Бикә Колынчакова

Дагстанның халык язучысы, нугай шагыйрәсе

Бикә Колынчакова, Бикә Исхак кызы Колынчакова (нуг. Бийке (Бекбийке) Исхак кызы Кулунчакова, 1946 елның 11 августы, СССР, РСФСР, Дагстан АССР, Нугай районы, Терекли-Мектеб) ― нугай язучысы, шагыйрә, драматург, публицист һәм тәрҗемәче. Нугай һәм рус телләрендә иҗат ителгән егермеләп китап авторы. Дагстанда нугай телендә чыга торган «Байтирәк» альманахының редакторы. Дагстан АССРның (1985) һәм Россия Федерациясенең (2005) атказанган мәдәният хезмәткәре. Дагстанның халык язучысы (1994). СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1979 елдан). Тәрҗемәче буларак, нугай язучыларының әсәрләрен башка телләргә, Кавказ халыклары язучыларының әсәрләрен нугай теленә тәрҗемә итә[1].

Бикә Колынчакова

Тугач бирелгән исеме: нуг. Бекбийке Исхак кызы Кулунчакова
Туу датасы: 11 август 1946(1946-08-11) (77 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, Дагстан АССР, Нугай районы[d], Терекли-Мектеб[d]
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1967 – х. в.
Юнәлеш: проза, поэзия, драматургия
Жанр: повесть, хикәя, пьеса, шигырь
Иҗат итү теле: нугай теле, рус теле
Дебют: 1974 ― «Бер гаиләдә»
Бүләкләр: «Дагстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены - 2010

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1946 елның 11 августында Дагстан АССР Нугай районы Терекли Мектеб авылында туган. Балачагы һәм яшьлеге Нугай далаларында[d] уза, соңрак бу еллар авторның күп кенә әсәрләренең нигезенә салына. Буйнакскида хатын-кызлар педагогика училищесын һәм Махачкалада Дагпединститутның математика факультетын читтән торып тәмамлаганнан соң, берничә ел Нугай районының авыл мәктәпләрендә математика укытучысы булып эшли.

Нугай телендә беренче хикәяләре 1967 елда «Шоллик маягы» исемле район газетасы битләрендә һәм еллык альманахта басыла. Әдәбиятка тартылу көчлерәк була бара һәм Мәскәүдәге А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга керергә карар итә. Документларын һәм тәрҗемә ителгән хикәяләрен Дагстан Язучылар берлеге үтенече белән бергә конкурс комиссиясенә җибәрә. Иҗади конкурс аша үтүе турында җавап та килә. Әмма әтисе, укырга түгел, кияүгә чыгарга вакыт, дип, кызының Мәскәүдә укуына каршы килә.

Кияүгә чыккач, ире белән Махачкалага күченә һәм 1969 елда Дагстан дәүләт педагогика институты[d] филология факультетының көндезге бүлегенә укырга керә [2]. Шул вакыттан бирле Махачкалада яши.

Иҗаты үзгәртү

Дагпединститутта уку елларында ике повесть яза. 1974 һәм 1975 елларда «Бер гаиләдә» һәм «Казбек» повестьлары нугай телендә аерым китаплар булып басылып чыга. Әлеге китаплары буенча автор 1979 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. 1981―1983 елларда нугай телендә тагын өч китабы дөнья күргән: «Дала тургае», «Шулай да була», «Өлкән апа».

1985―1989 елларда Мәскәүдә рус телендә өч проза китабы («Степной жаворонок», «Улица моего детства», «Поговорим на равных»), шулай ук Махачкалада нугай телендә «Ах, ойларым, ойларым» исемендә шигырьләр китабы басылып чыга.

1985 елда Каракалпакстанда каракалпак телендә «Бишенче бәйрәм» китабы чыга.

Нугай һәм рус телләрендә «Ты помнишь, время?» (1992), «До и после тебя» (1993), «Мое богатство» (1995), «Дыша гармонией нетленной» (1996) китаплары чыга, «Поговорим на равных» (1997) китабы яңадан нәшер ителгән.

«Ак дала кызы» пьесасы Мәскәүдә (ике тапкыр), Киевта һәм Махачкалада басылган, ул Братск[d], Полтава, Тула, Нукус, Железногорск балалар театрлары (2001) һәм Дагстан дәүләт театрлары сәхнәсендә лак һәм рус телләрендә куела (2006).

2023 елда «Казан утлары» журналында «Үкенеч» хикәясе татар телендә дөнья күргән (тәрҗемәче Рафис Корбан) [1].

Үзенең чәчмә әсәрләрендә автор кешене гаилә, мәктәп, эш, мәхәббәт һәм нәфрәт белән бәйләп күрсәтә. Язучы әсәр каһарманы образын аеруча уңышлы итеп гаилә мөнәсәбәтләре аша ачуга ирешә. Хикәяләрендә автор чын мәхәббәт һәм горурлык белән үз ата-бабаларының данлы традицияләрен дәвам итүче, арымый-талмый эшләүче дала кешесе образын яңарта. Шигырьләрендә хәзерге җәмгыятьнең әхлакый критерийлары зур урын алып тора, җәмгыятьне борчыган күп кенә мәсьәләләр күтәрелә: патриотик, әхлакый, экологик, дини мәсьәләләр, буыннар дәвамлылыгы, гаилә традицияләре һәм гореф-гадәтләре, җәмгыятьтә хатын-кызның роле, яхшылык һәм явызлык турында фәлсәфи уйланулар[3].

Китаплары үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1985 – Дагстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре
  • 1988 – Дагстан АССРның С. Стальский исемендәге республика премиясе ― «Улица моего детства» китабы өчен
  • 1994 – Дагстан Республикасының халык язучысы
  • 2005 – Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре
  • 2010 – «Дагстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү