Яр Чаллы мәдәният һәм ял паркы

Яр Чаллы мәдәният һәм ял паркы (рус. Набережночелнинский парк культуры и отдыха) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан муниципаль унитар предприятие. 1972 елдан эшли.
Адресы: 423821 Татарстан, Яр Чаллы, Тынычлык проспекты, 81.
Директор (2016 елның маеннан): Рим Сафиуллин.

Яр Чаллы мәдәният һәм ял паркы
Яр Чаллы парклары һәм скверлары эмблемасы
Яр Чаллы парклары һәм скверлары эмблемасы
ИлРусия Русия
Район Яр Чаллының Комсомол, Автозавод районнары
Мәйдан11 га
Яр Чаллы мәдәният һәм ял паркы (Русия)
Тышкы рәсемнәр
ГЭС бистәсе паркыннан фоторәсемнәр.

Тарих үзгәртү

 
Яңа шәһәрдәге Җиңү паркы

Яр Чаллы шәһәр шурасы башкарма комитетының 1972 елның 10 апреле карары нигезендә эшли башлый.

Муниципаль унитар предприятие Яр Чаллыдагы Җиңү паркы, Гренада паркы, Комсомол паркы, Сидоровка паркы, Кереселидзе бульвары, Высоцкий мәйданы, Габдулла Тукай яр буе урамы төзеклеге өчен җавап бирә[1].

Директорлар үзгәртү

Состав үзгәртү

«Мәдәният һәм ял паркы» МУП составына Яр Чаллының Автозавод (Тынычлык проспекты, 81) һәм Комсомол (Парк тыкрыгы, 9а) районнарында урнашкан ике парк-филиал керә. Аларның гомуми мәйданы — 11 га. Паркларда 78 аттракцион урнаштырылган: 42 балалар мәйданчыгы, 25 гаилә һәм 11 экстремаль мәйданчык бар. Ел әйләнәсе аттракционнар 1 – 1,5 миллион кешене кабул итә. 3 сәхнә мәйданчыгы календарь бәйрәмнәре, тематик чаралар, фестивальләр, конкурс-бәйгеләр, концертлар, флеш-моб, акцияләр, презентация, өлкән кешеләр өчен ял кичәләре үткәрү өчен уңайлы.

«Комсомол» паркы үзгәртү

1972 елның маенда ГЭС бистәсендәге урман полосасы территориясендә нигез салынган. Паркта бию мәйданчыгы, спорт корты, җәйге «Яшьлек» кинотеатры бар. 4 га мәйданны били. 26 аттракцион эшли.

«Җиңү» паркы үзгәртү

Автозавод районында парк 1980 елда булдырылган. 19801987 елларда «КамАЗ» заводының социаль мәдәният-көнкүреш идарәсе карамагында булган. 7 га мәйданны били. 52 аттракцион эшли. Парк 3 өлешкә бүленгән: мемориал өлеше, урман-парк өлеше һәм аттракционнар өлеше. 2015 елда тәртипкә китерелгән һәм үзгәртеп корылган. Паркта яңа җәяүлеләр сукмаклары һәм веломаршрутлар ясалган, спорт һәм балалар мәйданчыклары барлыкка килгән. Күпфункцияле сәхнә, утыргычлар булдырылган.

2016 елда мемориал өлеше яңартылган.
2018 елның 30 августында сугыш һәм тыл каһарманнары Николай Кошаев, Юрий Кардашенко, Никита Кайманов, Николай Майков, Илдар Мәннанов, Николай Соболев, Павел Фролов, Мисбах Хәлиуллин, Нурмый Шәрипов, Василий Чуйков, Николай (Кәлимулла) Якупов бюстларыннан Каһарманнар аллеясы ясалган.
  Советлар Берлеге Каһарманнары һәм   Социалистик Хезмәт Каһарманы образларын скульптор Вадим Иксанов ясаган.
Янәшәдә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлеге зонасы булдырылган.
Авыр хәрби техника макетлары бастырып куелган[2].

 
«Җиңү» паркында Каһарманнар аллеясы ачылу тантанасы. 2018

Казанышлары үзгәртү

  • Парклар комплексы «Россиядәге иң яхшы парклар унлыгы»на кергән.
  • Бөтенроссия «Бәллүр тәгәрмәч» смотр-конкурсы (Сочи) җиңүчесе (2003, 2005, 2012 (ике тапкыр).
  • 2006 — Яр Чаллының «Иң яхшы мәдәният учреждениесе».
  • 2008, 2014 — Яр Чаллының «Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы территориясе».
  • 2014 — халыкара «Алтын пони» премиясе[3].

Сылтамалары үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Яр Чаллының истәлекле урыннары
 
Чаллы туграсы