Зарина Шәфигуллина

шахматчы (Яр Чаллы, Татарстан, Россия)

Зарина Шәфигуллина, Зарина Рушат кызы Шәфигуллина (2001 елның 27 декабре, Россия Федерациясе, Татарстан, Яр Чаллы) ― спортчы (шахмат), блогер, шахмат буенча Россия спорт мастеры (2022), хатын-кызлар арасында ФИДЕ мастеры (2017), Россия Кубогы иясе, Аурупа һәм дөнья призеры, Татарстан хатын-кызлар җыелма командасы һәм Россиянең яшүсмерләр җыелма командасы әгъзасы.

Шахмат Зарина Шәфигуллина
Туган телдә исем Зарина Рушат кызы Шәфигуллина
Туган 27 декабрь 2001(2001-12-27) (22 яшь)
РФ, ТР, Яр Чаллы
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы РФ
Һөнәре Шахмат шахматчы
Бүләк һәм премияләре халыкара мастер
Сайт zarinashafigullina

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

2001 елның 27 декабрендә Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә гаиләдә икенче бала булып туган. Бертуган абыйсы Тимур. Әтисе Рушат Рафис улы – элекке футболчы, эшмәкәр, әнисе Кама дәүләт инженер-икътисад академиясен тәмамлаган. Гаиләсе Зәй шәһәре белән бәйле. Заринаның бабасы Рафис Шәфигуллин гаиләсе 1991 елда Казакъстаннан Иске Зәй бистәсенә кайтып төпләнә. Алар биредә йорт салып керә. Заринаның балачагы, җәйге каникуллары Иске Зәйдә уза. Ул үзен Зәй кызы дип саный. Заринаның әти-әнисе хәзер Иске Зәйдә бабалары нигезендә яши.[1] Әти-әнисе кызларының талантын үстерергә омтылалар, турнирлар уздырыла торган урыннарга бару һәм тренерлар белән дәресләр үткәрүгә түләү өчен кредитлар алалар. [2] Заринаның кечкенәдән үк төрле сәләтләре күренә: ул бик иртә укырга өйрәнә, яхшы бии, биш ел дәвамында хореография студиясенә йөри. Зарина шахмат уйнарга өйрәнгәндә, әлеге тема буенча махсус китаплар булмый әле. Кызның әти-әнисе махсус дәреслекләрне интернеттан табып, принтер аша чыгарып, кызларын шулай өйрәтә.

Шахматтагы уңышлары үзгәртү

Шахматны балалар бакчасына йөргәндә уйный башлый. Башлангыч сыйныфларда укыганда, берничә тапкыр шәһәр һәм халыкара конкурсларда җиңүче һәм призер була. 8 яшендә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең «Этюд» секциясенә килгәч, шахмат белән җитди шөгыльләнә башлый. Аның беренче остазы Виктор Гончаров була, аннары ФИДЕ мастеры В. А. Туркин җитәкчелегендә шөгыльләнә, соңрак ул Урал гроссмейстеры Михаил Погромский[3] һәм 17 яшенә кадәр Россия яшьләре Спартакиадасы финалы призеры Николай Ефанов кул астында эшли, төрле шахмат ярышларында чыгыш ясый, нәтиҗәдә аның уен дәрәҗәсе камилләшә.

  • 2013 елның 20 июлендә Ижевск шәһәрендә узган шахмат буенча Россия Кубогы этабында 13 яшькә кадәрге кызлар арасында җиңү яулый. 9 мөмкинлектән 8,5 очко җыя, вакытыннан алда 1нче урынны ала. Бу аның Россия Кубогы этапларында рәттән икенче җиңүе (июнь аенда Казанда җиңү яулаган). [4]
  • 2015 елда Россия Балалар Кубогы этапларында (Түбән Тагил турниры, Костромада «Идел кубогы-2015», Ярославльдә «Ярослав Мудрый кубогы») өлкән яшьтәге кызлар арасында җиңүче була. [5]
  • 2017 елның 30 апрелендә Сочиның Лоо бистәсендә (Краснодар крае) узган яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында шахмат буенча чираттагы Россия беренчелегендә 17 яшькә кадәрге кызлар турнирында бронза медаль яулый. Башта КМС нормасын (спорт мастерлыгына кандидат), аннары халыкара WMF дәрәҗәсе нормасын (FIDE Woman Master, хатын-кызлар арасында ФИДЕ мастеры) үтәгән. [6]
  • Унбиш яшендә «хатын-кызлар арасында ФИДЕ мастеры» дигән мактаулы исем ала. Моннан тыш, блиц һәм тиз шахмат буенча Татарстан чемпионы була. 18 яшькә кадәрге кызлар арасында республика рейтингында лидер позициясендә тора. Ләкин бервакыт Заринаның карьерасында түбән төшү була. Мәсәлән, 2018 елда Шәфигуллина күп санлы турнирларда катнаша, ләкин призлы урыннар яулый алмый. Ел ахырында гына блиц буенча Татарстан чемпионатында җиңү яулый.
  • 2019 елның җәендә Россия чемпионатының Югары лигасы ярышларында әлеге турнирда катнашучылар рейтингында 49 урыннан 29нчы урында булган, Татарстан шахматчылары арасында Алиса Галләмова һәм Карина Амбарцумовадан соң өченче урында гына саналган кыз дөнья вице-чемпионы А. Галләмованы җиңеп, гроссмейстердан югарырак (икенче) урын ала.[7] Чемпионат нәтиҗәләре буенча шахматчы Удмуртиягә бара, анда Россия җыелма командасы әгъзалары белән уйный. Әлеге турнирда катнашу Шәфигуллинаны Россия чемпионатының югары лигасына сайлап алудан азат итә. Шул вакытта ир-ат шахматчылар белән уйный башлый, чөнки алар белән ярышу фикерләү һәм тактика аермасы аркасында кызыклырак була. Удмуртия шахмат федерациясе оештырган XVIII Идел буе федераль округы чемпионатында катнашкан бердәнбер шахматчы кыз булып чыга. [8]
  • 2020 елның 10-23 мартында Ижевск шәһәрендә узган Шахмат, тиз шахмат, блиц һәм шахмат композицияләрен чишү буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Идел буе федераль округы чемпионатында хатын-кызлар арасында 1нче урынны ала. [9]
  • 2022 елның июлендә шахматчы Россия Гран-при этабы булган «Евгений Зудов мемориалы» турнирында җиңү яулый.
  • 2022 елның декабрендә хатын-кызлар арасында тиз шахмат буенча Татарстан Республикасы чемпионатында 1нче урынны яулый.

Зарина Шәфигуллина 20 яшендә илнең иң көчле шахматчылары санына керә, Россиянең иң перспективалы шахматчыларының берсе, Идел буе федераль округы чемпионатының һәм Россия беренчелегенең көмеш призеры.

2023 елның 1 февраленә ФИДЕ рейтингы буенча Татарстанның классик, тиз шахмат, блиц буенча 10 иң көчле шахматчы хатын-кызы рейтингында (Алисә Галләмова, Карина Амбарцумова, Мария Якимовдан соң) 4нче урында тора (2222/2042/1988). [10]

Шәхси тормышы үзгәртү

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында белем ала. Ата-анасына гаилә бизнесында – файдалы продуктлар китерү сервисында булыша. 2018 елдан сноубординг белән шөгыльләнә.[11]

2022 елның август аенда ТНТ каналында баручы «Вызов» реалити-шоуда катнаша. [12]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Александра Деминова. Заинские ребята играли в шахматы со знаменитой шахматисткой. «Заинские новости», 6.03.2022
  2. Сколько стоит воспитать шахматного чемпиона. Челны ЛТД, 24.08.2015(рус.)
  3. Михаил Погромский Вконтакте
  4. Награждение победителей детских турниров. VK Видео, 21.07.2013 (видео, 22:43; Зарина 16:20 дә бүләк ала)
  5. Шахматистка в этом году произвела фурор. «Известия Татарстана», 04.08.2015(рус.)
  6. 15-летняя челнинка Зарина Шафигуллина стала бронзовым призером чемпионата России по шахматам. Челны ЛТД, 02.05.2017(рус.)
  7. Данила Багров. Красавица, умница, спортсменка… шахматистка. Вверх - сайт достижений Татарстана, 18.07.2019(рус.)
  8. Анастасия Волкова. Мастер ФИДЕ по шахматам Зарина Шафигуллина: «Женские шахматы – это кто кого передавит». IZHLIFE (Ижлайф), 18.03.2020(рус.)
  9. Чемпионаты ПФО-2020. Федерация шахмат Республики Татарстан(рус.)
  10. Рейтинги шахматистов Татарстана на 1 февраля 2023г. Федерация шахмат Республики Татарстан(рус.)
  11. Диана Урядова. «Женя безумно классная!» Челнинская шахматистка – подруга Медведевой и звезда ТНТ. БИЗНЕС Online, 03.12.2022(рус.)
  12. Шахматистка из Набережных Челнов принимает участие в шоу «Вызов» на ТНТ. Челнинские известия, 14.12.2022(рус.)

Сылтамалар үзгәртү