Рөстәм Насыйбуллин (1993)
Рөстәм Насыйбуллин, Рөстәм Насыйх улы Насыйбуллин (1993 елның 15 октябре, РФ, Татарстан, Яр Чаллы) ― җырчы (бас-баритон), 2014 елдан Казан шәһәр филармониясе солист-вокалисты, халыкара конкурслар лауреаты.
Рөстәм Насыйбуллин | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Рөстәм Насыйх улы Насыйбуллин |
Туу көне |
15 октябрь 1993 (30 яшь) |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
2010 – х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
җырчы |
Моң |
бас―баритон |
Кораллар |
тавыш |
Коллективлар | |
Хезмәттәшлек | |
Рустем Насыбуллин |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1993 елның 15 октябрендә[1] Яр Чаллыда туган. Әтисе Насыйх – заводта машина йөртүче, әнисе Зилә (Нәзилә) – медицина хезмәткәре, Сарман ягыннан. Бертуган апасы – Регина. 2000 елда гаиләсе Чаллыдан Норлат районы Кизләү авылына күченгән. Беренче класска авыл мәктәбенә барган. Тугыз ел музыка белеме алган: дүрт ел Норлат балалар музыка мәтәбендә шөгыльләнгән, И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен (Ания Туишева, аннары Ренат Хәбибуллин классы), Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (Эдуард Туманский классы, 2018), читтән торып Казан дәүләт аграр университетының икътисад факультетын (2023) тәмамлаган.
Иҗаты
үзгәртүҖырлау сәләте балачактан килә. «Созвездие-Йолдызлык» бәйгеләрендә катнаша. Казанга 2010 елда килә. Студент чакта Зөһрә Шәрифуллина җитәкчелегендәге төркем концертларында чыгышлар ясаган. Укып бетергәч, «Казан» милли-мәдәни үзәгендә солист булып эшләгән. 2014 елдан ― Казан шәһәр филармониясе солист-вокалисты. Юнәлеше ― эстрада белән академик сәнгатьнең уртаклыгын саклау. [2] Беренче зур чыгышы Мәскәүдә Татарстан көннәрендә була, анда Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының Дәүләт академик симфоник оркестры аккомпанементы астында җырлый (аның белән бергә Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Руслан Сәйфетдинов һ. б. артистлар чыгыш ясаган).[3]
Гадәттә 9 Майда Җиңү көненә («Сугыш ялкынында туган җырлар»),[4] Казанда Шәһәр көненә багышланган концертларда, Сабантуйларда, еш кына хөкүмәт концертларында һәм рәсми затлар катнашындагы кабул итүләрдә чыгыш ясый.
2022 елның көзендә «Казан» бию ансамбле белән куелган «Зәңгәр шәл» вокаль-хореографик тамашасында Булат ролен башкарган.
Репертуарында күбрәк классик, ретро җырлар. С. Сәйдәшев, Р. Яхин, М. Мозаффаров, Ф. Шаляпин әсәрләрен җырлый. Рәшит Абдуллин, Айдар Фәйзрахмановлар иҗатындагы җырларны теләп башкара. Татарча, русча, итальянча җырлый. Башкарган кайбер җырлары: «Соңлама», «Тәгәри тормыш арбасы» (С. Әхмәтҗанова, А. Фәйзрахманов), «Сугыштагы дустын эзләде» (Г. Шиһапов, А. Хөсәенов), «Кайтарыгыз миңа», «Киек казлар» (Р. Яхин), «Бердәнбер», «Син барда», «Ватаным», «Абзыеңның кәләпүше», «Көрәшчеләр гимны», «Мөслимем», «Казанга кайту», «Калдырма» (И. Ихсанова, З. Хәйретдинов), «Әй, гомер» (М. Гайсин, Ф. Гайсин), «Урман», «Сагыш» (Җ. Фәйзи), «Батырларга», «Кизләвем чишмәсе», «Җиз кыңгырау моңнары», «Эх, Юлия» (Ф. Билалов, Р. Хисмәтуллин), «Серле күзләрең», «Айсылу», «Калдырма», «Әдрән диңгез», «Юллар» (Г. Айзат, В. Усманов), «Елмаю нурында» (Р. Еникеев); «Выйду на улицу», «Синяя вечность», «Случайный вальс», «Тёмная ночь» һ. б. [5]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- II «Яңа татар җыры» конкурсы ― җиңүче
- «Весна в центральном Черноземье» IX Россия авыл хуҗалыгы югары уку йортлары студентларының конкурсы (Воронеж) ― I урын
- III «Яңа татар җыры бәйгесе ― 1нче урын ― «Бетмибез» җыры белән (Рафис Корбан, Илгиз Закиров)
- С. Сәйдәшев исемендәге вокал башкаручылар конкурсы ― лауреат
- «Татар моңы» халыкара телевизион яш башкаручылар конкурсы ― лауреат
- Усман Әлмиев исемендәге җыр конкурсы ― Гран-при
- Р. Ваһапов исемендәге татар җыры халыкара җыр фестивале ― җиңүче
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Юлия (1990 елгы),[6] Казан дәүләт университетын тәмамлаган журналист. Балалары Әмирә (2017), Әскәр (2019), Әнвәр (2021). [7]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Рустем Насыбуллин ВКонтакте
- ↑ Гөлнара Гыймадова. Рөстәм Насыйбуллин: «Табиблар да ул кадәр укымый». Ватаным Татарстан, 01.07.2022
- ↑ Самозанятый певец Рустем Насыбуллин: «Я стал самозанятым благодаря совету Минкульта РТ». sntat.ru, 6.12.2019
- ↑ Илзирә Хәйруллина. Рөстәм Насыйбуллин концертыннан соң: «Кәҗә» тавышлар туйдыра башлаган иде инде...». Интертат, 9.05.2022
- ↑ Песни в исполнении Рустема Насыбуллина. bambuzika.pro
- ↑ Юлия Насыбуллина ВКонтакте
- ↑ Рөстәм Насыйбуллин өченче тапкыр әти булды! Шәһри Казан, 14.05.2021
Әдәбият
үзгәртүМәкаләләр
үзгәртү- Зилә Нигъмәтуллина. Тавыш көчле булганда, күбрәк иҗат итәргә кирәк. Ирек мәйданы, 18.05.2023. № 19 (660), 8нче бит.
Сылтамалар
үзгәртү- Зилә Нигъмәтуллина. Үз илендә сандугач. Мәдәни Җомга, 7.08.2022
- Рөстәм Насыйбуллин: “Җырчы кимендә биш ел укырга тиеш”. Шәһри Чаллы, 18.08.2016