Станислав Говорухин

Станисла́в Серге́й улы Говору́хин (рус. Станисла́в Серге́евич Говору́хин, 29 март 1936, Пермь өлкәсе Березники шәһәре - 14 июнь 2018, Барвиха[1]) — кинорежиссёр, сценарист.

Станислав Говорухин
Станислав Говорухин (cropped).jpg
Туган телдә исем Станислав Сергеевич Говорухин
Туган 29 март 1936(1936-03-29)
Березники, Свердлау өлкәсе, РСФСР, ССРБ
Үлгән 14 июнь 2018(2018-06-14) (82 яшь)
Барвиха[d], Барвиха авыл җирлеге[d], Одинцово районы[d], Мәскәү өлкәсе, Россия
Үлем сәбәбе йөрәк сумите инфаркты
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБРусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты һәм С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d]
Һөнәре актөр, кинорежиссөр, сценарист, сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Русия
Җефет Юнона Карева
Балалар Сергей Говорухин

Commons-logo.svg Станислав Говорухин Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Казан университетының геология факультетын (1958), Бөтенсоюз кинематография институтының режиссёрлык факультетын (1966) тәмамлый. 1959—62 елларда Казан телевидение студиясендә мөхәррир. 1966-86 да Әдис нәфис фильмнар студиясендә куючы режиссёр, 1987—93 тә «Мосфильм» киностудиясендә. РФ Дәүләт Думасы депутаты (1993 елдан), 1996-99 да — РФ Дәүләт Думасында мәдәният комитеты рәисе, «Народовластие» группасының рәистәше. «Вертикаль» киностудиясе һәм «Гандвик» бәйсез телевидение студиясе директоры, кинематограф ветераннарын һәм кино мәктәпләре студентларын социаль яклау хәйрия фондын җитәкли.

ИҗатыҮзгәртү

Ул төшергән нәфис фильмнар — «Вертикаль» (Б.В. Дуров белән берлектә, 1967), «Туган көн» («День ангела», 1969), «Ак шартлау» («Белый взрыв», 1970), «Робинзон Крузоның тормышы һәм гаҗәеп маҗаралары» («Жизнь и удивительные приключения Робинзона Крузо», 1973), «Контрабанда» (1975), «Өмет җиле» («Ветер надежды» (1978), «Очрашу урынын үзгәртеп булмый» («Место встречи изменить нельзя», 1979), «Том Сойер маҗаралары» («Приключения Тома Сойера», 1981), «Капитан Грант балалары» («Дети капитана Гранта», 1983), «Ворошилов укчысы» («Ворошиловский стрелок», 1999); публицистик фильмнар - «Болай яшәргә ярамый» («Так жить нельзя», 1990), «Без югалткан Русия» («Россия, которую мы потеряли», 1992), «Бөек криминаль революция» («Великая криминальная революция», 1993) һ.б. Күп кенә фильмнарының, шул исәптән документаль-публицистик фильмнарының сценарий авторы да була. Говорухин тудырган фильмнар Русия кино сәнгатенең мөһим өлеше буларак бәяләнә.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләреҮзгәртү

  • Украина ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1986).

ӘсәрләреҮзгәртү

  • Страна воров на дороге в светлое будущее. Нарва, 1994.

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Кино: Энцикл. словарь. М., 1986; Всемирный биографический энциклопедический словарь. М., 2000.

ЧыганакларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү