Сөембикә проспекты (Яр Чаллы)

Чаллы (Татарстан, РФ) урамнарының берсе

Яр Чаллының Сөембикә проспекты (рус. проспект Сююмбике г. Набережные Челны) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәре Яңа шәһәр өлешендә урнашкан урам, шәһәрнең дүрт төп магистраленың берсе. Шәһәрнең Автозавод һәм Үзәк районнары аша уза.
1992 елга хәтле — Ленин проспекты[1].
Почта индекслары: 423812, 423816, 423821, 423823, 423826, 423831, 423832[2].
Озынлыгы – 5,6 км[3].

Сөембикә проспекты
Карта
Озынлык 5,6 ± 0,1 km
Төбәк Татарстан
Шәһәр Яр Чаллы
Район Чаллы
Кисеп үтә
Бердах бульвары һәм Томази Кереселидзе бульвары (Яр Чаллы)

Тарих үзгәртү

 
Сөембикә ханбикә. Улы белән бергә. Билгесез рәссам рәсеме

Сөембикә проспекты төзелеше 1970-елларда Яңа шәһәрнең торак массивларын төзү белән бергә алып барыла. 1992 елга кадәр проспект «Ленин» исемен йөртә, 1992 елда Яр Чаллы топонимика, архитектура һәм сәнгать буенча шәһәр комиссиясе башлангычы белән, 1549—1551 елларда Казан ханлыгы идарәчесе Сөембикә ханбикә (1516—1566) хөрмәтенә «Сөембикә проспекты» итеп үзгәртелә[4].

Урыны һәм төзекләндерү эшләре үзгәртү

Сөембикә проспекты — Яр Чаллы шәһәренең яңа, төньяк-көнчыгыш өлешендәге үзәк проспектларның берсе. Проспект Халыклар дуслыгы проспекты белән киселештән башлана һәм Яшьлек проспекты белән киселештә тәмамлана. Проспект буенда 11, 41, 16, 14, 19, 43, 45, 21, 20, 47, 23, 24, 49, 25, 51нче торак комплекслары урнашкан.

Сөембикә проспекты — шәһәрнең иң төзекләндерелгән проспектларының берсе, анда Яр Чаллының «Chelny-City» эшлекле үзәге төзелә[5]. Хәзер бу проспект — ике яклы юл хәрәкәте һәм күпкатлы йортлары булган киң урам. Проспект дәвамында ике җир асты җәяүлеләр кичүе, шулай ук берничә светофор бар. Проспектта хәрәкәт интенсивлыгы — 1450 авт. / сәг., үткәрү мөмкинлеге — 3850 авт. / сәгать тәшкил итә. Әлеге проспект өчен юл бөкеләре хас түгел. Пик сәгатендә дә биредә хәл башка үзәк автомагистральләргә караганда күпкә яхшырак. 2015 елда Сөембикә проспектында 660 млн сумлык капиталь ремонт ясалган. 222 мең кв. м. асфальт-бетон өслеге салынган, 3 км бортовой таш алмаштырылган, 134 яңгыр кабул итү коесы ремонтланган, 3 км озынлыктагы тротуар, яңа үрнәктәге 28 тукталыш павильоны һәм 1026 яңа юл билгесе урнаштырылган[6].

Архитектура һәм әһәмиятле объектлар үзгәртү

 
«Сөембикә» торак комплексының 18 катлы йорт-манарасы

Сөембикә проспектында чагыштырмача яңа бина һәм корылмалар урнашкан, алар арасында 1970-еллар азагы — 1980-еллар башындагы йортлар да, заманча күпфатирлы йортлар да бар. Биредә шәһәрнең иң биек корылмаларының берсе — 19/01 санлы 25 катлы торак йорт, шулай ук «Сөембикә» торак комплексының 24 һәм 18 катлы йорт-манаралары урнашкан. Халыкта «китап-йорт»дип аталган йорт гадәти булмаган корылмасы белән аерылып тора. Соңгы ун елда төзелгән «Девон-кредит» банкы, «Апельсин» һәм «Бәхетле» сәүдә үзәкләренең заманча биналары — проспектның бизәге. Проспект инфраструктурасын идеаль дип атарга була: биредә төрле социаль объектлар, административ һәм мәдәният-көнкүреш учреждениеләре урнашкан, мәсәлән, шәһәр хакимияте, Боз спорт сарае, Саклык банкы, төрле дәрәҗәдәге сәүдә үзәкләре.

2009 елдан Сөембикә проспектында шәһәр хакимияте бинасы янында Татарстандагы иң эре мәчетләрнең берсе — Җәмигъ мәчете төзелеше бара[7].

Җәмәгать транспорты үзгәртү

Җәмәгать транспортыннан Сөембикә проспектында автобуслар, маршрут таксилары һәм трамвайлар йөри[8].

2006 елда Сөембикә проспектында яңа 2 километрлы трамвай юллары участогы — Вахитов проспекты белән киселештән алып Беляев проспекты киселешенә кадәр — төзелгән[9]. 2014 елда 16нчы комплекстан алып педагогика университетына кадәр трамвай юлы файдалануга тапшырылган, ул Сөембикә проспекты ахырына кадәр һәм аннан Тынычлык проспекты һәм Яр Чаллы проспекты аша Низаметдинов урамына кадәр уза[10]. Әлеге линия Яңа шәһәрне Чаллының тарихи өлеше белән кыска юл буенча тоташтырган.

Галерея үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ленинский — Сююмбике. tanyanetee.livejournal.com, 12.01.2015(рус.)
  2. Почтовые индексы проспекта Сююмбике в Набережных Челнах. pochta.tataria.org, 30.08.2012(рус.)
  3. Генеральный план города Набережные Челны (материалы по обоснованию проекта) том 9. Пояснительная записка (2009 г.). 25.08.2012
  4. Азалия Максимова. По челнинским улицам. s-nip.ru(рус.)
  5. Анна Перебаскина. Только уникальные объекты, потому что иначе мы не получим выразительный центр. chelny-biz.ru, 07.02.2018(рус.)
  6. В Челнах после реконструкции открыты проспекты Дружбы Народов и Сююмбике. nabchelny.ru, 07.09.2012(рус.)
  7. Ольга Колесникова. _ Мечеть «Джамиг»: заграница нам поможет? Челны ЛТД, 30. 08.2012(рус.)
  8. Маршруты городского транспорта на проспекте Сююмбике. 2gis.ru, 30.08.2012(рус.)
  9. В Челнах новая трамвайная линия. old.nabchelny.ru, 19.08.2012(рус.)
  10. Открыв новую трамвайную ветку в Набережных Челнах, президент РТ проехал по ней две остановки. 2014 елның 13 декабрь көнендә архивланган. chelny-izvest.ru, 12.12.2014(рус.)