Нур-Ихлас мәчете

«Нур-Ихлас» мәчетеЧаллы шәһәрендә урнашкан мәчет. 2023 елга кадәр «Нур-Ихлас» мәчете Чаллы мөхтәсибәте үзәге һәм шәһәрнең җәмигъ мәчете ролен дә үтәп килә[1].

Нур-Ихлас мәчете
Дәүләт  Россия
Җәмигъ мәчете
Нур-Ихлас мәчете
Ил Россия
Шәһәр Татарстан, Чаллы, 48нче комплекс
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Чаллы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 1993
Төп даталар:
2005 ― ачылу
2023 ― Дини-мәгърифәт үзәге ачылу
Халәте гамәлдә

Мәчет мәхәлләсе 1993 елның мартында шәһәрнең 48нче бистәсендә (комплексында) оеша[1].

Мәчет 2005 елның 22 октябрендә рәсми төстә ачыла. Бу вакыйга шәһәрдә генә түгел, ә Татарстанда зур җанлылык тудыра. Мәчет ачу тантанасына мөфти Госман Исхакый җитәкчелегендә шәһәр, районнарның имам-мөхтәсибләре кунак булып килгәннәр. Анда шәһәр хакиме Илдар Халиков, мәчет төзелешенә булышлык күрсәтүче предприятие җитәкчеләре, күп санлы мөселманнар да катнашты.

  Җөмһүриятебездә тагын бер шәм кабынды. Бер караңгы бүлмәдә бер шәм яндырсак, якты була. Күз алдына китерегез шундый 12 шәмне. 1200 шәм булса — бөтенләй якты.

 

Дини-мәгърифәт үзәге

үзгәртү

2023 елның 24 августында «Нур-Ихлас» мәчете янында Дини-мәгърифәт үзәге ачыла. Ул Ринат Җәләлов һәм аның гаиләсе күрсәткән зур ярдәм нәтиҗәсендә төзелгән. Ике катлы Мәгърифәт үзәге бинасында мәчет каршындагы курслар алып барыла, балалар өчен төрле чаралар оештырыла, мөселман товарлары кибете эшли. Бинада уку сыйныфлары заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылган, интерактив такталар куелган. Мәгърифәт үзәген тәкъдим итү чарасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һ.б. катнашкан.[1].

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү
Яр Чаллының истәлекле урыннары
 
Чаллы туграсы