Мисбах Хәлиуллин

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Мисбах Хәлиулла улы Хәлиуллин (1916 елның 12 марты, Сугышлы авылы1983 елның 18 апреле, Казан, РСФСР, ССРБ) — Советлар Берлеге каһарманы. Штурм авиация полкы эскадрилья командиры, капитан.

Мисбах Хәлиуллин
Туган 12 март 1916(1916-03-12)
Лениногорск районы, Татарстан АССР
Үлгән 1983
Казан, РСФСР, СССР
Күмү урыны Казан
Әлма-матер Ырынбур югары хәрби авиация очучылары укуханәсе[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы

Ленин ордены Кызыл Байрак ордены (3) Александр Невский ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены
Хәрби дәрәҗә капитан

Тормыш юлы

үзгәртү

Мисбах Хәлиуллин 1916 елның 12 мартында Самара губернасының Бөгелмә өязе Сугышлы авылында (хәзер — Татарстанның Лениногорск районы) туа. Милләте буенча татар[1]. Җирле колхозда эшли.

1934 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, алган белгечлек буенча Яр Чаллыда район җир бүлегендә эшли. 1936 елда комсомол чакыруы буенча очучылар мәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң очучылар әзерләү курсларында катнаша.

Бөек Ватан сугышы башлангач фронтка китәргә тели, әмма ике елга якын яшь очучыларның очыш һәм хәрби осталыгын күтәрү белән шөгыльләнергә туры килә. Шуңа күрә 1943 елның маеннан гына фронтка җибәрелә.

783 нче штурм полкы эскадрильясы белән командалап, капитан Мисбах Хәлиуллин үзен оста җитәкче һәм югары категорияле очучы-штурмовик итеп таныта. Командованиенең биремнәрен үтәгәндә ул чишүнең гадәти булмаган яңа юлларын тапкан. Эскадрилья белән Гродненск өлкәсенең Волковыск шәһәре янындагы дошманның хәрби техника һәм гаскәрләрнең туплану урынына юл тотканда, очучылар фронт сызыгын курсны башка районга тоткан сыман узалар, аннары, кискен борылыш ясап, немецлар өчен көтмәгәндә килеп чыгалар. Штурмчылар дүртенче тапкыр барган вакытта гына дошманның зенитчылары шуны аңлый, ләкин соң була. Хәлиуллин төркеме гитлерчыларның оборона чикләрен штурмлап, пехотага һөҗүм итәргә булыша, артиллеристларга позицияләрдә дошман гаскәрләрен җимерергә булыша, танк бригадасына оборонадан чыгарга ярдәм итә. 1945 елның апреленә Мисбах Хәлиуллин эскадрильясы 88 хәрби очыш ясый, 16 сугышта 3 самолётны бәреп төшерә[1].

ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1945 елның 18 августындагы Указы белән командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк үтәгән һәм батырлык күрсәткән өчен капитан Мисбах Хәлиуллинга Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә.

Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң Мисбах Хәлиуллин хәрби авиациядә хезмәт итүен дәвам итә. 1958 елда запаска китә. Казанда яшәгән. 1983 елның 18 апрелендә Казанда вафат була, Яңа Татар зиратында җирләнгән[1].

Бүләкләр

үзгәртү
  • Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәрләренең Каһарманнар аллеясында Мисбах Хәлиуллин бюсты куелган[1].
  • Лениногорскта урамнарның берсе аның исемен йөртә.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Мисбах Хәлиуллин «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә

Сылтамалар

үзгәртү