Әхмәтшин урамы (Яр Чаллы)

Чаллы урамнарының берсе

Әхмәтшин урамы, Миңнегәрәй Әхмәтшин урамы (рус. улица Ахметшина, улица Миннегарая Ахметшина) — Яр Чаллының Үзәк районында урнашкан урам.
Почта индекслары 423812, 423814. ОКАТО коды 92430000000[1].
Координатлары 55.716884°, 52.401266°.

Әхмәтшин урамы
Төбәк Россия байрагы Татарстан байрагы Татарстан
Шәһәр Яр Чаллы
Район Үзәк район
Кисеп үтә
Кол Гали бүлвары

Тарих үзгәртү

 
Миңнегәрәй Әхмәтшин

Минзәлә өязе Биклән авылында туган, 1923-1926 елларда Чаллы кантоны башкарма комитеты рәисе, РКП (Б) канткомы җаваплы сәркатибе, ТАССР эчке эшләр (1921-1922), җир эшләре (1926-1927) халык комиссары, ТАССР ҮБК рәисе булган Миңлегәрәй Әхмәт улы Әхмәтшин (18891938) исемен мәңгеләштерү өчен урамга исеме бирелгән[2].

Урнашуы үзгәртү

Яр Чаллының Үзәк районында 58нче, 59нчы, 60нчы комплексларда урнашкан урам. Академик Королев урамы белән киселештә башлана. Халыклар Дуслыгы проспекты белән киселештә тәмамлана. Кол Гали бульвары белән кисешә. Якында урнашкан «Зодиак билгеләре» скверына узарга мөмкин.

Игътибарга лаек объектлар үзгәртү

  • 100нче йорт — кафе-ашханә
  • 105нче йорт — 88нче мәктәп (сәламәтлеге чикле балалар өчен)
  • 111нче йорт — 76нчы санлы «Ветерок» балалар бакчасы
  • 113нче йорт — 95нче санлы «Балкыш» балалар бакчасы

Әдәбият үзгәртү

  1. Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү