Базардүзү (әзери. Bazardüzü) яки Базар дюзю — табасаран телендә, Киченсув (лезг. КичIен сув[2]) — Төп Кавказ сыртының Азәрбайҗан белән Россия (Дагстан) чигендәге түбә. Биеклеге 4466 метр.

Базардүзү
Сурәт
Дөнья кисәге Азия
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Дагстан һәм Гусарский район[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 4466 метр
Тау сырты Зур Кавказ[d]
Чагыштырма биеклек 2454 метр[1]
Топографик изоляция 259,08 km[1]
Карта
 Базардүзү Викиҗыентыкта

Урынлашуы үзгәртү

Базардүзү Россиянең иң көньяк ноктасы буларак киң билгеле,тик гамәлдә бу ноктадан 4 чакрымга төньяктарак урнашкан, алыслыгы 7,3 км. Үз нәүбәтендә Рагдан һәм Нәсән таулары Базардүзүдән көньяктарак урнашкан һәм Россиянең иң көньяк ноктасына якынрак, ярашлы рәвештә 2,2 һәм 3,7 км[3]. Базардүзү Азәрбайҗанның һәм Дагстанның иң биек түбәсе булып тора. Балчыклы сланецлардан һәм порфиритлардан барлыкка килгән. Базардүзү түбәсеннән XX гасыр башында 8 бозлык чыгып торган, иң зуры 1 километр чамасы озынлыкта булып, Тихицар дигән атамалы булган[2].

Базардүзү бозлыклары — Азәрбайҗанның һәм Дагстанның гына түгел, барча Төп Кавказның иң көнчыгыш бозлыклары группасы. Базардүзүнең төньяк итәгендә ике бозлык — Муркар һәм Тихицар бар, алардан көрәк башына охшаган 5 зур булмаган "тел" асылынып тора. Иң күренеп торганы Тихицар бозлыгы, озынлыгы 0,9 км, киңлеге 150-200 м (Будагов Б. А., Кисин И. М. О современном оледенении Базардюзю. Докл. Ан КАЗССР, № 1, 1960.). Бозлыкның авышлыгы кискен үзгәреп тора һәм гомуми алганда 250 м тәшкил итә. Бозлыкның «теле» төньякка авышкан. Бозлыкның нык авыш булуы аркасында ул тәүлегенә 4,4 тән 9,3 см га кадәр шуа бара.

Фаунасы үзгәртү

Базардүзү массивының хайваннар донъясы да бай һәм үзенчәлекле. Дагстан туры, тау кәҗәсе, коралай ярыйсы күп сакланган. Кеше аягы басмаган кыяларда, бозлыклар янында диярлек тау күркәләре яки улар дигән кошлар очрый.

Этимологиясе үзгәртү

Азәрбайҗан телендә Базардюзю «базар мәйданы», ягъни, юнәлеш күрсәткән сүз — «базарга юнәлтү, карату, төзләү». Табасараннарда — төзек базар, тигез базар. Эш шунда — борын һәм урта гасырларда бу түбәдән көнчыгыштарак Шаһнабад үзәнендә ел саен төрле тарафлардан төрле милләтләр килеп зур ярминкә кора торган булган. Анда Шәркый Кавказдан үз халыклары — хыналыг, крыз, будух, лезгин, рутул, цахур, авар, ләк, даргин, комык, нугай, азәрбайҗан гына түгел, грузин, әрмән, гарәп, яһүд, фарсы, һинд сәүдәгәрләре дә килә торган булган. Базардүзү тарафы башка түбәләрдән аерылып, ераклардан күренеп торган. Кәрванчылар боз дивар янына килеп җиткәч, сулга борылу белән ерак та түгел, үләнле юлдан базар мәйданына барып чыгачагын белгән, ягъни бу тауга карап юлны төзләгәннәр.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Базардюзю // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 2-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Сылтамалар үзгәртү