Ренат Гыйззәтуллин (1976)

"Татмедиа" филиалы җитәкчесе

Ренат Гыйззәтуллин, Ренат Мәүләви улы Гыйззәтуллин (1976 елның 14 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) ― хуҗалык эшлеклесе, телерадиожурналист, бизнесмен, «Татмедиа» ААҖ филиалы ― «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе җитәкчесе ― баш мөхәррир-директор (2020 елның 1 августыннан).Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге (2018 елдан) һәм Журналистлар берлегенең президиум әгъзасы.[1]

Ренат Гыйззәтуллин
Туган телдә исем Ренат Мәүләви улы Гыйззәтуллин
Туган 14 февраль 1976(1976-02-14) (48 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре педагог, «Татмедиа» филиалы җитәкчесе
Җефет Регина
Балалар Зилә, Раил, Сәминә
Ата-ана
  • Мәүләви Миңнулла улы (әти)
  • Флера (Вафина) (әни)
Тышкы рәсемнәр
Гаиләсе белән төшкән фотосы.

Тормыш юлы үзгәртү

1976 елның 14 февралендә Татарстан АССР Яр Чаллы шәһәрендә туган.[2] Әтисе Мәүләви Миңнулла улы чыгышы белән Мамадыш районы Арташ авылыннан, читтән торып КАИда укыган, "КАМАЗ"ның агрегат заводында көйләүче булып эшләгән. Әнисе Флера (Вафина) чыгышы белән Әлки районы Бибай Чаллысы авылыннан, Казанда повар һөнәренә укыган, Чаллы мәктәпләре ашханәләрендә ашчы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Ренатның бертуганнары — Гөлнара (Гөлнараның мәрхүм ире Равил, балалары Камил, Диләрә), Айрат (Айратның хатыны Алия, кызы Айсылу).[3][4]

Яр Чаллы (1982―1988 елларда Брежнев) шәһәренең 23 нче мәктәбенең математика классын (1993), «математик анализ» белгечлеге буенча Яр Чаллы дәүләт педагогика институтының (2015 елдан университет) математика һәм информатика факультетын (1998; 322 нче группада укыган), Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетын (2004, читтән торып) тәмамлаган. 1994 елда педагогика институтында укыганда «Эфир» телекомпаниясенә реклама буенча менеджер булып эшкә урнаша. Ике ел Яр Чаллы мәктәпләрендә алгебра, геометрия һәм информатика укытучысы булып эшләгән. Төгәл дисциплиналарга, IT-технологияләргә мәхәббәт «Чаллы» телекомпаниясенә алып килә. Радиога (телерадиокомпаниянең «Күңел радиосы» бүлекчәсе) тавыш операторы итеп эшкә алганнар.[3] Әлеге өлкәдә карьера үсешенең барлык баскычларын үтә: видеоинженер да, монтажлаучы да, тавыш инженеры да, эфирга чыгару өчен җаваплы да була. Соңрак реклама бүлегенә җитәкче урынбасары итеп күчерәләр, 2008 елдан — реклама бүлеге җитәкчесе.[3]

Р. Гыйззәтуллин «Медиа РТ» ҖЧҖ реклама агентлыгына ия, шулай ук ул шәхси эшмәкәр (ИП) буларак теркәлгән булган. 2018 елда 16 нчы округ буенча Яр Чаллы шәһәр советына өстәмә сайлауларга үз-үзен тәкъдим итүче буларак гариза бирә, әмма теркәлүне үтми.[5]

 
Чаллы-ТВ

2020 елның 1 августыннан ― «Татмедиа» ААҖ филиалы ― «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе җитәкчесе ― баш мөхәррире-директор.[6][7] «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе ― Кама аръягындагы иң эре телерадиокомпанияләрнең берсе, ул республиканың ике дәүләт телендә тапшырулар алып баручы бердәнбер шәһәр телеканалы булып тора. Тамашачылар һәм тыңлаучылар саны — 1,5 миллион кеше, тапшырулар зонасы — Алабуга, Менделеевск, Тукай, Түбән Кама районнары.[3]

Ренат Мәүләви улы ― Яр Чаллы шәһәре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы.[8]

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Регина, эшмәкәр, «Медиа РТ» ҖЧҖ реклама агентлыгы хуҗасы. Олы кызлары Зилә КАИда укый, улы Раил, кече кызы Сәминә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Галерея үзгәртү

Ренат Мәүләви улы Гыйззәтуллин
 
Ренат Мәүләви улы Гыйззәтуллин
Ренат Мәүләви улы Гыйззәтуллин  
 
Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев (с) белән
Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев (с) белән  
 
«Чаллы-ТВ» студиясендә. Белем көнендә «Татмедиа» бүләкләрен тапшыру
«Чаллы-ТВ» студиясендә. Белем көнендә «Татмедиа» бүләкләрен тапшыру  
 
Мэр Наил Мәһдиев (у) журналистларны бүләкли
Мэр Наил Мәһдиев (у) журналистларны бүләкли  
 
Күңел радиосы оештырган концерттан соң (у) Г. Хәйруллина, З. Билалов, З.Фәрхетдинова

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Элгәре:
Хәбрахман Шәфигуллин
Габделхак Батюшов
Алсу Вәлиева
Рәис Фәрхетдинов
Марина Коновалова
Зөфәр Дәүләтшин
Зөлфия Солтанова
Чаллы-ТВ җитәкчесе
2020—2024
Аннары:
?