Һайер корпорациясе урамы (Яр Чаллы)

(Haier корпорациясе урамы битеннән юнәлтелде)

Һайер корпорациясе урамы, Haier корпорациясе урамы (рус. улица Корпорации Хайер, улица Корпорации Haier) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәре Автозавод районында урнашкан урам.
Почта индексы 423800.
Кординатлары 55.717305°, 52.48799°.

Һайер корпорациясе урамы
Төбәк Россия байрагы Татарстан байрагы Татарстан
Шәһәр Яр Чаллы

Тарих үзгәртү

2019 елның 23 маенда узган Яр Чаллы шәһәр шурасының XXXI утырышында Сәнәгать урамының Мотор урамыннан шәһәр читенә кадәрге өлешен Haier(рус.) корпорациясе хөрмәтенә Haier корпорациясе урамы итеп атарга карар кабул ителә (ике каршы, бер битараф тавыш белән)[1]. Әлеге тәкъдим белән Haier корпорациясе администрациясе үзе чыккан булган. Кытайның Haier корпорациясе 2016 елда Яр Чаллыда (Татарстан) суыткычлар җитештерүче завод ача[2][3].

  • 2018 елда Haier корпорациясе Яр Чаллыда 125 га мәйданны биләячәк сәнәгать паркы төзергә планлаштыруын игълан итә[4]. Проектка керткән инвестиция күләме – 1 млрд доллар. Әлеге сәнәгать паркында 5 мең яңа эш урыны булдыру күздә тотыла[5]
  • 2019 елның сентябрендә кер юу машиналары җитештерүче завод ачу күздә тотыла.
  • 2024 елга кадәр Яр Чаллыда Чулман сәнәгать паркы җирлегендә «Акыллы» (рус. Умный) завод һәм көнкүреш техникасы һәм электроника җитештерүче 3 завод ачу планлаштырыла. Проектка керәчәк инвестиция күләме — 30 млрд сум[6].

Кызыклы факт үзгәртү

Haier корпорациясе исеме белән аталган урамнар дөньяда өчәү булган — Төньяк Каролина штатында (АКШ), оешманың ватаны булган Циндао шәһәрендә (Кытай), Һиндстанда. Чаллыдагы урам — дүртенчесе[7].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү