Гафиулла ГазизАзатлык радиосының Чаллыдагы даими хәбәрчесе.

Гафиулла Газиз
Туган телдә исем Гафиулла Сәгъди улы Газизов
Туган 16 ноябрь 1957(1957-11-16)
Югары Субаш авылы, Балтач районы, Татарстан
Үлгән 25 май 2022(2022-05-25) (64 яшь)
Татарстан
Милләт татар
Ватандашлыгы Татарстан байрагы
Һөнәре журналист

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Гафиулла Сәгъди улы Газизов Балтач районы, Югары Субаш авылында туып-үскән. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Гафиулла күрше Чепья мәктәбендә урта мәктәпне тәмамлый.

Урта мәктәпне тәмамлап чыкканда аның кулына комбайнер-тракторчы һөнәрен үзләштерде дигән таныклык бирәләр. Яшь егет тракторга утырып җир сөрә, күрше Мари Ил республикасы басу-кырларында хезмәт куя. 18 яше тулмастанда армия сафларына алына.

Хезмәтен тутыргач, Чаллыга китә. Башта СМУ-71дә эшли, аннан КамАЗ пресс-рам заводына урнаша. Двигательләр ремонтлау заводы сафка баскач шунда күчә, 1979 елда. Гафиулла заводта өченче разрядлы җыючы-слесарь булып эшли башлый. Торган саен осталыгы арта, аңа иң югары бишенче разрядны бирәләр. Соңыннан остаз-мастер итеп билгелиләр.

Бу вакытта Гафиулла Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенең читтән торып уку бүлегенә керә. 1989 елның ахырында аны Камазның партия комитетына чакырып алалар. Камаз радиосына татар телендә тапшырулар алып баручы һәм мөхәррир кирәк була. Заводларда хезмәт иткән меңнәрчә милләттәшләребез белән очраша. Милли күтәрелеш елларында туган тел, азатлык, халык язмышы турындагы тапшырулары белән эшчеләргә рух өсти. Моңарчы рус телендә генә сөйләгән радио татарларга да үз телләрендә тапшырулар биреп, йөрәкләрдә милли горурлык хисләре уята.

Тәҗрибә туплаган журналист Гафиулла Газизне 1992 елда чыбыклы шәһәр радиосына эшкә дәшәләр. Ул китеп күп вакыт та үтми, двигательләр заводында янгын чыга. Камазның радиосы да, типографиясе дә нәкъ менә шушында урнашкан була.

Ул шәһәр радиосында хезмәт куя башлый. Шәһәр телерадиокомпаниясе генераль директоры Рахман Шәфигуллин аны радио буенча үзенең урынбасары итеп билгели. Шушы елларда Гафиулла Газиз Азатлык радиосына хәбәрләр бирә, Чаллыда булган милли хәрәкәт катнашындагы вакыйгаларны бөтен дөнья татарларына җиткерә. Рахман әфәнде телерадиокомпаниядән киткәннән соң, шәһәр түрәләренә аның ике “фронт”ка эшләве ошамый, икесенең берсен сайла: йә радиода каласың, йә “Азатлык”ка китәсең дип ультиматум куялар. Ул милләт турында кайгыртучы радиостанцияне сайлый.

1998 елдан Гафиулла “Азатлык”ның үз хәбәрчесе статусында эшли башлый. Әмма хезмәт хакының кечкенә булуы өстәмә эш эзләргә мәҗбүр итә. Аны «Шәһри Чаллы» газетасына хәбәрче итеп кабул итәләр. Ләкин биредә журналистка шәһәр хакимияте басым ясый. Аңа газета редакциясен калдырып чыгып китәргә туры килә.

Республикабызда “Яңа гасыр” радиосы ачылып, анда “Азатлык” радиосы тапшырулары трансляцияләнә башлагач, халыкка тыңлау өчен бик уңайлы була. Гафиулла ул елларны искә алып болай ди: "Милләттәшләр “Азатлык”ның эфирга чыгуын көтеп алалар иде. Соңыннан миңа шалтыратып фикерләрен җиткерделәр. Кызганычка каршы, “Яңа гасыр” дулкынында “Азатлык” тапшырулары бетерелде. Ә бүгенге көнгә килсәк, интернетта “Азатлык” радиосының сайты бар, ул торган саен популярлаша. Анда Праһадан тапшырылган соңгы тапшыруларның аудиоязмасы белән бергә фотолар куелган текстларны да укып була. Милләттәшләребез турында видеолар да урын ала. Фикер алышырга да уңайлы".

Гафиулла Газиз “Туганайлар” керәшен газетасында да эшләп ала. Аны биредә дә “Азатлык”та эшләгәне өчен эзәрлеклиләр, ике хезмәтнең берсен генә сайларга киңәш итәләр.

"Хәзер материалларны турыдан-туры Праһага җибәрәбез, ә кайчандыр язмалар радионың Казан бюросы аша китә иде, ул чагында күп хәбәрләрнең төшеп калган чаклары шактый булды. Бүген интернетта үз сайтыбыз булу күпкә отышлы, тик менә өлкән кешеләр анда кереп укый алмыйлар, авылларда бигрәк тә", ди ул.

Журналист 2022 елның 25 маенда вафат була[1].

Гаилә хәле үзгәртү

Тормыш иптәше Наилә белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Өлкән улы Булатны Чаллыда 2011 елда татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханын уңышлы биргән укучы итеп беләләр. Ул хәзер Камаз машиналарының хәрби төрен йөртүне үзләштерә. Кече улы Азат татар гимназиясендә белем ала.

Чыганак үзгәртү