Кыңгыраулы күпер (Яр Чаллы)

Кыңгыраулы күпер (рус. Колокольный мост) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә Мәләкәс елгасы аркылы салынган җәяүлеләр күпере. 1980 елда төзелгән. Габдулла Тукай яр буе урамында «Төзүче» стадионыннан ерак түгел урнашкан. Проект авторы — Владимир Нестеренко.

Кыңгыраулы күпер
Кисеп үтә Мәләкәс
Корылыш тибы áркалы күпер
Тышкы рәсемнәр
Яңартылган күперне ачу тантанасыннан фоторәсемнәр.

Тарих үзгәртү

Проект буенча Кыңгыраулы күпер янында ишкәк ишү каналы булырга, елгадан биек фонтаннар атып торырга тиеш була, ләкин планнарның берсе дә тормышка ашмый кала[1].

Күпер Яр Чаллының Комсомол районыннан елганың аръягында урнашкан «Жемчужина» санаториена бару өчен салынган булган. Хәзер «Мәләкәс аръягы» (рус. Замелекесье) торак комплексын ГЭС бистәсе белән тоташтыра.

2016 елда áркалардагы кыңгыраулар КамАЗның кою заводында коелган яңаларына алмаштырылган [2]. Яңа кыңгыраулар стелага (áркага) «Камгэсэнергострой» ААҖ көче белән эленгән.

Яңа өйләнешүчеләр күпергә килеп, никахлары нык булсын өчен, йозаклар элеп китәләр, шуңа күрә күпернең икенче исеме — «Гашыйклар күпере».

Күпер янында якын-тирәдә яшәүчеләр өчен Җиңү бәйрәме, Иван Купала көне[3], Сабан туе һ. б. бәйрәмнәр үткәрелә.

Галерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Яр Чаллының истәлекле урыннары
 
Чаллы туграсы