Миңнегәрәй Әхмәтшин

дәүләт эшлеклесе

Миңнегәрәй Әхмәтшин (Миңнегәрәй Әхмәт улы Әхмәтшин) – дәүләт эшлеклесе, 1927-1929 елларда Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты (ТатҮБК / ТатЦИК) рәисе.

Миңнегәрәй Әхмәтшин
Туган телдә исем Миңнегәрәй Әхмәт улы Әхмәтшин
Туган 1889(1889)
Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге ТР Тукай районы) Биклән авылы
Үлгән 9 май 1938(1938-05-09)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСРССРБ ССРБ
Һөнәре дәүләт, хуҗалык эшлеклесе
Миңнегәрәй Әхмәтшин
ТатҮБК рәисе
Вазыйфада
1927 ел – 1929 ел
Аңа кадәр Шәйгардан Шәймәрдәнов
Дәвамчысы Харис Моратхуҗин
Туган 1889
Биклән, Тукай районы, Татарстан АССР

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1889 елда Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге ТР Тукай районы) Биклән авылында тимерче гаиләсендә туган. 12 яшькә хәтле авыл мәктәбендә укыган, аннары урман хуҗалыгында эшләгән. 17 яшендә хәрби хезмәткә чакырыла. Армиядә Октябрь инкыйлабы хәрәкәтләрендә катнаша.

Хәрби хезмәттән котылып кайткач, Минзәләдә беренче большевиклар ячәйкәсе оештыруда башлап йөри. РКП (б)ның Минзәлә өяз комитетын җитәкли. Ватандашлар сугышында Минзәлә өязе хәрби- инкыйлаби комитетны җитәкли. 1919 елның маенда Минзәлә Кызыл гаскәр көче белән аклардан азат ителә.

Сәнәкчеләр фетнәсен бастыру үзгәртү

1920 елның 4 февралендә Минзәлә өязенең Новая Елань авылында башланып киткән Сәнәкчеләр фетнәсе тиз арада Уфа, Казан, губернасы Самара губерналарына җәелә. М. Әхмәтшин фетнәне тар-мар итү буенча гадәттән тыш комиссияне җитәкли. 1920 елның март урталарына фетнә аяусыз бастырыла.

Хезмәт юлы үзгәртү

  • 1921 елның июленә хәтле Минзәлә өяз башкарма комитеты рәисе.
  • 1922 елның ахырына хәтле Татарстан АССР эчке эшләр халык комиссары.
  • 1923-1926 Чаллы кантоны башкарма комитеты рәисе, РКП (Б) канткомы җаваплы сәркатибе.
  • 1926-1927 ТАССР җир эшләре халык комиссары, өлкә фирка контроль комиссиясе рәисе, эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары.
  • 1927-1929 Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты (ТатҮБК) президиумы рәисе.
  • 1930 елда, каты авырудан соң, хуҗалык эшендә: Татсоюзның ревизия комиссиясе рәисе, орлыкчылык станциясе директоры, ТАССР министрлар шурасы каршында дәүләт арбитры.
  • Шураларның V, VII, XI, XIII бөтенсоюз корылтае делегаты.
  • ССРБ БҮБК әгъзасы, ВКП (б) өлкә комитеты әгъзасы.

Сәяси золым корбаны үзгәртү

1936-1937 елларда НКВД тарафыннан укмаштырылган «Совет дәүләте һәм фирка җитәкчеләренә каршы террор гамәлләре әзерләү»дә гаепләү эше буенча 34 кеше кулга алына.[1] Күпчелеге, шул исәптән, М. Әхмәтшин атуга хөкем ителә.

1950 еллар уртасында ССРБ хәрби коллегиясе карары белән аклана.

Хәтер үзгәртү

Минзәлә шәһәрендә, Яр Чаллыда урамнарга исеме бирелгән.

Моны да карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. — Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү