Шамил Тарпищев
Шамил Тарпищев — теннисчы тренер, Русиянең теннис федерациясе президенты (2002 елдан), Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы, ССРБ (1985) һәм РСФСРның (1981) атказанган тренеры.
Шамил Тарпищев | |
---|---|
Туган телдә исем | Шамил Әнвәр улы Тарпищев |
Туган | 7 март 1948 (76 яшь) Мәскәү |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ -> Россия Федерациясе |
Һөнәре | теннисчы |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Бүләк һәм премияләре | |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүШамил Әнвәр улы Тарпищев 1948 елның 7 мартында Мәскәү шәһәрендә туа. «Самый долгий матч» дигән китабында үз нәселенен Мордовиядәге Татар Йенәсе авылыннан булуы хакында яза. Әлеге нәсел вәкилләре бүген Кытайда, Япониядә, Польшада, Алманиядә, Америкада яши. Шамил Тарпищевнын әтисе Әнвәр Билал улы гомере буе «Знамя труда» авиация заводында эшли, тырыш хезмәте өчен берничә орден-медаль (шул исәптән Ленин ордены) белән бүләкләнә. Әнисе Мәрьям Гали кызы дә озак еллар буе шул заводта хезмәт итә.
Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы (1996 елдан). Россиянең теннис федерациясе президенты (2002 елдан). Россия Федерациясе президентының физкультура һәм спорт буенча киңәшчесе 1992-1994). Россия Федерациясенең физик культура һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе (1994-1996). Теннис буенча СССР (Россия) җыелма командасының баш тренеры (1974 елдан). Аның җитәкчелегендә илнең ир-егетләр командасы ике тапкыр Дэвис кубогын, хатын-кызлар командасы өч тапкыр Федерация кубогын ота. «Шәрәфлек билгесе» ордены белән бүләкләнә (1994), Россиянең иң яхшы тренеры булып таныла (1996-2009)
Аның катнашлыгында 2009 елньң октябрендә Казанда Теннис академиясе ачылды. Ул Шамил Тарпищев исемендәге Халыкара балалар теннис академиясенең филиалы булып тора.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2022 ― 2 дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены ― Токиода узган XXXII Җәйге Олимпия уеннары һәм XVI Җәйге Паралимпия уеннарында югары спорт күрсәткечләренә ирешкән Россия спортчыларын яхшы әзерләүне тәэмин иткән өчен[1]
- 2018 ― 3 дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены ― физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүе, күпьеллык намуслы хезмәте өчен[2]
- 2008 ― 4 дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены ― физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[3]
- 1994 ― Почет ордены (РФ) ― 1994 елгы XVII кышкы Олимпия уеннарында югары спорт казанышлары өчен[4]
- 2017 ― Дуслык ордены (РФ)
- 2 дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале
- Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
- 1985 ― СССР атказанган тренеры
- 1981 ― РСФСР атказанган тренеры
- Мордовиянең атказанган физик тәрбия хезмәткәре
- 2003 ― Мордовия Дәүләт премиясе
- 2008 ― 2 дәрәҗә Достык ордены (Казакъстан)[5]
- 2008 ― «Астанага 10 ел» юбилей медале[6]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 01.07.2022 № 418.(үле сылтама) Официальный интернет-портал правовой информации
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 2 марта 2018 года № 93 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 04.03.2008 № 307. әлеге чыганактан 2008-05-14 архивланды. 2009-03-09 тикшерелгән.
- ↑ Указ Президента РФ от 22 апреля 1994 г. № 807
- ↑ Шамиль Тарпищев получил награду Казахстана
- ↑ Ряд российских деятелей науки, культуры и спорта удостоены юбилейной медали «10 лет Астане». әлеге чыганактан 2016-03-05 архивланды. 2015-12-30 тикшерелгән.
Чыганаклар
үзгәртү- Гафиятов А.Х., Сабантуй мәйданыннан – Олимпия уеннарына бит35 2016 елның 5 март көнендә архивланган.