Енә
Енә – Мордовия Республикасы Тәрби районындагы борынгы татар авылы. Юнка (Енә) елгасы буенда урнашкан.
Енә | |
---|---|
Ил | Россия |
Республика | Мордовия |
Район | Тәрби районы |
Координатлар | 54°11'2.350"тн, 43°20'28.345"кнч |
Халык саны | 386 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | сөнни мөселманнар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Урысча топонимы | Татарские Юнки |
Авылга нигез салыну датасы тарихта калмаган. Авыл янында 1253 елда куелган кабер ташы бар.
1914 елда Краснослободск өязенең Тат.Юнки авылында 191 йортта 1750 кеше яши.[1]
Мәгариф үзгәртү
1914 елда Енәдә башлангыч мәктәп ачыла. Балаларны укытырга Уфадан Кәрим Әмири чакыртыла, 1917 елга кадәр эшли. Инкыйлабтан соң 4-еллык мәктәп булып кала. Урта белемнә төгәлләргә Усть-Рахмановка авылына йөриләр. 1936 елда мәктәп 7-еллыкка әйләнә. Мәктәп 1917 елда Америкага киткән бай Агишев Гомәр йортында урнаша. 1962 елда – 8 еллыкка, 1989 елда тулы булмаган урта (9-еллыкка) әйләнә. 2010 елда 35 бала укыды. Татар теле һәм әдәбияты барлык сыйныфларга атнага 4-5 сәгать керә. Мәктәпнең үз ярдәмче хуҗалыгы бар.
2009 елда Енәдә якташлары Шамил Тарпищев катнашлыгында мәктәпкә терәп салынган физик культура-сәләмәтләндерү комплексы ачылды.
Танылган шәхесләр үзгәртү
- Әхмәт Китаев (1925-1996) – рәссам
- Али Акыш
- Гафур Коләхмәтов – соңгы елларын яшәгән, кабере авыл зиратында
- Шәмсия Апакай (Дәүшева – 1914-2007) – АКШта татар эмиграциясенең күренекле вәкиле[2]
- Хөсәен Тарпищев (1894-1937) — ТАССР финанс халык комиссары (1930).
- Камил Чумарин (1940-2018), эшмәкәр.
Тарихчы Надир Дәүләтнең атасы Ибраһим Дәүләткилдиев Йенәдә туган.