Илгиз Зәкиев

җырчы (Казан шәһәр филармониясе, Татарстан, Россия)


Илгиз Зәкиев, Илгиз Зирәк улы Зәкиев (1993 елның 19 апреле, РФ, ТР, Яр Чаллы) — эстрада җырчысы, 2018 елдан Казан шәһәр филармониясе артист-солисты, халыкара конкурслар лауреаты, Татарстанның атказанган артисты (2021).

Илгиз Зәкиев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Илгиз Зирәк улы Зәкиев

Туу көне

19 апрель 1993(1993-04-19) (30 яшь)

Туу урыны

РФ, ТР, Яр Чаллы

Эшчәнлек еллары

2015 – х. в.

Дәүләт

Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада, опера

Коллективлар

Казан шәһәр филармониясе

Бүләкләр

Татарстанның атказанган артисты

шәхси сайты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1993 елның 19 апрелендә Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә туган. Әтисе Зирәк ― автомеханик, әнисе ― бухгалтер. Әти-әнисе чыгышы белән Ютазы районыннан, хәзер Казанда яши. Ике бертуган апасы да гаиләләре белән Казанда тора.

Илгиз 4 яшеннән сәхнәгә чыга. 5 яшендә Чаллы Сабан туенда чыгыш ясый. Чаллыда музыка мәктәбенә укырга керә, укуын Казан музыка мәктәбендә дәвам итә. 2007 елда Казан музыка көллияте каршындагы музыка мәктәбен җыр классы буенча тәмамлаган (Л. И. Церковникова классы).

2009 елда Казан шәһәренең медицина буенча махсуслашкан 116нчы лицеен тәмамлаган.

2013 елда И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен «Академик җырлау» белгечлеге буенча тәмамлаган (Л. И. Церковник классы).

2017 елда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен «Опера башкару» классы буенча тәмамлаган (Л. И. Церковник классы). 2017 елда «Аткинс» программасы буенча Мария театрында (ru, Санкт-Петербург) стажировка уза. Алессандро Биччи (Италия), Михаил Светлов-Крутиков (Нью-Йорк), Тамара Новиченко (Санкт-Петербург) кебек педагогларда вокал буенча укыган.

Иҗаты үзгәртү

Консерваториядә укыганда ук эшли башлый: официант, йөк бушатучы, әйбер китерүче була, С. Сәйдәшев исемендәге ТР Зур концерт залына хорга солист булып урнаша. Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм чит илләрдә узган төрле концертларда, төрле мәйданчыкларда җырлый.

2015 елда Чэнду шәһәрендә (Кытай) узган форумда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы исеменнән катнаша. 2018 елда бер тапкыр бирелә торган Шаляпин стипендиясе белән бүләкләнә. Консерваторияне тәмамлап, бер елдан соң (2018 елда) Казан шәһәр филармониясенә артист-солист булып урнаша. Сәхнә артында Илһам Шакиров яшь җырчыга үзенең киңәшләрен бирә. Җырчы репертуарында Илһам Шакиров репертуарыннан «Әдрән диңгез», «Җиз кыңгырау моңнары», «Кара урман» һ. б. җырлар бар.

Казан шәһәр филармониясендә татарча, русча, итальянча җырлый[1]. 2021 елның 14 апрелендә Татар дәүләт филармониясе ярдәмендә Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Моңлану» исемле беренче сольный концертын оештыра [2]. Концертта бию куярга «Казан» бию ансамбленың сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова ярдәм итә.

Кайбер җырлары үзгәртү

«Үзгәреш», «Буран булып» (2020), «Моңлану» (2020) җырларына клип төшергән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән (аерылган). Кызы Эльнара (2016).

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Лилия Йосыпова. Илгиз Зәкиев: «Сәхнә өчен кайбер әйберләремне саттым». «Ирек мәйданы», 2021 ел, 8 июль, 8нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү