Кәлимулла Якупов

Кәлимулла Якуп улы Якупов (1920 елның 15 марты1999 елның 1 феврале) — совет офицеры, медицина хезмәте подполковнигы, Советлар Берлеге каһарманы (1944), 1941 елның декабрендә Уфа шәһәрендә оешкан Үзәк фронтның 61 нче армиясенең 7 нче гвардия кавалерия корпусының 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе буларак барлыкка килгән 16 нчы Чернигов каваллерия дивизиясенең 58 нче гвардия кавалерия полкының медицина пункты фельдшеры вазыйфасында Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучы.

Кәлимулла Якупов
Туган телдә исем Кәлимулла Якупов
Туган 15 март 1920(1920-03-15)
Иштирәк, Тукай районы, Татарстан АССР
Үлгән 1 февраль 1999(1999-02-01) (78 яшь)
Татарстан, Россия
Күмү урыны Татарстан
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре хәрби табиб
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Совет-фин сугышы һәм Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1944)

Ленин ордены Кызыл Байрак ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены
Хәрби дәрәҗә подполковник[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Кәлимулла Якупов 1920 елның 15 мартында Казан губернасының Иштирәк авылында (хәзер — Татарстанның Тукай районы) крестьян гаиләсендә туа. Милләте буенча татар. 1939 елда Чистай шәһәрендә медицина техникумын тәмамлый. Кама Тамагы районында фельдшер булып эшли[1].

1939 елдан Кызыл Армиядә. Совет-фин сугышында һәм 1939 елда Совет гаскәрләренең Көнбатыш Украинага һәм Көнбатыш Белоруссиягә азат итү явында катнашучы. 1942 елдан ВКП(б) әгъзасы[1].

1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында. Хәрби фельдшер буларак 189 нчы укчы дивизиясенең 259 нчы укчы полкы составында Калинин фронтында барган сугышларда катнаша. Сталинград фронтында 112 нче (соңыннан — 16 нчы гвардия) Башкорт кавалерия дивизиясе 275 нче (соңыннан — 58 нче гвардия) кавалерия полкы составында дошман белән көрәшә.

58 нче гвардия кавалерия полкының медицина пункты фельдшеры (Үзәк фронтның 61 нче армиясенең 7 нче гвардия кавалерия корпусының 16 нчы Чернигов каваллерия дивизиясе) гвардия өлкән лейтенанты Кәлимулла Якупов, Белоруссиянең Гомель өлкәсенең Брагинский районы Нивка авылы янында Днепр елгасын кичкәндә, 1943 елның 27 сентябрьнең төнендә яраланганнар белән көймәдә 27 рейс ясый һәм 74 сугышчының һәм офицерның гомерен коткара. Моннан тыш, Якупов плацдармда сугышучылар өчен сугыш припасларын күчерә[1].

ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1944 елның 15 гыйнварындагы Указы белән немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк үтәгән һәм күрсәткән батырлык өчен медицина хезмәтенең өлкән лейтенанты Кәлимулла Якуповка Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә.[2]

1946 елдан медицина хезмәте гвардия подполковнигы Кәлимулла Якупов запаста. 1949 елда Казанда республика партия мәктәбен тәмамлый. Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән, лаеклы ялга киткәнче «Камдорстрой» трест идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән. 1999 елның 1 февралендә вафат була[1].

Бүләкләр үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  • Кәлимулла Якуповның исеме Башкортстан Республикасының Милли музеенда һәм 112 нче (16 нчы гвардия) Башкорт кавалерия дивизиясе музеенда барлык 78 Советлар Берлеге Каһарманнары исемнәре белән бергә мемориаль такталарда урнаштырылган.
  • 2005 елның 9 августында Яр Чаллыда Кәлимулла Якупов яшәгән йорт фасадына мемориаль такта куела[1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Кәлимулла Якупов «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә
  2. Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза генералам, офицерскому, сержантскому и рядовому составу Красной Армии» от 15 января 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 23 января (№ 4 (264)). — С. 1.

Сылтамалар үзгәртү