Рамазан мәчете (Яр Чаллы)
«Рамазан» мәчете — Яр Чаллыда Яңа шәһәрдә 2007 елның сентябрендә ачылган мөселман гыйбадәтханәсе (мәчет). Манарасы мәчетнең түбәсендә урнаштырылган мәчетләр төренә керә.
Мәчетнең имамы — Рәфкать хәзрәт (Харрасов)[1].
Рамазан мәчете | |
Дәүләт | Россия |
---|
Мәчет | |
«Рамазан» мәчете
| |
Чаллының «Рамазан» мәчете | |
Ил | Татарстан |
Шәһәр | Яр Чаллы Касыймов бульвары, 17нче йорт |
Дин | Ислам |
Кайсы дини агымга карый | хәнәфи |
Бина төре | мәчет |
Төзелеш еллары | 1997 ел—2008 ел |
Халәте | гамәлдә |
Адресы: Яңа шәһәр, 39 комплекс, 11а (Касыймов бульвары, 17).
Бина
үзгәртүМәчет өч катлы итеп, кирпечтән төзелгән. Өске катларга тыштан тимер баскыч алып менә. Беренче катында «Хәләл» азык-төлек кибете ачылган.
Мәчетнең намаз уку залы 100 кешегә исәпләнгән.
Мәчет янында 50 кешелек мәдрәсә урнашкан.
Тарих
үзгәртү1997 елда рамазан аенда башланган төзелеш 10 ел буе диндарлардан һәм хәйриячеләрдән кергән акчага бара. 2007 елның сентябрендә төзелеп бетә.
Ачылу
үзгәртүМәчетне ачу тантанасында Васил Шәйхразыев (Чаллы мэры), Госман Исхакый (мөфти, ТР ДУМ рәисе), Әлфәс хәзрәт Гайфуллин (Чаллы мөхтәсибе), Уел Хөсәенов («Челныводоканал» ЯАҖ генераль директоры), Вәсил Каюмов («КамАЗ» ААҖ генераль директоры урынбасары) катнашалар.
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртүСылтамалар
үзгәртүЯр Чаллының истәлекле урыннары | ||