Бәлүҗ әдәбияты

Викимедиа проектындагы төркем

Бәлүҗ әдәбиятыбәлүҗләрнең бәлүҗ телендә иҗат ителгән әдәбияты. Пакистан Ислам Җөмһүриятендә һәм Иранда яшәүче бәлүҗләр арасында киң таралган.

Бәлүҗистан (ал төстә)

Тарих үзгәртү

Язма бәлүҗ әдәбиятының беренче сакланып калган үрнәкләре булып XVI гасыр халык авыз иҗаты әсәрләре тора. Бәлүҗ кабиләләренең сугышчан тарихын чагылдыручы «Хани һәм Шаһ Мөрид», «Бебарг һәм Граназ» поэмалары билгеле.

XVI гасыр башлангыч бәлүҗ әдәбиятының күренекле вәкилләре — шагыйрьләр Мир Чакархан Ринд, Гавахрам Лашари, Балоч Гаргеҗ.

XVI-XX гасырның I яртысында бәлүҗ әдәбияты кенәзләр, шул исәптән Калат кенәзлеге (1666-1955) хакимнәре, сарайларында һәм кабиләләр юлбашчыларының (сәрдарлар) яшәү урыннарында гына үсә алган.

Бәлүҗ шигърияте күпчелек фарсы шигъриятенә таянып үсә.

XVIII гасырда бәлүҗ шагыйре Җам Дуррак Домбки фарсы шигъриятенең газәл жанрын бәлүҗ әдәбиятына кертә.

XVIIIXIX гасырда күренекле шагыйрьләр Мулла Фазыл Ринд, Мөхәммәд-хан Гишкови, Усман Калавати билгеле.

XX гасыр башында бәлүҗ телендә матур әдәбият үрнәкләре барлыкка килә. Болар — дини трактатларга тәфсирләр, башка телләрдән тәрҗемәләр, матбугатта басылган хикәяләр.

Пакистан Ислам Җөмһүрияте (1947) төзелгәч, бәлүҗ әдәбияты сизелерлек үсеш кичерә. Әдәби җәмгыятьләр һәм оешмалар барлыкка килә: «Бәлүҗистанның тәрәккый язучылары берлеге» (1949), «Бәлүҗ академиясе» (1961) һ.б.

Бәлүҗ телендә нәшер ителүче матбугат туа: «Улус» (тат. Халык, 1960 елдан), «Балучи замана» (тат. Бәлүҗ вакыты, 1968 елдан) журналлары нәшер ителә.

Хәзерге заман бәлүҗ шигърияте үсешенә зур өлеш кертүчеләр — А. Җамалдини, З. Хашми, М. Шамим, К. Сабир һ.б., прозаиклар — Мәлик М. Панах, Сурәт-хан Марри, М. Бег Балуч, М.С. Азад һ.б.

Моны да карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 3 (Ба-Бо). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 978-5-85270-331-1

Әдәбият үзгәртү

  1. М.Г. Пикулин. Белуджи. М., 1959.
  2. Сказки, басни и легенды белуджей. М., 1989.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү