Яр Чаллы циркы (рус. Набережночелнинский цирк) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә 1987-2022 елларда эшләгән муниципаль мохтари мәдәният оешмасы. Цирк каршында «Антре» балалар цирк студиясе эшләгән.
Директор: Галина Бамбурова.
Кую бүлеге мөдире: Светлана Ахмедьянова.

цирк
Яр Чаллы циркы
Яр Чаллы циркы эмблемасы
Яр Чаллы циркы эмблемасы
Урын 423821 Татарстан, Яр Чаллы, Татарстан урамы, 9 (33 подъезд)

Тарих үзгәртү

«Айгөл» шапито циркы үзгәртү

 
«Айгөл» шапито циркы

1985 елда «Союзгосцирк» «КамАЗ» заводына үзенең күчмә цирк-шапитосын булдыру тәкъдиме белән чыга. Шапито конструкциясе авыр булу, шәһәрдән шәһәргә күчереп йөртү өчен сүтеп-җыю мәшәкатьле булу сәбәпле, күчмә цирк идеясе барып чыкмый, әзер шапито шәһәрдә кала. 1987 елда Яр Чаллыда 1 700 тамашачыга исәпләнгән җәйге «Айгөл» шапито циркы эшли башлый. 19801990 елларда «Айгөл» циркында Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Красноярскидан һ. б. шәһәрләрдән илнең күп кенә атказанган коллективлары (шул исәптән, «Бертуган Запашныйлар циркы») чыгыш ясый[3]. Чаллының шапито торган Җиңү паркында 2016 елда Дан аллеясы корылу сәбәпле, шапито аннан алына һәм ул Барнаулга китә[4].

«Яр Чаллы циркы» МММО үзгәртү

2016 елның гыйнварында Яр Чаллы хакимияте шәһәрдә эшләп килгән цирк коллективларын «Яр Чаллы циркы» муниципаль мохтари мәдәният оешмасына (МММО) берләштерә. Цирк студияләренең өлкәннәр төркемен тәмамлаучылар балалар белән бер труппага берләшә. «Яр Чаллы циркы» МММО 2016 елдан эшчәнлеген яңа театраль-тамашалы цирк программалары форматында гамәлгә ашыра. Яр Чаллының Яңа шәһәр өлешендә цирк өчен стационар бина кору планлаштырыла[5].

Эшчәнлек төрләре үзгәртү

  • цирк программалары күрсәтү
  • массакүләм-мәдәни чаралар оештыру һәм үткәрү
  • чараларны бергә үткәрү
  • концерт эшчәнлеге

Цирк номерлары үзгәртү

  • Илһам (рус. Вдохновение, тоткычта эквилибр жанры)
  • Кыршау белән уен (рус. Игра с обручами, «хула-хуп» жанры)
  • Ковбойлар (моноциклларда жонглерлар жанры)
  • Һавадагы номерлар (рус. Воздушные номера, киндер, һава боҗрасы, каешлар, трапеция)
  • Катушкаларда эквилибр
  • Каучук
  • Антипод
  • Клишник һ. б.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Яр Чаллының истәлекле урыннары
 
Чаллы туграсы