) (80 яшь)
Мәскәү, Россия
Милләт авар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия[1]
Әлма-матер А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Һөнәре шагыйрь, язучы, публицист
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Ата-ана
  • Хәмзәт Цадасы (әти)
Бүләк һәм премияләре ССРБ дәүләт премиясе — Сталин премиясе, 1952, ССРБ дәүләт премиясе — Ленин премиясе, 1963

 Рәсүл Хәмзәтов Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Рәсүл Хәмзәтов 1923 елның 8 сентябрендә Дагстан Республикасының Хунзах районына керүче Цада авылында халык шагыйре Гамзат Цадаса (1877-1951) гаиләсендә дөньяга килә. 1939 елда Авар педучилищесын тәмамлый. 1941 елга кадәр авылда укытучы булып эшли, аннары — театрда режиссер ярдәмчесе буларак, газеталарда һәм радиода журналист буларак хезмәт күрсәтә. 1945 елдан 1950 елга кадәр Мәскәүдә А.М.Горький исемендәге Әдәбият институтында укый.

2003 елның 3 ноябрендә Мәскәүдә Үзәк клиник шифаханәдә вафат була. Махачкалада иске мөселман зиратында, Тарки-Тау тавы итәгендә, хатыны Патимат кабере янында җирләнгән.

Иҗат үзгәртү

Беренче шигырьләрен 1932 елда иҗат итә, 1937 елда басыла башлый. Авар телендә беренче китабы 93 елда чыга. Авар теленә классик һәм заманча әдәбиятны тәрҗемә итә, шулар арасында Пушкин, Лермонтов, Маяковский һәм Есенин.

Расул Гамзатовның күп шигырьләренә җырлар язылган.

Гаилә үзгәртү

Хатыны Патимат (2000 елда вафат), өч кызы һәм дүрт кыз оныгы.

Атасы 1951 елда вафат, анасы — 1965тә.

Ике олы абыйсы Бөек Ватан сугышында һәлак була.

Кече энесе Гаджи Хәмзәт улы Хәмзәтов — Россия фәннәр академиясе академигы.

Хәтер үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

 
Викиөзек эчендә Расул Гамзатов темасы буенча бит бар
  1. SELIBR — 2013.
  2. Үҙәк банк Рәсүл Ғамзатовтың 100 йыллығына иҫтәлекле тәңкә сығарҙы. Башинформ МА, 8.08.2023(башк.)