Илгиз Азизов
Илгиз Азизов, Илгиз Энгель улы Азизов, рус. Азизов Ильгиз Энгелович (11.03.1980, Чаллы) – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары (2005-2006), «ВымпелКом» ААҖ корпоратив бизнес буенча директоры (Казан, 2010; Абакан, 2011).
Илгиз Азизов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Илгиз Энгель улы Азизов |
Туган | 11 март 1980 (42 яшь) ТАССР Яр Чаллы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | |
Әлма-матер | А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты |
Һөнәре | мәгълүмат менеджменты белгече |
Җефет | Әлфия Әлгар кызы (1980) |
Ата-ана | |
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1980 елның 11 мартында Чаллыда туган. «инженер-система технигы» белгечлеге буенча А.И. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын тәмамлаган (2003).
Хезмәт юлыҮзгәртү
- 2002-2003 «ВИП-Үзәк» ҖЧҖ коммерция директоры.
- 2003-2005 «Таттелеком» ААҖ маркетинг бүлеге башлыгы, мәгълүмати технологияләр үзәге башлыгы, генераль директор урынбасары.
- 2005-2006 Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары. «Россия балалары» федераль махсус программасы проекты нигезендә Татарстан мәктәпләрен Интернетка тоташтыру эшен оештыруда катнаша.
- 2007-2010 «Татинтелком» ЯАҖ генераль директоры.
- 2010 «ВымпелКом» ААҖ Казан филиалы корпоратив бизнес буенча директоры.
- 2011 елның августыннан «ВымпелКом» ААҖ Себер регионы корпоратив бизнес буенча директоры[1].
2008 MBA CIO квалификациясе бирелгән (мәгълүмат менеджменты).
СылтамаларҮзгәртү
- Кемерово газетасы(үле сылтама)
- Абакан сайты