Габдулла Тукай исемендәге сквер (Яр Чаллы)
Габдулла Тукай исемендәге сквер (рус. Сквер имени Габдуллы Тукая) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә Яңа шәһәр өлешендә урнашкан сквер.
Адрес: Яр Чаллы, Яңа шәһәр, Үзәк район, 16нчы микрорайон, Тынычлык проспекты, 9нчы йорт каршы.
Габдулла Тукай исемендәге сквер | |
Сквер үзәгендә Габдулла Тукай һәйкәле | |
Ил | Россия |
Район | Яр Чаллының Үзәк районы |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Тукай скверыннан фотосурәтләр. |
Тарих
үзгәртү2011 елның 22 ноябрендә ачылган. Биредә Габдулла Тукай туган көнне (26 апрель) әдәби кичәләр, театральләштерелгән тамашалар, бәйрәмнәр, митинглар уза.
Урнашуы
үзгәртүЯр Чаллының (Яңа шәһәр) Үзәк районы 16нчы комплекста Тынычлык проспекты белән Р. Беляев проспекты кисешкән урыннан ерак түгел (Тынычлык проспекты 9нчы йорт каршында) урнашкан.
Тасвирлама
үзгәртү- Төп мәкалә: Габдулла Тукай һәйкәле (Яр Чаллы)
Сквер үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга (125 еллык юбилее хөрмәтенә) бронзадан 6 м биеклектәге һәйкәл куелган (авторы — Владимир Демченко)[1]. Скверда чәчәк клумбалары утыртылган, эскәмияләр куелган, декоратив яктырту үткәрелгән. Сквер юллары милли орнаментлы брусчатка белән капланган. Миләш, каен, чыршы агачлары утыртылган.
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Открыт памятник Тукаю. Челны ЛТД, 22.11.2011
Яр Чаллының истәлекле урыннары | ||