Алисә Галләмова

Совет, Украина һәм Россия шахматчысы
(Алиса Галләмова битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Алисә Михаил кызы Галләмова (1972 елның 18 гыйнвары, Казан, ССРБ) — Совет, Украина һәм Россия шахматчысы. Хатын-кызлар арасында халыкара гроссмейстер (1988), халыкара мастер, күп тапкырлар Россия чемпионы..

Алисә Галләмова

Тормыш юлы үзгәртү

Алисә Галләмова 1972 елның 18 гыйнварында Казанда рус-татар гаиләсендә (Галләмова — әнисе фамилиясе) туа. Укуны 10 нчы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә башлый, җиденче сыйныфтан соң Мәскәү спорт интернатына укырга керә[1][2].

Беренче тренер-педагогы — Россиянең атказанган тренеры Олег Ильясович Игламов[2]. Соңрак тренер итеп Халыкара гроссмейстер, Россиянең атказанган тренеры Александр Николаевич Панченко була. 1982 елда «Хезмәт резервлары» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең Россия һәм Үзәк советлары чемпионы була. 1983—1984 елларда ике тапкыр хатын-кызлар арасында Татарстан чемпионатларының көмеш призеры була, ә 1985—1986 елларда чемпион титулын яулый.

1987 елда 16 яшькә кадәрге кызлар арасында ССРБ беренчелегендә (Чиләбе) көмеш медаль ала. 1987 елда шулай ук 16 яшькә кадәрге кызлар арасында дөнья чемпионатында (Инсбрук) җиңү яулый. 1988 елда Румыниядә (Тимишоара) узган чемпионатта уңышны кабатлый, шулай ук 20 яшькә кадәрге категориядә чемпион була (Австралия, Әделайд).

Алисә Галләмова биш тапкыр Бөтендөнья шахмат олимпиадасында катнаша: ССРБ (1990, Нови-Сад, 2 нче урын), Украина (1992, Манила, 2 нче урын) һәмРоссия (1996, Ереван, 3 нче урын; 2000, Истанбул, 3 нче урын; 2010, Ханты-Мансийск, 1 нче урын) җыелма команда составлары өчен.

1997 елда Россия чемпионы һәм дөнья таҗына дәгъва итүчеләр турнирында җиңүче була. Шул ук елны ул халыкара шахмат матбугаты ассоциациясе тарафыннан елның иң яхшы шахматчыларына бирелә торган шахмат Оскары иясе була.

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында 2003 елгы Россия чемпионы. 1999 елда Казанда узган Халыкара шахмат федерациясе (FIDE) чемпионы исеме өчен матчта Алисә Галләмова Кытай шахматчысы Се Цзюньга оттыра. 2006 елгы дөнья чемпионы исеме өчен финал матчында Кытай шахматчысы Сюй Юхуага җиңелә. 2009 елда шахмат буенча Россия чемпионы була. 2010 елда ул 11 баллдан 7 балл җыеп, үзенең уңышын кабатлый.

2010 елда Россия җыелма командасы составында Бөтендөнья Шахмат олимпиадасы чемпионы була[3][4]. 1991 елдан Украина шахматчысы Василий Иванчук белән кияүдә була, аларның улы Михаил бар, берничә елдан никах таркала.

2017 елның апрелендә Ригада хатын-кызлар арасында шахмат буенча Европа чемпионатында бакыр медаль яулый[5].

2020 елда Алисә Галләмова Казанда балалар өчен Шахмат мәктәбе ача[6].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. АЛИСА ГАЛЛЯМОВА.
  2. 2,0 2,1 Алиса Галлямова: Мы не глупее мужчин, мы другие.
  3. Александр Коноплёв. Итоги-2010. Шахматы.
  4. Шакир, Райнур. АЛИСӘ ГАЛЛӘМОВА АЛТЫН МЕДАЛЬ ЯУЛАДЫ (2010-05-10). 28 март 2021 тикшерелде.
  5. ChessPro. Чемпионат Европы среди женщин, 11-й тур
  6. Алиса Галлямова открыла в Казани свою Школу Шахмат для детей – Татарская Афиша. әлеге чыганактан 2021-05-13 архивланды. 2021-03-30 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү