Госман Исхакый
Госман Гомәр улы Исхакый — Татарстан Диния нәзараты җитәкчесе, мөфти (1998—2011); «Казан Мөфтияте» аcоцияциясе башлыгы.
Госман Исхакый | |
---|---|
Туган телдә исем | Госман Гомәр улы Исхакый |
Туган | 25 май 1957 (67 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Мир-Гарәп мәдрәсәсе[d] |
Һөнәре | дин әһеле |
Тормыш юлы
үзгәртү- 1957 елның 25 маенда туган.
- 1978—1982 — «Мир-Гарап» мәдрәсәсендә укый
- 1984—85 — Триполи Ислам университетенда белем ала.
- 1982—1984 — СССРның Европа өлеше һәм Себер диния нәзаратендә эшли.
- 1991 — Октябрьский шәһәрендәге «Нуруль-Ислам» мөселман мәдрәсәсендә ректор һәм үзәк мәчетнең имам-хатыйбы.
- 1994 — Татарстан Диния нәзаратындә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары булып эшли.
- 1998—2006 — Россия Ислам университеты ректоры.
- 1998—2011 — Татарстан Диния нәзараты җитәкчесе, мөфти.
Элемтәгә керү
үзгәртү- Адресы:Казан ш., Мәскәү урамы, 74
- Телефон:(843) 293-99-91
Сылтамалар
үзгәртү- Алдан билгеләнгән Татарстан мөфтие расланды
- Мөфти Госман Исхаков отставкага китте 2016 елның 4 март көнендә архивланган.