Владимир Высоцкий һәйкәле (Яр Чаллы)

Владимир Высоцкий һәйкәле (рус. Памятник Владимиру Высоцкому) — Яр Чаллыда җырчы-бард, театр һәм кино артисты Владимир Высоцкийга (19381980) ачылган һәйкәл. Монумент бардның 65 яшенә Чаллының Высоцкий исемендәге фонды һәм аерым химаячеләр акчасына 2003 елның 29 ноябрендә салынган. КамАЗның кою заводында эшләнгән[1]. Һәйкәлдә җырчының сурәте юк. Һәйкәлне ачу тантансында ТР Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, кинорежиссер Станислав Говорухин, җырчының улы Никита Высоцкий катнаша.

Һәйкәл
Владимир Высоцкий һәйкәле

В.С. Высоцкий һәйкәле фотосы
Yaplakal.com сайтыннан
Урын Яр Чаллы
Материал гранит

Тарих үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Һәйкәлнең төрле яктан күренеше.
 
В.С. Высоцкий һәйкәле

1974 елның июнь аенда Владимир Высоцкий Чаллыга Мәскәүнең «Театр на Таганке» театры (Юрий Любимов, Валерий Золотухин, Алла Демидова, Николай Дупак, Юрий Смирнов, Борис Глаголин, Иван Бортник һ.б. артистлар) белән ун көнлек гастрольгә килә[2]. Театр гастроль спектакльләрен («Павшие и живые», «Антимиры», «Добрый человек из Сезуана», «А зори здесь тихие») Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда күрсәтә. В. Высоцкий «Кама» кунакханәсенең 38нче бүлмәсендә яши. Кунакханә кан күчерү үзәгенә үзгәртеп корылганда, 1988 елда кунакханәдә җырчыга куелган истәлек тактасы юкка чыга[3]. Бер генә көнгә В. Высоцкий Түбән Камага чыгыш ясарга барып килә. Театр гастрольләре һәм Высоцкийның КамАЗ төзүчеләре каршындагы чыгышлары турында «На Волге широкой» киножурналында (№ 22, 1974 елның августы) күрсәтелә.

2003 елның 29 ноябрендә Чаллының 1989 елдан Высоцкий исемен йөртүче мәйданында (Муса Җәлил проспектыннан Гидротөзүчеләр урамы буйлап төшкәндә, сул якта «Камгэсэнергострой» идарәсе каршында, скверда) урнаштырылган. 2007 елның ноябрендә яңарту-төзәтү эшләре башкарылган.

Һәйкәл идеясе авторы һәм архитектор — Владимир Нестеренко.

Һәйкәл берничә композиция өлешеннән тора: бер яктан карасаң — ватылган чаңның исән калган кисәген хәтерләтә, икенче яктан карасаң — ватылган гитарага (башы алынган грифлы гитара) охшаган. Гитара кыллары (6 данә, 7 түгел) күктән егылып төшкән кызыл йодызның нурлары булып күзаллана. Кылларга чиртеп, аваз чыгарырга була. Ярым чаң - ярым гитара үзәккә таба җыелып килә торган түгәрәк сәхнә- подиумга бастырылган. Гитара янына таш баскычтан менәргә була. Подиум һәм баскыч гранит белән тышланган. Чаң кисеменә урысча «Высоцкому Владимиру Сергеевичу» дигән сүзләр язылган. Эчке яктан Высоцкий почергы белән аның «Почему Вы не там?» дип башланган шигыреннән 5-6 юллык өзек язып куелган. Уң якта аерым ташта һәйкәл төзелешенә акча биргән шәхесләрнең исем-фамилияләре язылган[4] .

Гитара В. Высоцкийның гаделсезлеккә каршы булган иҗатын гәүдәләндерсә, чаң — иҗатының чисталыгы һәм холкы ныклыгының символы .

Һәйкәл өчен уннарча чуен деталь әзерләнгән. Гомуми авырлыгы — 10 тн. Биеклеге — 9 м[5] .

Чаллыда В.С. Высоцкийның музее (Владимир Высоцкийның иҗади мирасы үзәге) эшли.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Светлана Колчина. «С неба упала шальная звезда». «Российская зазета», № 3358, 02.12.2003
  2. Памятник Владимиру Высоцкому в Набережных Челнах. «Колокола» интернет-сайты, 24.12.2012
  3. Памятник Владимиру Высоцкому. autotravel.ru
  4. Памятник Высоцкому в Набережных Челнах. «Памятники всего мира» сайты

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Яр Чаллының истәлекле урыннары
 
Чаллы туграсы